Ислам дине тотучыларның дини бәйрәмнәре шактый. Аларның кайберләре бәйрәм, икенчеләре – кичә, өченчеләре – көн дип йөртелә.
Мөселманнарда иң олы бәйрәмнәр: Мәүлид, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре.
Мәүлид – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) туган көне һәм шул вакытта үткәрелә торган бәйрәм.
Мәүлид – гарәпчәдән “туу” дигәнне аңлата. Ул – мөселманнарның зур бәйрәмнәреннән берсе булган Мәүлид кичәсе. Икенче төрле аны Мәүлид ән-Нәби, ягъни “Пәйгамбәрнең тууы” дип тә йөртәләр. Әлеге көн, бөтен дөнья мөселманнарының дөнья вә ахирәт сәгадәтләренә сәбәп булган Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) туган көне булу сәбәпле, мөбарәк көн исәпләнә. Бу көнне мәчетләрдә вәгазьләр сөйләнә.
Бер мөнәҗәттә мондый юллар бар:
И, кардәшләр, сөенеч безгә
Изге Мәүлид ае туды.
Шатлык булсын барчабызга
Изге Мәүлид ае туды.
Мәүлид аенда татар халкы яшәгән төбәкләрдә мәчетләрдә генә түгел, өйләрдә дә Мәүлид укыту, Мәүлид ашы үткәрү йолалары башкарылып килә. Иң әүвәл – салават, аннан соң зекер әйтәләр.
Татар халкының җирле үзенчәлекләрен, телне һәм йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнү экспедицияләрендә йөргәндә безгә күп кенә авылларда бәйрәм үткәрүнең үзенә хас якларын язып алу да насыйп булды. Мәсәлән, Себердә – Тубыл-Иртыш якларындагы Абаул дигән авылда Мәүлид мәҗлесендә, күмәкләшеп, “Сөембикә” мөнәҗәтен әйтәләр:
Сөембикә, шатлан бүген,
Шатлана торган көнең.
Чөнки хәзрәте Мөхәммәд
Дөньяга туган бүген.
Әстерхан өлкәсенең Приволжский районы Килинчи (Киләче) авылында Мәүлид бәйрәмен бик зурлап, мәчеттә күмәк табын ясап үткәрүне күреп кайткан идек. Монда хатын-кызлар, өлкән апалар бәйрәмчә киенеп, һәркайсы шул якларга хас булган бәйрәм ашларын пешереп алып килә.
Без әлеге мәкаләбездә шушы авылдан алып кайткан язмаларыбызны, Нәсимә абыстай һәм өлкән хатын-кызлар сөйләгән мәгълүматларны китерәбез.
– Менә Мәүлид аенда матур итеп бәйрәмчәйгә җыелдык.
– Идәнгә тәстәрхан җәеп, түфәк-мендәрләргә тезелеп утырып, бәйрәмашлардан авыз иттек.
– Тәстәрханыбызда бәйрәмебезне сыйлап алып килгән, кардәшләребез үзләре пешергән ашлар тезеп салынган.
– Менә пәйгамбәребезнең яраткан ризыгы хәлвә (монда һәм алга таба нинди дә булса татлы ризык күз алдында тотыла; әйтик, милли ризыкларыбыздан чәк-чәкне дә шуңа кертеп карарга була. – ред.). Аны Мөслихә тәтәбез пешереп китерә ел да.
– Менә кыздырмыш (майда пешерелгән күмәч), үзем пешердем.
– Менә бавырсаклар, бәлешләр, кәнфитләр. Бавырсакларны тәстерханга чәчеп салабыз. Һәркем авыз итсен.
– Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) туган көнендә Коръән укыткан кеше Мәүлид аена хәлвә катыра. Болай башка вакытларда инде кеше теләсә генә катыра хәлвәне, теләмәсә, юк. Мәүлид аенда хәлвә ясарга тырышалар, ул Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) яраткан ризыгы булган. Шуның өчен хәлвә белән авыз итәләр.
Чын күңелдән тыңласаң, кил Мәүлидкә,
Укыйлар Мәүлидтә махсус каендә.
Сират кичмәгә эстәсәң, Мәүлидкә кил,
Җәннәт эстәр булсаң, ашыгып, Мәүлидкә кил.
Ошбу укыган Мәүлид догасының савабын барча өммәтләреңә насыйп әйләсәң иде.
Ошбу укыган Мәүлид догалары Кыямәт көне кояшыннан күләгә булсын, Кыямәтнең авыр сәгатендә шәфәгать булсын.
Яраббым, шушы Мәүлид аенда Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) туган көнен котлап, шушы дин мәҗлескә, бәйрәмчәйгә җыелган дин кардәшләребез укыган намазлар, хөтбәләрнең әҗер-савабын биргәй идең.
Мәүлид айларында шушылай итеп утырмага, намазларыбызны укымага насыйп ит, Ярабби!
Флёра БАЯЗИТОВА,
филология фәннәре докторы,
Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре