Казанның “Ярдәм” мәчетендә узган “Совет чоры мөселман дин әһелләре: мирас һәм хәтер” дип аталган “түгәрәк өстәл”дә Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев әнә шулай дип белдерде. Әлеге чараны “Ярдәм” ислам хәйрия фонды ТР мөселманнары Диния нәзарәте теләктәшлегендә уздырды. Фикер алышуда Татарстанның күренекле дин әһелләре, галимнәр, совет имамнарының укучылары һәм туганнары катнашты. Җыенны Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов алып барды.
Анда Әхмәтзәки Сафиуллин, Габделхак Саматов, Габделхак Садыйков, Габделхәбир Яруллин, Казанның соңгы ишаны Гарифулла Гайнуллин, Рәшидә абыстай Исхакый һ.б. остазлар искә алынды. Шулай ук бу чара кысаларында ТР МДН дәгъват бүлеге әзерләгән Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинга багышланган фильм күрсәтелде. Бик тә мәгънәле, бик тә вакытлы уздырылган чара булды ул.
“Без динсезлек елларында халыкка традицион дини кыйммәтләрне җиткергән барлык татар имамнарын истә тотарга һәм хөрмәтләргә тиеш”, - дигән иде әлеге җыенны оештырган вакытта Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов. - Чөнки алар безгә кадәр динне китереп җиткерделәр, аны сакладылар. Аларны онытсак, без үзебезнең тамырларыбызны да онытачакбыз”. Максат бер – рухи остазларыбызның юлын дәвам итү.
Җәлил хәзрәтнең чыгышы исә үткән хәзрәтләребезне хөрмәтләүгә багышланган иде. Аның чыгышын укучыларыбызга тулысынча тәкъдим итәбез.
Алар, сынамыйча, кешегә дәрес тә бирмиләр иде
“Пәйгамбәребез (с.г.в): “Шундый заман килер, дин тоту утлы күмер тоту шикелле булыр. Тотсаң – пешерер, ташласаң – сүнәр”, - дип әйткән. Менә без бүген искә алган, дога кылган кешеләр менә шушындый заманда, кулларын пешерә-пешерә, шул күмерне ташламыйча, безгә китереп җиткергән олуг шәхесләр. Аларга Аллаһның рәхмәте булсын, урыннары җәннәттә булсын. Без артык карт булмасак та, ул хәзрәтләр белән дә аралашырга, барысы белән дә диярлек күрешергә, сөйләшергә насыйп булды”, - дип искә алды Җәлил хәзрәт.
Динсез вакытларны да, мәчетләр юклыгын да күргән ул, укырга мөмкинлек булмауны да үз җилкәсендә тойган. Җәлил хәзрәт Казандагы гыйлем иясе Габделхак хәзрәт Садыйковка барып җитеп, аннан дәрес алганчы хәйран нужа чигәргә туры килгән. “Алар, сынамыйча, кешегә дәрес тә бирмиләр иде әле. Бүген мәчетләребез, китаплар күп, укырга мөмкинлек бар. Әмма аянычлысы шул: әз генә бер-беребезне хөрмәт итеп, бер-беребезнең хезмәтен бәяләргә һәм безгә кадәр булганнарны хөрмәтләргә ничектер игътибарыбыз, вакытыбыз җитеп бетми. Үткән хәзрәтләребезне хөрмәтләргә өйрәнә алмасак, безнең киләгебез юк дип саныйм”, - ди Татарстанның Баш казые.
Җәлил хәзрәт фикеренчә, һәр имам, имам-мөхтәсиб, мөфти безнең хәтердә булырга, хезмәтләре бәяләнергә тиеш. Ул бу мәсьәләдә христианнарны мисал итеп китерде.
Аз гына бер-беребезгә хөрмәт, аралашу, хезмәтебезне бәяли белү, үткәннәребезгә дөрес бәя бирү җитеп бетми
“Хәзер мин уйлап-уйлап, тарихларны карап утырам. Менә христианнарны карасагыз, алар патриархларын беләләр, кемнәр булган, кемнәр килгән – бөтенесе исәптә. Менә Казан ханлыгының ханнары бар, ә мөфтиләре кемнәр булган? Бармы берәрегездә исемлек? Юк бит име? Әйе, юк. Менә инде хәзер Аллаһының рәхмәте булсын, Уфа Диния нәзарәте оешкач, Саматов Габделхак абзый минем остазым Габделхак абый Садыйковның хезмәтеннән файдаланып, “Мөфтиләр тарихы” диеп, мөфтиләр турында кыскача язды”, - диде ул.
Һәр районда имам-мөхтәсиб булган кешеләр, аңарчы һәр мәчеттә эшләгән имамнар бар. Менә без үзебездән алдагыларның да, бер-беребезнең дә хезмәтләрен күрә, бәяли белергә кирәк, дип саный Җәлил хәзрәт.
“Менә социология дигән фән бар. Анда бер максатка юнәлгән 200 кеше үз артыннан бөтен бер халыкны ияртә ала дигән. Менә бездә 1500 имам, без җиде халыкны ияртә алырга тиеш. Әмма без үзебезнең халыкны да урыныннан кузгата алмыйбыз. Аз гына бер-беребезгә хөрмәт, аралашу хезмәтебезне бәяли белү, үткәннәребезгә дөрес бәя бирү җитеп бетми. Менә шундый җыелуларыбыз безнең шундый кимчелекләребезне бетерергә ярдәм итсен. Пәйгамбәр (с.г.в) әйтте: “Дин кардәшләрегез белән аралашыгыз. Аралашсагыз, йөзегез нурлы булыр. Калебегез чиста булыр. Ризыгыгыз киң булыр. Раббыбызның мәхәббәте артыр, диде. Шушы хәдискә муафыйк булып, очрашуларыбыз хәерле булсын иде. Шушы искә алулар остазларыбызның тарафына ирешергә, алга таба Ислам диненең тагын да куәтләнүенә сәбәпче булса иде. Шушында очрашкан кебек Аллаһның җәннәтендә дә очрашырга насыйп булса иде”, - дип тәмамлады сүзен Татарстанның Баш казые.
20-40 нчы елларда эшчәнлек алып барган дин әһелләре турында аз беләбез - Илнур Миңнуллин
Бүгенге искә алу мәҗлесендә шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасарлары – “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, республиканың төрле районнарыннан җыелган аксакаллар, “Ярдәм” мәчете мәхәллә халкы катнашты, рухи остазларның варислары, галимнәр катнашты.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең вәгазендә татар дин галимнәре хезмәтләренең бөтен мөселман дөньясына таралуын һәм аларны өйрәнү мөһимлеген ассызыклады. Бүгенге көндә кайбер китапларның чит илләрдә генә сакланып калуын, бездә кабат басылмавы хакында да әйтте.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җитәкчесе Айрат хәзрәт Әюповсовет чоры дин әһелләре рухына багышлап догалар укырга чакырды һәм: "Совет чорында фидакарь хезмәт иткән, авыл елларда да үзләренең көчләрен, талантларын динебезне сакларга, аны үстерергә биргән ишаннарны, хәзрәтләребезне зурлап искә аласы килә. Шундыйлардан Әхмәтзәки хәзрәт, Гарифулла хәзрәт Гайнуллин, Габделхәбир хәзрәт Яруллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Габделхак хәзрәт Садыйков, Исхак хәзрәт Лотфуллин, Рәшидә абыстай һәм башка бик күп хәзрәтләребезне, абыстайларыбызны онытмыйк. Район җирлекләрендә динебезгә гомерләрен багышлаучылар бар. Чит ил шәхесләрен белү генә җитми, үзебезнекеләрне дә белсәк иде. Аларның тормышлары да, динебез өчен куйган хезмәтләре дә безнең өчен үрнәк", - диде.
Әле без мәктәптә укып йөргән вакытларда ук “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дигән мәкаль бик популяр иде. Бүген җыенда яңгыраган чыгышларның барысы да нәкъ менә шушы мәкальнең асылын ачып салуга юнәлдерелгән диярсең. Казанның соңгы ишаны Гарифулла Гайнулинның олы кызы Зөбәрҗәт абыстай әтисе Гарифулла ишан, аның остазы Баязит хәзрәт Хәйруллин турында истәлекләре белән уртаклашты. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов остазы Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина остазы Рәшидә абыстай Исхакый, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның оныгы Марат Сафиуллин бабасы турында хатирәләре белән бүлеште. Татарстан мөфтиятенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз Сабиров рухи остазларыбызның мирасын өйрәнү мәсьәләләре белән таныштырды.
ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, яшь тарихчы Илнур Миңнуллин исә 20-40 нчы елларда эшчәнлек алып барган дин әһелләре турында мәгълүматның аз булуын, шуңа күрә ул архив материаллары каталог формасында китап чыгарырга әзерләнүен хәбәр итте. Анда ул елларда ябылган мәчетләр һәм шул елларда эшчәнлек алып барган дин әһелләренең исемлеге белән танышып булачак. И.Миңнуллин кандидатлык диссертациясен “Татарстанда 1920-30 нчы елларда совет дәүләтенең мөселман дин әһелләренә карата алып барган сәясәте” дигән темага яклаган. Аның шулай ук «Мусульманское духовенство Татарстана в условиях политических репрессий 1920–1930-х гг.”, “Мусульманское духовенство и власть в Татарстане (1920–1930-е гг.) дигән монографияләре бар.
Чит илдән укып кайтучылар: “Безнең татар халкының галимнәре, китаплары, белемнәре юк”
Татарстанда рухи остазларыбызны өйрәнү эше дәвамлы булса иде. Тарихчыларның хезмәтләре мөфти дәрәҗәсендә игътибарга алынып, уртак эшчәнлек үз җимешләрен бирсә иде. Бу мәгълүмат яшьләргә җиткерелсә иде. Яшьләребез үткән хәзрәтләрнең юлын дәвам итүчеләр булса иде. Алайса бик күп шәкертләр чит илләрдән укып кайталар. Алар гарәп, төрек галимнәрен бик яхшы белә. Ә татар галимнәрен белүчеләр бик аз.
Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин да чит илдән укып кайтучылардан: “Безнең татар халкының галимнәре, китаплары, белемнәре юк. Менә без гарәп илләрендә укып кайттык”, - дигәнен ишетергә туры килүен турында сөйләде. Ул: “Безнең тарихыбыз бик бай, галимнәребез бик күп булган”, - дип, мөфти хәзрәтләре сүзләрен китерде. “Әмма без гаепле түгел, гарәп илләрендә диннән, дини укулардан беркайчан да диннән өзелмәделәр. Кызганычка каршы, Россиядә, яшәгән җирләребездә дин галимнәреннән, дини белемнәрдән 70-80 елга өзелеп тордык. Мөфти хәзрәтләре әйткәнчә, безгә яңадан галимнәрнең исемнәрен, китапларны кайтарырга кирәк. Алар татар халкының горурлыгы булырга тиеш. Имамнарыбыз Пәйгамбәребез күрсәткән юл белән бардылар. Безгә дә шул юл белән барырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен”, - дип тәмамлады сүзен Татарстанның беренче мөфтие. Искә алу җыены дога кылу белән тәмамланды. Бигрәк тә хәтергә “бөек мирасыбызны алып барырдай галимнәр булсын” дигән юллар кереп калды.
Язманы Римма Гатина әзерләде.