Тәтештәге “Кадрия” мәчете мәдрәсәсендә балалар белән Корбан ашы оештырылды

10 октябрь 2016 ел 16:12

Тәтештәге “Кадрия” мәчете мәдрәсәсендә балалар белән Корбан ашы оештырылды.

Арада өлкәнрәк сыйныфлар да, кечкенәләр дә бар иде. Матур итеп яулыклар бәйләгән кызлар һәм чигүле түбәтәйләр кигән малайларның йөзләреннән үзенә бер самимилык һәм яктылык бөркелә. Юкка гына, бала – язылмаган ак кәгазь кебек, аңа һәртөрле нәрсә язарга һәм теләсә нинди “бизәк” төшерергә була... дип әйтмиләр. 

Балалар тарафыннан яңгыраган “Әссәламәгаләйкүм!” җыры, корбан бәйрәменә багышланган шигырьләр, Флера ханым Савельеваның һәм татар мәктәбе мөгаллимәсе Гөлфия Хөснетдинованың эчтәлекле чыгышлары мәҗлескә нур өстенә нур өстәде.  Мөхәммәт Яһудин азан әйткәндә һәркем тынып калды. Нинди күркәм мәҗлес! 

Районның имам мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов балаларның дини йолалар хакында сөйләгәннәрен үзенә бер ихласлылык белән сөенеп тыңлады. “Корбан ае изге гамәлләр кылуны, тәртипле, итагатьле, әхлаклы булырга кирәклеген аңлата. Балаларда безнең киләчәгебез. Әгәр аларга бернәрсә дә өйрәтеп калдыра алмасак, алгы көнебезне күз алдына китерүе дә авыр. Динебезне аларга таныта алсак, иншалла, киләчәгебез дә якты булыр”, – диде Инсаф хәзрәт һәм аятьләр укып, үтемле вәгазь сөйләде. 

Бердәм рәвештә тәгъбир әйтелде. Гөлфия Хөснетдинова балалар өчен төрле сораулар да әзерләгән булып чыкты. Алар бер дә сынатып тормадылар, һәрберсенә төгәл итеп җавап­лар әйттеләр, сүрәләр дә укып күрсәттеләр, тирән мәгънәгә ия сәхнәләштерелгән күренеш тә куйдылар.

Мәҗлестә катнашкан Тәтеш татар урта мәктәбе директоры Асия Ибраһимова сүз алып: “Бүгенге очрашуны оештырган Флера ханымга, хезмәттәшем Гөлфия Мәҗит кызына, Инсаф хәзрәткә рәхмәт. Шәһәребездә татар мәктәбе ачылганнан бирле дини бәйрәмнәрне, йолаларны бергәләп билгеләп үтәбез, дин сәгатьләре оештырабыз. Биредә әйтелгән матур теләкләрне онытмыйк. Алар һәрвакыт күңелегездә саклансын, киләчәктә ярдәмче булсын”, - диде, укучыларга мөрәҗәгать итеп. 

Аңа кушылган Инсаф хәзрәт тә уй-фикерләрен ирештерде: “Бу мәҗлес ахыргысы булмасын иде. Алда максатлар бар әле, аларны гамәлгә кертергә насыйп булсын. Күп милләтле районыбызда татулыкны саклап, бердәм булып, дини бәйрәмнәрне үткәреп, Коръән уку бәйгеләр оештырып балаларны кызыксындырыйк, гореф-гадәтләрне, йолаларны дәвамлы итик. Бергә-бергә аралашып эшләргә һәм яшәргә язсын”. 

“Балалары белән әти-әниләр дә килсеннәр иде. Бу иң күркәме булыр. Мондый мәҗлес әле тәүге тапкыр гына үткәрелә. Өлкәннәр белән балаларны бергә җыеп дин сабагы бирү хыялы белән янам. Шөкер, тормышка ашар Аллаһ бирсә”, – диде Флера ханым.

Амин, шулай булсын. “Үз артыӊнан дога укучы бала калдыр”  дигән гыйбарәнеӊ никадәр дөрес икәнлегенә мәчеткә килгән балаларныӊ нурлы, сөйкемле йөзләрен күргәч тагын бер кат инанасың, аларны тәрбия кылучы остазларына рәхмәт укыйсыӊ. Корбан мәҗлесенә килгән  укучыларныӊ аштан соӊ көн-илебезгә тынычлык, динебезгә үсеш, иманыбызга ныклык, һәр гамәлебез изгелектән булсын дигән чын күӊелдән кылган догалары кабул булыр дигән ышаныч белән таралдык мәчеттән.

СҮЗ УҢАЕННАН:

“Олы Тормыда “Новая заря” хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Хисамов ярдәмендә өлкәннәр көненә корбан ашы уздырылды, шулай ук Олы Тарханда “Татарстан” ҖЧҖ җитәкчесе Фәнил Ибраһимов та авыл халкы белән корбан мәҗлесе үткәрде. Аларга Аллаһының рәхмәте булсын, бу һәркемгә үрнәк булырлык изге гамәл”, – диде районның имам мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, изге теләген белдереп. 


Сания СӘМИГУЛЛИНА (автор фотосы

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана