string(51) "http://dumrt.ru/articles/society/society_16635.html"
22.01.2017 10:05

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

 «Аналар балаларын тулы ике ел имезсеннәр! Бу хөкем имезү хакын тулысынча үтәргә теләүче хатыннар өчен. Атага лазем була бала имезүче яки тәрбияләүче хатынны ризык һәм кием белән тәэмин итү шәригать кушканча гаделлек белән. Бер кеше дә көче җитмәгән эш белән йөкләтелмәс,мәгәр көче җиткән белән йөкләтелер. Бала анасына зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм атага да зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм ата үлеп, аның урнына калган варисны да җәберләмәгез! Әгәр ата-ана, киңәшләшеп, баланы ике яшькә хәтле имезмәскә риза булсалар, ике яше тулмас борын имүдән туктатсалар, икесенә дә гөнаһ булмас. Әгәр балагызны башка хатынга биреп имездерсәгез, сезгә гөнаһ юк, имезүче хатынга тиешле хакын бирсәгез.

Аллаһыдан куркыгыз, Аның хөкемнәренә хилафлык кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күреп күзәтүче».

(«Әл-Бәкара / Сыер», 2:233)

Шәех Мөхәммәд ибн Адәм Әл-Кәүсәри аңлата (фәтва хәнәфи мәзһәбе буенча): «Китерелгән аять балага күкрәк сөтен имезү – ана кешенең әхлакый һәм дини бурычы икәнен белдерә, аны моңа суд аша мәҗбүр итү мөмкин булмаса да. Аллаһы Тәгаләнең: «Аналар балаларын тулы ике ел имезсеннәр», – дигән боерыгы балага ике ел дәвамында күкрәк сөтен имезүнең аның хокукы булуын күрсәтеп тора. Ләкин нигезле сәбәпләр аркасында (мисал өчен, хатын-кыз каты авырса яки көчсез булса, яки аның сөте балага туры килмәсә, яки ул йөкле булса), ана имезүдән баш тарта ала.

Аллаһы Тәгалә: «Әгәр ата-ана, киңәшләшеп, баланы ике яшькә кадәр имезмәскә риза булса, ике яше тулмас борын имүдән туктатсалар, икесенә дә гөнаһ булмас», – дип әйткән. Димәк, әгәр ата-ана киңәшләшеп, баланы күкрәктән аеруны дөресрәк тапсалар, һәм бу балага зыян китермәсә, бу рөхсәт ителә. Әгәр әти-әни балага сөт анасы кирәк дип тапса, бу да тыелмый, чөнки Аллаһы Тәгалә: «Әгәр балагызны башка хатынга биреп имездерсәгез, сезгә гөнаһ юк, имезүче хатынга тиешле хакын бирсәгез», – дип әйткән».

Дөреслектә, хатын-кыз имезә алмаган очраклар шактый аз. Еш кына яшь аналар турыдан-туры сәламәтлегенә карамаган билгеләр буенча, яки сәбәпләрен ачыклап бетермичә, сөтем кимеде дип, баланы катнаш, ә соңрак тулысынча ясалма тукландыруга күчерә. Әгәр әти-әни имезүне туктатырга булса, моның гонаһы юк, әлбәттә, ләкин бу карарны ашыгып кабул итәргә ярамый. Күкрәк сөтен киметү яки аннан бөтенләй баш тарту гадәти хәл буларак кабул ителергә тиеш түгел. Хатын-кыз авырган очракта да, бүгенге көндә ул имезү вакытында кулланырга рөхсәт ителгән дарулар белән дәвалана ала.

Балага әнисенең сөте туры килмәгән очраклар исә бөтенләй сирәк күренеш.

Имезүче аналар турында мондый хәдисләр бар:

Әнәстән риваять ителә: Сәлама, Пәйгамбәребез улы Ибраһимның сөт анасы, әйткән: «Ий Аллаһ Илчесе! Син бар яхшы хәбәрләрне ир-атларга җиткерәсең, ә хатын-кызларга берни хәбәр итмисең». Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм: «Моның турында сорарага ахыйрәтләрең этәрдеме?» – дип сорый. Ул: «Әйе», – дип җавап бирә. Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм: «Берегез йөкле булып, ире аннан канәгать булса, ул ураза тоткан һәм намаз, дога кылган кеше кебек савап ала. Аннан соң, баласын тапканда, аның нинди юанычлы бүләкләргә лаек булуы җирдәге бер кешегә дә, күктәгеләргә дә билгеле түгел. Ә баласын тапкач, бер генә тамчы күкрәк сөте дә, баласының бер генә имүе дә түләүсез калмый.

Әгәр бала төннәрен аңа йокларга бирмәсә, ул Аллаһ ризалыгы өчен җитмеш колны азат иткән кеше кебек савап ала. Бу сезне сөендермәсме?» – ди .

Шәех Габдуллаһ түбәндәге риваятьнең Әдһәми Әбү Нәгыйм Әл-Әсбаханиның «Хилйә»сендә китерелгәнен әйтә: Сәед ибн Әл-Җөбәер тапшыра: «Мин ибн Гомәрнең Пәйгамбәребезнең салләлаһү гәләйһи вә сәлләм (шундый гыйбарәсен) җиткергәненә ышанам: «Көмәнле вакытыннан бала табу вакытына кадәр һәм бала тапкан вакытыннан имезүдән туктаганчыга кадәр хатын-кыз Аллаһ юлында көрәшүчегә тиң».

Остазлар һәм галимнәр безнең гамәлләребез нигезендә ризык ята, ди. Бала өчен ике яшькә кадәр иң яхшы ризык – ана сөте. Баласын һәр имезүе алдыннан хатын-кызның гыйбадәт кылырга ниятләве яхшы. Бала каршында бурычын үтәп, ул Аллаһ ризалыгын эзләргә тиеш. Мөслимә өчен сабыен файдалы сөте белән тукландыру – иң күркәм шөгыль.

Ясалма катнашмаларга караганда, күкрәк сөте баланың аш кайнату системасы аша ике тапкыр тизрәк үтә. Күкрәк сөтенең ферментлары һәр имезү вакытында кирәкле элементларны максималь дәрәҗәдә үзләштерергә ярдәм итә. Күкрәк сөте балада аллергия булу куркынычын киметә. Күкрәк сөтенең компонентлары инфекцияләргә каршы торырга ярдәм итә һәм иммунитет оешуга иң кулай шартлар тудыра. Бала үсә барган саен, күкрәк сөтенең составы үзгәреп тора һәм балага яраклашып бара.

Тикшеренүләр күкрәк сөте имеп үскән балаларның фикерләү сәләте югарырак булуын күрсәтә. Имезү ана белән бала арасында ныклы бәйләнеш булдыра, ә Исламда бу бик мөһим.

Пәйгамбәребезнең салләлаһү гәләйһи вә сәлләм исә сөт аналары өчәү була. Бу күркәм хатыннар: Сувәйбә – Пәйгамбәрнең салләлаһү гәләйһи вә сәлләм беренче сөт анасы, Хәлимә бинти Әбү Зәйд, анда Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дүрт яшенә кадәр тәрбияләнгән һәм Бәракәт Өмме Әйман.

Шәех Әмҗәд Рәшит мәкаләсе файдаланылды

“Шура” №15