Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

11 гыйнвар 2017 ел 09:51

11 гыйнварда Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды һәм мөфтинең урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре катнашында үтте. Пленумда 2017 елга планнар барланды һәм корылтайга кагылышлы сораулар каралды.

Гадәттәгечә чара Коръән уку белән башланды һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышы белән дәвам итте. Ул чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады. Аерым алганда, мөфти биредә утырган имам-мөхтәсибләргә, авылларда эшли торган хәзрәтләргә, шулай ук казыйларга, голәмәләр шурасы әгъзаларына, мәдрәсә җитәкчеләренә һәм башка дини эшләрне алып баручыларга олы рәхмәтен белдерде.

"Аллага шөкер, бүген безнең республикада дин кушканча яшим дигәннәргә мөмкинлекләр күп. 1500 ләп мәчет бар. Ике атнага бер мәчет ачыла. Бу бит безнең әбиләр-бабайлар күз алдына да китерә алмаган сан. Алар кебек хәзер берәү дә намазын качып укып йөрми. Без бу хәлләргә сөенеп йөрибез, Аллаһка мең шөкер кылабыз. Әмма шул ук вакытта дини булып яшәү - бер хәл, ә менә дини эшләрне алып бару, оештыру, халык белән эшләү – бөтенләй башка җаваплылык икәнне белеп торабыз. Биредә утырган хәзрәтләр арасында 20-30 ел эшләгәннәр дә, берничә ел элек кенә нәзарәткә килүчеләр дә бар.

Менә кайберәүләр мәчетләрдә эшләүне бик җиңел эшкә санап киләләрдә 2-3 айдан юкка чыгалар. Чөнки биш вакыт намазны үзеңә генә түгел, җәмәгатькә дә өйрәтергә кирәк. Моның өчен әле аларны мәчеткә китерәм дип, күпме чара уздырасың, укытасың, нәсихәтлисең һәм башкаларны эшлисең... Моны бик күп дини эшләрнең башында торган хәзрәтләр генә аңлый.  Соңгы елларны грантлар белән  булышып ярдәм итәргә тырышабыз, республика җитәкчеләре ярдәмендә әллә ничә миллион сум торган дини  корылмалар төзелә. Коръән бастырабыз, китаплар нәшер итәбез, 10 мең кешелек ифтар оештырдык, бер-бер артлы бик матур дини мәҗлесләр үткәрелеп тора... Чит илләрдән кунаклар чакырабыз, аларга республикадагы мөселманнар тормышы хакында сөйлибез. Әлбәттә, рәхәтләнеп сөйли алмас идек, әлбәттә бу эшләрнең берсе дә барып чыкмас иде... Әгәр дә без төрле тараф кешеләре булсак. Әгәр дә без үзара бердәмлекне саклый алмасак, бернинди алга китеш тә булмас иде. Димәк, динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә бүгенге көндә хәзрәтләр зур  тырышлык куялар. Алга таба да бер-беребезгә ярдәм итеп, үзара дус булып, бердәм булып дини эшләрне алып барырга язсын иде", - дип әйтте Камил хәзрәт һәм сүзләрен күәтләп, дин әһелләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Мөфти хәзрәтләре агымдагы елда дини өлкәдә башакырылачак кайбер вакыйгаларда тукталды. Аерым алганда, зур һәм тарихи вакыйга - Болгар ислам академиясен ачу. "Анда эшләргә яңа коллектив туплана. Кемнәргәдер Болгарга күчәргә дә туры киләчәк. Яңа дөньякүләм дини мәгариф үзәген оештыру өчен Казан белән Болгар арасын шактый таптыйсы була. Бу тарихи идеяне тормышка ашыру җиңел түгел. Әмма Болгарга барырга ерак дип утыра алмыйбыз. Хәтта укучы булып та без академияне эшләтеп җибәрергә өлеш кертә алабыз", - диде мөфти хәзрәтләре.

Пленар утырышта Голәмәләр һәм Казыйлар шуралары хисаплары һәм тәкъдимнәре, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең юридик бүлек җитәкчесе Айрат Билаловның чыгышлары тыңланылды.  

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана