“Мәгърифәт”ләр игелекле гамәл кылды

18 сентябрь 2016 ел 10:45

17 сентябрь көнне начар ишетүче балаларга белем бирү коррекцион мәктәп-интернаты ашханәсендә шәһәребезнең “Мәгърифәт” клубына (җитәкчесе – Әлфия Мостафина) йөрүче ветераннар Корбан мәҗлесенә җыйналды.

Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов шәхсән үзе килеп, кунаклар алдында үтемле вәгазен сөйләде, Коръән сүрәләре укыды. Аннары шушы мәҗлесне оештыручыларга, аш өчен корбан ите биргән затларга рәхмәт әйтеп, дога кылынды.

Быелгы мәҗлес шунысы белән бик тә үзенчәлекле һәм күңелгә ятышлы булды: шушы мәктәптә укучы балаларны да корбан итеннән авыз иттерә алдык. Алар тәм-том, яшелчә-җимешләр белән сыйланганнан соң, үзләренең рәхмәтләрен чын күңелдән, ихластан җиткерделәр ки, мәҗлесне оештыручы әби-апаларыбызның күзләре яшьләнде хәтта. Балаларга карап: “Тәрбияле булып үссеннәр, бәхетле булсыннар!” – дип теләдек барыбыз да.

Соңыннан мәҗлескә килгән кунакларыбыз Чәчкә һәм Сәгыйдә ханымнар мөнәҗәтләр әйттеләр, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Ә клубыбыз ветераны, озак еллар шушы мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан педагогик хезмәт ветераны Гыйльмурый апа Байбекова, ашта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, аларны сайлауда актив булырга чакырды. “Республикабызның дәрәҗәсен күтәрү өчен һәм Дәүләт Думасы эшендә безнең депутатлар күбрәк булсын дигән һәркем, 18е көнне сайлауга барып, үз фикерен җиткерер дип ышанам”, – диде ул.

Соңыннан барлык ветераннарыбыз да бәйрәм ашы уздыру өчен искиткеч матур ремонт ясалган ашханәсен биргән мәктәп-интернат җитәкчесе Николай Корытинга, тәмле ашлар әзерләгән пешекчеләргә, клуб җитәкчелегенә рәхмәтләр укып, киләчәктә дә шушындый күркәм мәҗлесләрдә катнашырга насыйп итсен, ил-көннәребез тыныч булсын дигән теләкләр әйтеп таралышты.

Назыймә ФӘТХУЛЛИНА.

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана