Шәмаил - татар мәдәнияте бренды

19 февраль 2016 ел 09:45

“Шәмаил” гарәп телендә “сыйфат”, “кыйммәт” дигәнне аңлата. Ә иран сәнгатендә “изге картина” дигән мәгънәсе дә бар икән.

Термин буларак – Ираннан, ә формасы сурәт ясау тыелган төрекләрдән килә. Аның сөнни һәм шигый юнәлешләре бар. Шәмаил ул - дини характердагы изге язма һәм бу гарәп язуында сайланган материал белән ассызыкланырга тиеш. Монда фольга, буяу кулланыла. Алар әсәрнең изге икәнлеген күрсәтә, ди белгечләребез.

Шәмаилдә милләтебез һәм динебезнең гореф-гадәтләре чагыла. Милләтебезне, милли үзаңыбызны үстерәбез, дип сөйлибез икән, ислам сәнгатенең әлеге юнәлешенә һичшиксез игътибар булырга тиеш.  Хәзер кайберәүләр милләтне үстерергә кирәк, дип милли үзенчәлекләргә игътибар итми,  ә икенчеләре, киресенчә, милли асылыбызга кайту юлында дини үзенчәлекләрне истән чыгара. Ә шәмаил милли һәм дини гореф-гадәтләребезне бердәй чагылдыра да инде.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров татар шәмаилләре, татар милләтен саклауда үз ролен уйный дип белдерә. Җитмәсә Татарстанга, Казанга туристлар агымын көчәйтүдә дә үз репликасын кертә, ди ул. Чөнки туристка үзе барган төбәкнең үзенчәлекле яклары белән танышу кыйммәт һәм кадерле. Пыялада эшләнгән татар шәмаилләрен күреп чын сәнгать әсәренә тиңләүчеләр моны сизә торгандыр. Ислам сәнгатенең бу төре татарны дөнья аренасына чыкканда өстәмә нота булып тора.

Мәгълүм булганча узган ел республикабызда Татарстан Диния нәзарәте һәм “Казан Кремле” дәүләт -архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тарафыннан “Минем гаиләмнең шәмаиле” дигән Россиякүләм конкурс оештырылган иде. Әлеге үзенчәлекле проектта яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә актив катнашты. Җәмгысе оештыру комитетына 300 ләп хезмәт кабул ителгән иде. Анда Россия төбәкләреннән генә түгел, Казахстан һәм Австралиядән дә конкурсантлар булды. Быел кабат “Минем гаиләмнең шәмаиле” дигән конкурс игълан ителде. Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренә караганда, проектның төп максаты: татар милли сәнгате - пыялага ясалган шәмаилләрне популярлаштыру, яшьләргә иҗади үсештә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шәмаилләрне барлау һәм саклау.

Шәмаил – татар йортын явыз көчләрдән саклап, иминлек теләп торучы атрибутика. Игьтибар иткәнегез бардыр, бездә беркайчан да шәмаилләрне киштә артына тыгып куймыйлар. Чыгарып атарга да ярамый. Татарларда, гомумән, гарәп язуына генетик планда сакчыл караш яши, аны изге әйбергә саныйлар.

“Казан Кремле” Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева:  

– Пыялада ясалган татар шәмаиле – нәзберек сәнгать. Узган ел оештырылган конкурс вакытында, безгә төрле дәрәҗәдәгеләре килеп иреште. Араларында бик борынгылары да бар. Аларның кайберләренә музейда реставрация дә ясадык. Конкурска килгән хезмәтләрне өйрәнәбез, кайсы елда, кайсы төбәктә, нинди автор тарафыннан эшләнгәнен ачыклыйбыз. Бу – үзенә күрә фәнни хезмәт. Теләгән кешеләр үзләренең тарихи ядкәрләрен музейга саклауга да тапшыра ала. Безнең музейда даими рәвештә шәмаилләр ясау буенча мастер-класслар да оештырыла. Теләгән һәркем сәнгатебезнең бу төре  белән шәхсән таныша ала.

“Ислам үзәге булмагач, бездә зур мәчетләр алай күп түгел, - ди сәнгать белгече, конкурсның жюри әгъзасы Рөстәм Шәмсутов. - Әйтик, Төркия музейларында каллиграфия әсәрләре авторларның исемнәре белән саклана. Бездә хәл башкачарак, христианнар белән каршылык та бар бит. Алар үз идеологиясен көчләп тагарга тырышкан, шуңа күрә иконаларга каршы шәмаилләр ясап эленгән. Икона – сәнгать, шәмаил – метафора. Татар шәмаилләренең үз хасияте бар. Музейларда саклана торган, берәр бабай үзе белгәнчә язган әйбер бездә музей ядкәре, рухи байлык буларак кабул ителә. Алары да аз, без үз җәүһәрләребезне бөртекләп җыярга мәҗбүр. Ислам дәүләтләре үзәгендә алар бик күп. Аңа хәтта игътибар да итмиләр. Сәнгатьне вакыттан һәм урыннан чыгып бәяләргә кирәк”.

«Минем гаиләмнең шәмаиле» конкурсында катнашу өчен анкета тутырып, фотографияләрне 2016 елның 20 апреленә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Казан Кремле» музей-тыюлыгында катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла. Ул Татарстан, Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Татар шәмаиле галереясе, Ислам мәдәнияте үзәгендә, 21 майдан–5 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Шунысы да игътибарга лаек: җиңүчеләрне акчалата премия дә көтә. Конкурсның гомуми бүләкләү фонды быел 100 мең сум тәшкил итәчәк. Ә иң мөһиме – яшь авторларга халыкка танылырга да менә дигән мөмкинлек. Быел хезмәтләр дүрт номинациядә бәяләнә: “Традицион татар шәмаиле”, “Гаилә ядкаре”, “График шәмаил” һәм “Татар шәмаиле техникасында ясалган рәсем”. Узган елдан аермалы буларак быел шәмаил техникасында ясалган, әмма дини эчтәлектә булмаган картиналарны да конкурска җибәрергә мөмкин. Конкурсантларның хезмәтләрен Рөстәм Батров җитәкләгән абруйлы сәнгать белгечләре коллективы бәяләячәк. Алар арасында Г.Сөләйманова, Р.Зәбиров, Р.Шәмсутов, М.Ваһапов, Н.Нәккаш һ.б. күренекле шәхесләребез бар.


Мөршидә КЫЯМОВА

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана