Өйгә керү әдәпләре

02 март 2016 ел 16:45

Аллаһы Тәгалә безгә дөньяның бер нигъмәте итеп яшәгән йортларыбызны, сөйгән гаиләләребезне бирә. Кеше үз өендә тормыш ыгы-зыгысыннан тынычлык таба. Кышкы салкыннарда өй үз куенына сыендырып җылыта, җәйге челләләрдә күләгәсе астында суыта. Аллаһы Тәгалә: “Аллаһ сезгә өйләрегезне тынычлык, рәхәтлек табу урыны итте”, - диде (“Умарта корты”, 80).

Әлеге аятьтә яшәү урыны дигәндә “сәкән” сүзе кулланыла. Әлеге сүзнең тамыры “тынычлык” дигәнне аңлата. Шуңа күрә хатын-кызларның Сәкинә исеме яшәүче, тынычлык мәгънәләрен аңлата. Көне буе дөнья ыгы-зыгысында кайнап, кичен өйгә кайткач, арыган тәнең ял итә, талчыккан җаның тынычлык таба. Әгәр кешенең эшендә, кәсебендә тынгысыз булып, өендә тыныч булса, ул сабыр итә һәм белә: өенә кайткач аны рәхәтлек һәм тынычлык көтә. Әгәр кешенең эшендә тыныч булып, өендә гел низаг һәм тавыш булса, монысы бик начар. Чөнки эшендә рәхәтлек тапса да, кичен өенә кайтасын, тагын тавыш чыгасын белүе күңелен тырмап тора. Халкыбыз: “Үз куышың - җан тынычың”, - дип белми әйтмәгән.

Өеңдә үзең теләгән киемеңне киясең, хатын-кыз гаурәтен ача: яулыгын, озын күлмәген сала. Шуңа күрә, мөселман өе башкалар өчен үзе гаурәт, хәрам-тыюлык урын булып тора. Аллаһы Тәгалә: “Әй, иман ияләре! Үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә кермәгез...” - диде (“Нур” сүрәсе, 27).

Аллаһы Тәгалә Коръәндә кешенең яшәгән җире аның шәхси милке, диде. Кеше өенә аяк басарга, хәтта күз салырга теләгән һәркем билгеле шартларны, кагыйдә-әдәпләрен үтәргә тиеш дип боерды.  

Уйлап карагыз, моннан 1400 ел элек, гарәп ярымутравында, чүл уртасында  Мөхәммәд пәйгамбәр нинди мәдәният-цивилизация белән килде. Ул алып килгән дин кешенең гомерен, дәрәҗәсен, мөлкәтен, гаиләсен, оят җирләрен, өен башкалар өчен хәрам кылды. Бер-береңнең шушы хәрамнарын саклау бер-береңә хөрмәт-ихтирам була. Чөнки, хөрмәт-ихтирам-хәрам сүзләре барысы да бер тамырдан ясала.

Кеше өе синең өчен хәрам-тыюлык җире. Әмма күршеңә, танышыңа хаҗәтең төшсә нишләргә? Аятьнең дәвамында әлеге хәрам җиргә керү шартлары әйтелә: “Үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсәт сорамыйча, хуҗаларына сәлам бирмичә кермәгез!” (“Нур” сүрәсе, 27).

Әйдәгез, динебездә өйгә керү әдәпләренә тукталып китик:  

 Ишек шакып керү.

Иң элек кеше матур итеп ишек шакырга, кыңгырауга, домофонга басарга тиеш. Әгәр җавап булмаса, борылып китәргә кирәк. Хуҗаларның өйдә булулары билгеле булса да, әгәр ачмасалар китеп бару хәерлерәк. Чөнки, ишекне ачу-ачмау аларның ихтыярында. Аллаһы Тәгалә: “Әгәр өйдә берәүне дә тапмасагыз, рөхсәт ителмичә кермәгез. Әгәр сезгә: “Китегез”, - диелсә, китегез. Бу сезнең өчен яхшырак булыр”, - диде (“Нур”, 28).

Ишекне өч мәртәбә шакырга мөмкин. Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез өч мәртәбә керергә рөхсәт сорап та, аңа җавап булмаса, кайтып китсен”, - диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Галимнәр өч мәртәбә шакуның хикмәтен шулай аңлаталар: беренчесе: хуҗалар ишетсен өчен. Икенчесе: әзерләнсеннәр өчен (үзләрен тәртипкә китерәләр, гаурәт урыннарын ябалар). Өченчесе: ишек янына килеп яки рөхсәт бирсеннәр, яки баш тартсыннар өчен.

Ләкин, өйдәгеләрнең ишетмәүләре билгеле булса, мәсәлән: карт кешеләрнең колаклары чукрак була, өйләре бик зур, бала-чагасы шаулый, ул вакытта өчтән арттыру да мөмкин. Шулай да, ишекне шакыганда, кыңгырауга басканда, әдәп саклау кирәк. Йодрык белән ишек төю, яки аяк белән тибү мөселман гадәте түгел, бәлки эчеп кайткан исерек гадәте. Күршеләр аптырашып: “Күрше мөселман егете мәчеттән кайтты ахры”, - дип әйтерлек булмасын.  Элгәре заманда өйләр дә кечкенә булган, күңелләр дә нечкәрәк булган. Кешеләр Пәйгамбәрнең өенә килсәләр, аннан оялып ишеген тырнак белән генә шакыганнар.

 Ишек шакучы бусаганың яки уңына, яки сулына бассын.

Ишек шакучы ишек ачылганда өйнең эчен күрмәслек булырга тиеш. Габдуллаһ ибн Йөср әйтүенчә: “Аллаһының илчесе бер кешенең өенә килсә, ишек каршына басмады, бәлки уң яки сул ягына китә һәм: “Әссәләәмүгаләйкүм”, - дип әйтә иде” (Әбү Даут, Әхмәт риваятьләре).

Бервакыт, бер кеше Пәйгамбәребезнең ишек төбенә килеп, өенә керергә рөхсәт  сорый һәм ишек каршына баса. Пәйгамбәребез аңа: “Алай басма, чөнки рөхсәт алу күз карашы белән бәйле”, - дип әйтә (Әбү Даут риваяте). Чыннан да, кеше өенә рөхсәтсез кермәүнең бер максаты булып өй эчен чит күзләрдән саклау тора. Хәтта, өйгә кермичә генә, тәрәзәгә башын сузып караган кеше дә гөнаһлы була. Кеше өенә камера, микрофон кебек җиһазлар куеп, өй эчен тыңлап ятулар хәрам санала. Пәйгамбәребез: “Кем хуҗаның рөхсәтеннән башка бер өйгә күз салса, аның күзен чыгарсаң да гөнаһ булмас”, - диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Рөхсәт сорар алдыннан сәлам бирү.

Мөселманның һәр сүзе сәлам бирүдән башланырга тиеш. Исламда булган: “Әссәләәмүгаләйкүм” – “Сезгә Аллаһының сәламе булсын. Мин сезгә тынычлык белән килдем, миннән зарар юк” дигән изге мәгьнәләрне аңлата. Өй хуҗаларына ихлас йөрәгеннән сәлам биргән кеше үзенең изге ниятләр белән килүен күрсәтә.

Бәнү Гамир кабиләсеннән бер кеше Пәйгамбәргә килеп аның өенә керергә рөхсәт сорый һәм: “Керимме?” – ди. Пәйгамбәребез хезмәтчесенә: “Бар чык та, аны дөрес итеп керергә өйрәт әле. “Әссәләәмүгаләйкүм, керсәм ярыймы?” – дисен”, - дип әйтә (Сахих риваять).

Сәлам бирү кешеләр арасында дуслыкны арттыра, араларны ерагайта. Пәйгамбәребез: “Иман китермичә җәннәткә кермәссез, бер-берегезне яратмыйча иманлы булмассыз. Сезгә бер нәрсәне өйрәтимме, әгәр ул эшне кылсагыз, бер-берегезне яратырсыз. Арагызда сәлам таратыгыз”, - диде (Мөслим риваяте).

Кем булуыңны белдертү.

Гадәттә, күп кенә ишек шакучылардан: “Кем бар анда?” – дип сорасаң, алар: “Мин” – дип җавап бирәләр. Әгәр йорт хуҗасы синең кем икәнеңне белергә теләсә, аңа үзеңне төгәл кем икәнеңне белдертергә кирәк. Исемеңне әйтергә, яки әтиегез, әниегезне, яраткан иреңне...

Бервакыт, Җәбир исемле сәхабә Пәйгамбәрнең өенә килеп ишек шакый. Пәйгамбәр: “Кем анда?”- дип сорый. Ул: “Мин”, - дип җавап бирә. Пәйгамбәребез: “Мин, мин”, - дип ризасызлыгын белдерә (Бохари, Мөслим риваятьләре). Гомумән, кешенең “мин” сүзен яратуы хәерле эш түгел һәм кешенең мин-минлеген – тәкәбберлеген күрсәтә. Ишек шакучы “мин” дигәндә, хуҗаларның аны “мин” диюеннән дә кем булуын аңларга тиешлеген белдертә. Галимнәребез безне өч сүздән сакланырга куштылар: мин, минеке, миңа.  

Үз өеңә керү дә тәртип белән.

Чит өйләргә генә түгел, хәтта үз өеңә, үз гаиләңә керү дә мөселманда әдәп белән булырга тиеш.

Кеше өенә кайтып кергәндә өйдәгеләргә кайтуын белдертсен, яки тамак кырсын, яки: “Мин кайттым”, - дисен. Имам Әхмәт: “Ирнең үз өенә кайткач, гаиләсенә кайтуын белдертүе һәм сәлам бирүе хәерле булып тора”, - диде. Аллаһы Тәгалә: “Әгәр өйләргә керсәгез үз-үзегезгә (бер-берегезгә) Аллаһының мөбарәк булган изге сәламен бирегез”, - диде (“Нур”, 61).

Пәйгамбәребез дә Әнәс ибн Мәликкә: “Улым, гаиләңә кайтсаң сәлам бир. Гаиләңә дә, үзеңә дә бәракәт булыр”, - дигән киңәшне бирде (Тирмизи риваяте).

Әлеге аятькә нигезләнеп, кайбер тәфсир галимнәре: “Кеше үз өенә кайтып, анда һичкем булмаса да, сәлам бирсен, бәракәт булыр”, - диделәр. Имам Куртуби үз тәфсирендә: “Әгәр өендә бер кеше дә булмаса: “Әссәләәмү галәйнәә вә галәә гыйбәәдилләәһиссаалихиин” дип сәлам бирсен”, - диде (Мәгьнәсе: Аллаһның сәламе безгә һәм Аның изге бәндәләренә булсын). Сәхабәләр дә буш өйгә кергәндә шул рәвештә сәлам биргәннәр дип риваять кылына.

Динебез хәтта әти-әниеңнең өенә, бүлмәсенә дә рөхсәт сорап керергә куша. Ибн Мәсгуть хәзрәтләре: “Сез әниләрегез янына кергәндә дә рөхсәт сорарга тиешсез”, - диде (Бәйһәкый, Әхмәт риваятьләре).

Балаларны да кечкенәдән өлкәннәр бүлмәсенә рөхсәт  сорап керергә өйрәтү тиешле. Аллаһы Тәгалә “Нур” сүрәсенең 58 аятендә әти-әни үз бүлмәләрендә ял иткән, йоклаган вакытларда алар янына балалар да рөхсәт сорап кына керергә тиешлеген әйтте.  

 Кинәт һәм вакытсыз кайту хәерле түгел.

Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез озак вакыт сәфәрдә булса, хатынын кинәт төнлә кайтып борчымасын ”, - диде (Бохари риваяте).

Ир кешегә хатыны көтмәгәндә кайту, кайткач та әйтмичә килеп керү әдәпсезлек санала. Моның сәбәпләре күп. Бәлки, хатыны ире кайтуга тәмле ризыгын пешерергә теләгәндер, ире кисәтмичә иртәрәк кайтты. Бәлки, ире кайтуга прическа ясатырга, затлы күлмәген киеп каршы алырга уйлагандыр, ире әйтми кайтып бөтен нәрсәне бозды. Ире каршына чәче-башы тузган, күзләре шешенгән, киеме таушалган хәлдә чыкса күңелле булмас, шуңа күрә кайтасыңны алдан кисәтү хәерлерәк санала. Бигрәк тә телефоннар булган заманада алдан шалтыратып хәбәр бирү авыр түгел.

Бу динебездә өйгә керү белән бәйле әдәпләр булды. Әлеге һәм башка әдәпләрне үтәү тормышын зиннәтләргә, Раббысына якынаерга теләгән кешеләр өчендер. Ләкин, әгәр бер өйдә фаҗига килеп чыкса: су басса, янгын чыкса, җир тетрәсә, бурлар кереп  таларга тотынса, ул вакытта иман иясе тизрәк ярдәмгә ашыгырга бурычлы. Берәүнең өе янып ятканда, аның ишеген шакып, рөхсәт сорап тору ахмаклык була. Кеше гомеренә, иминлегенә куркыныч янаганда хәрам эшләр дә хәләлгә әйләнә. Мәсәлән: ачка үлү куркынычы булганда дуңгыз ите ашау, табибка баргач оят җирләрен ачу, бәла килгәндә рөхсәтсез чит өйгә керү һ.б...       

Әмма мәчетләр, кунакханәләр, шифаханәләр, кибетләр кебек гомум рәвештә ачык булган биналарга рөхсәт сорап керү кирәк түгел. Аллаһы Тәгалә: “Әгәр рөхсәтсез кеше яшәми торган йортларга (гомуми) керсәгез, сезгә гөнаһ булмас”, - диде (“Нур”, 29).

Җәннәт ишекләрен дә шакып керәчәкләр.

Аллаһы Тәгаләнең хикмәте белән, оҗмах бакчаларының да күз алдына китерә алмаслык зур капкалары бар. Пәйгамбәребез: “Җәннәт капкаларының ике капкачы арасында 40 еллык юл булыр”, - диде (Әхмәт, Әбү Нөгайм риваятьләре). Ул капкаларны саклаучы фәрештәләре бар. Иман ияләре дөнья ыгы-зыгысын, үлем ачысын, кабер тарлыгын, Кыямәт хисабын, сират күперен үткәннән соң җәннәт ишек төбенә җыелырлар. Аның капкаларына беренче булып Аллаһының иң хәерле мәхлугы Мөхәммәд пәйгамбәр килер. Пәйгамбәребез: “Кыямәт көнендә мин җәннәт капкалары янына килеп аларны ачуларын сорармын. Сакчы: “Кем син?” – дип сорар. Мин: “Мөхәммәд”, - диярмен. Ул: “Миңа синнән башка һичкемгә дә капканы ачмаска кушылды”, - дип әйтер”, - диде.

Раббым, безгә сынаулы дөньяда иман белән яшәп, иман белән Аның хозурына кайтуларны насыйп итсен. Безгә оҗмах капкаларыннан үтеп, анда мәңге яшәүләрне язсын.

                                           Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН,

                                       Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе

“Дин вә мәгыйшәт”

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана