string(51) "http://dumrt.ru/articles/society/society_16222.html"
15.12.2016 14:54

Мәүлид бәйрәмен алексеевскилылар, байтак кунаклар чакырып, бик зурлап уздырдылар. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстанның көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров,  Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин, Чистай  районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Кыямов, Балык Бистәсе районының элеккеге имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов, “ДУМ РТ Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, Казанның Чишмә мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин һәм башкалар бар иде.

Бәйрәм чарасы Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Кыямовның Изге Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте һәм эчтәлекле вәгазьләр, мөнәҗәтләр, чыгышлар белән үрелеп барды.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен, котлауларын тапшырганнан соң, Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм)  Мәүлиде һәм мәүлид  аеның фазыйләтләре турында сөйләде.  Аннары балаларга динебезне, гореф-гадәтләребезне тапшырып калдыруның мөһимлегенә тукталды: “Без киләбез дә китәбез. Менә сез — биредә яшәүчеләр үзегездән соң догачылар калсын дисәгез,  җайлап-майлап, тәм-томнар белән кызыктырыпмы шунда,  үз балаларыгызга салават әйтү, дога кылу тәртипләрен өйрәтегез.  Хәзерге мәктәп ул хәзер башка, анда тәрбиягә бөтенләй вакыт калмый. Балаларны үзебезнең гореф-гадәтләр буенча тәрбия кылыгыз”, — дип сөйләде Рөстәм хәзрәт һәм Аллаһы Раббыбыздан шушы Мәүлид кичәсе узган Алексеевск җиренә, Татарстаныбызга, Россиябезгә иминлек-бәрәкәт насыйп итүен сорады.

Алексеевск муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Рәфкать әфәнде Мифтахов үз чыгышында инде онытылып барган  Мәүлиднең  кабат гореф-гадәтебезгә керүенә шатлануын белдерде.  “Шөкер, бездә йөз кызарырлык гореф-гадәт юк, аларны балаларыбызга тапшырып калдырырга кирәк. Шулай ук бездә бер-береңә ярдәм итешү кебек матур гадәтләр дә яши, узган атнада гына 50 гаиләгә зур ярдәм күрсәтелде.  Аллаһ ризалыгын алыр өчен бер-беребезгә чын мөселманнарча ярдәм итешеп, матур гореф-гадәтләребезне саклап яшәсәк иде, күркәм  сәбәпләр аркасында гына җыелышсак иде”, — диде ул.

Мәүлид кичәсенә җыелган хөрмәтле хәзрәтләр шушы күркәм айда Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) салават әйтү хикмәтләренә тукталып, эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр.  Равил хәзрәт Зөфәров: “Менә районнарда, авылларда Мәүлид кичәләре үтә, күркәм гореф-гадәт кире кайтты. Пәйгамбәребезгә салават әйтү нинди бәхет. Рәсүлебезгә бер салават әйтүчегә Раббыбыз ун салават белән җавап бирер, ди.  Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “… син алар арасында булганда Аллаһ аларга газап бирмәс…” (Сабә, 15), — дигән. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) безнең арабызда булмаса да, аның үрнәгендә яшәргә тырышсак, аның сөннәтен торгызсак, аңа салаватлар, сәламнәр әйтсәк, Аллаһ милләтебезгә фетнә һәм башка төрле авырлыклар бирмәс, иншаллаһ. Пәйгамбәребез күңелләребездә, калебләребездә булсын, телебездән төшмәсен”, — диде.

Казанның “Дин ислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин да: “Пәйгамбәребезгә салават әйтә алган кеше – иманы нык кеше. Иманы зәгыйфь кеше салават әйтә алмый. Гомәр радыйаллаһу ганһү Пәйгамбәребезгә, я Рәсүлуллаһ, мин сине үземнән дә артыграк сөя алмыйм, дигәч Рәсүлуллаһ: “Синең иманың зәгыйфь”, —  диде. Монда сүз гыйшык турында бармый.  Бәндә Пәйгамбәрне үзеннән артык куярга, аның гамәлләрен үрнәк итеп алырга тиеш. Бу – иманнан. Коръәндә:  “Аллаһ Үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез” (“Әхзаб, 56), — диелә.  Салават әйтә алу – тәкәбберлекнең булмавының чагылышы да”, — дип салават әйтүнең хасиятләренә тукталды.

“ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов:   «Рәсүлебез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Кем минем каберемне зиярәт кыла, шуңа шәфәгать булыр», — дигән. Без хаҗиларыбызны Пәйгамбәребезгә бәйле изге урыннарга алып барабыз. Иң әүвәл ният куярга кирәк. Ният куйсак, Аллаһ юлын ача ул: кемгәдер балалары юллама бүләк итә, кемгәдер иганәче табыла. Сарыф иткән малыбызны соңыннан Аллаһ Үзе кире кайтарып та бирә», — дип хаҗ кылуга кагылышлы мәсьәләләргә тукталды.

Соңрак чыгыш ясаган аксакаллар – Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов һәм Рәфкать хәзрәт Гатауллиннар шушы күркәм мәҗлесне оештырган алексеевскилыларга, Алексеевск районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиковка рәхмәтләрен җиткерделәр, район мөселманнарының Пәйгамбәребезнең Мәүлиден зурлап, олылап үткәрүләренә соклануларын белдерделәр. Рөстәм хәзрәт Вальщиков үзе дә:”Районда 16 милләт яши, без мөселманнар – йөзек кашы – бу бик зур дәрәҗә, — дип әйтелгәннәрне җөпләп куйды. – Рәсүлебез мин сезгә караңгы төнне көн шикелле яктыртып калдырдым, диде. Шуннан чыкканнар – адашкан булырлар. Әлхәмдүлилләһи, безнең районда адашкан, чит фиркаләр юк. Башка милләтләр белән дә дус-тату яшибез, җитәкчеләребез беркайчан да гозеребезне кире какмый, һәрвакыт ярдәм итәргә торалар”. Аннары ул Мәүлидне зурлап, хуҗаларны хөрмәт итеп килгән кунакларга рәхмәтләрен ирештерде.

Районның татар теле укытучысы Алсу ханым Нәҗметдинова алып барган  Мәүлид кичәсе абыстайлар, хаҗияләр  Фәния Гайнуллова, Оркыя апа, Гөлсинә Хәкимова, Гөлзирә Мөхәммәтшиналарның мөнәҗәтләре, шушы төбәк шагыйре Бәдретдин Шәйхетдиновның Мәүлидкә багышлап үзе иҗат иткән шигырьләрен укуы белән үрелеп барды.  Кичә кунаклары чит милләтләр арасында яшәп тә гореф-гадәтләрен, дини йолаларны онытмаган, әби-бабайлардан калган мирасыбызны – мөнәҗәтләрне, касыйдәләрне саклап, күңел түрләрендә йөрткән алексеевскилыларга соклану һәм рәхмәт хисләре белән таралышты.

Нәүбәһар Кәбирова,

Алексеевск