Никахыбыз төзек микән?

02 март 2016 ел 16:21

“Без моннан унике ел элек Казанда, Киров районында мәчеткә йөрүче бер бабайдан никах укыткан идек. Бернинди шаһит-мазар булмады, бары тик өчәү генә утырдык - мин, ирем һәм шушы бабай. Дингә якыная башлагач, шаһитлар кирәген белеп, борчуга калдым. Безнең никах төзек микән, хәзрәт? Унике ел дәвамында зина кылып яткан булып чыкмыйбыз микән? Яңадан укытырга кирәк микән? Никах укыганда ничә шаһит кирәк, ир-ат булса - икәү, хатын-кыз булса бер ир урынына ике хатын-кыз кирәк дип укыдым, шул дөресме? Тәфсилләп җавап бирсәгез иде.

Ихтирам белән Роза З., Казан” 

Хөрмәтле газета укучыбыз! Сезгә Аллаһы Тәгаләнең чиксез сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте насыйп булсын. Никах – ул ике затның әүвәл Аллаһка, аннары бер-берсенә вәгъдә бирүләре, ягъни бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, Раббыбыз кушканча, әти-әниләребезне онытмыйча гомер буе яшиячәкбез, дип вәгъдә бирүләре.

Ислам динендә гаиләгә, аның бәхетле булуына зур әһәмият бирелә. Аллаһы Раббыбыз Үзенең Изге китабындагы “Рум” сүрәсенең 21нче аятендә болай дип әйтә:  “Аллаһның кодрәтеннән: Ул сезгә, алар аша тынычлык табар өчен үзегездән хатыннарыгызны бар кылды һәм сезнең арагызда үзара мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелекне булдырды. Хактыр ки, бу эшләрдә фикерли белүче кавемнәр өчен гыйбрәтләр бар”.

Икенче аятьтә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Үзләрегездән ирсез хатыннарны һәм хатынсыз ирләрне, никах хакларын үтәргә яраклы булган яхшы колларыгызны һәм җарияләрегезне өйләндерегез, кияүгә бирегез. Фәкыйрь булганнарны Аллаһ үз нигъмәтләре белән баетыр, шиксез, Аллаһ – киңлек иясе һәм белеп эш кылучы” (“Нур” сүрәсе, 32 нче аять). Аллаһы Тәгалә бу аятьтә дин буенча гаилә корган кешегә Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерәчәге турында әйтә.

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Дин буенча, Аллаһ ризалыгы өчен өйләнгән кеше диннең яртысын үтәгән булыр. Икенче яртысы өчен Аллаһның ярдәменә таянсын”.

Никахның төп нигезе иҗәб (тәкъдим ясау) һәм кабул (ризалык бирү), ягъни егет белән кызның никах сүзләрен ихлас күңелдән үткән заманда әйтүләре. Мәсәлән, “Мин сине хатынлыкка алдым”  “Мин сиңа кияүгә чыктым” яисә “Мин риза булдым”. 

Шулай ук никахның түбәндәге шартлары бар:  

Егет белән кызның мөселман булуы.

2. Шаһитларның булуы (ике мөселман ир-ат яисә 1 мөселман ир-ат һәм 2 мөселман хатын-кыз).

3. Егетнең кызга мәһәр (бүләк) бирүе.

Сезгә укылган никахның бер шарты үтәлмәсә дә, ягъни шаһитлар булмаса да зина кылып яшәдек дип борчылмагыз, чөнки сезнең ниятегез дин буенча гаилә кору булды. Аллаһы Тәгалә безнең күңелләребезгә, ниятләребезгә карый. Аллаһтан гафу сорагыз, Ул ширектән кала барлык гөнаһларны гафу итүче. Никахыгыз камил булсын өчен никахны тиз арада яңадан укытырга кирәк булыр. Аллаһы Тәгалә барыбызга да гаилә бәхетен насыйп итсен! Балаларыбызга, оныкларыбызга күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп яшәргә насыйп булсын!

Нияз хәзрәт САБИРОВ,

ТР МДНнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана