Исламда хатын-кыз үз иренә мөнәсәбәтле күп кенә хокукларга ия. Мәсәлән, ир үзе-
нең барлык хатыннарына да тигез, гадел мөнәсәбәттә булырга, аларны кыерсытмаска
һәм җәберләмәскә тиеш. Шулай ук мөлкәткә кагылышлы хокуклар да бар. Бу очракта,
никахлашкан вакытта кияү тарафыннан бирелә торган акча яки башка байлык (мәһәр),
хатынны матди яктан тәэмин итү (нәфәка) күздә тотыла. Боларны җентекләбрәк карап
үтик.
Мәһәр — ир кеше никахлашкач яки хәләл җефете белән якынлык кылгач (дүһүл) ха-
тын-кызга бирелергә тиешле матди бүләк. Мәһәр түләү ике сәбәп аркасында мәҗбүри
була. Аның беренчесе — никахка керү (шурут ингикад) һәм никах хакыйкыйлыгы (шурут
сыхха) шартлары үтәлү. Икенчесе — җенси якынлык кылу (дүһүл), ул никах хакыйкыйлы-
гын югалткан (фасид) очракларда кулланыла. Димәк, хакыйкый булмаган никах җенси
якынлык кылганга кадәр үк инкарь ителсә — мәһәр түләү мәҗбүри булмый.
Мәһәр түләүнең зарурлыгын раслаучы дәлилләр Коръәндә китерелә: «Сөйләшеп, риза-
лык белән бирергә өстегезгә алган мәһәрне хатыннарыгызга бирегез, әгәр хатыннарыгыз
риза булып, мәһәрдән бер өлеш бирсәләр (сезнең гаиләгез өчен тотсалар), рәхәтләнеп аша-
гыз (моны кабул итүдә гөнаһ юк)». «Никахы хәләл булган хатыннарга мәһәр мәҗбүридер.
Шуннан соң (мәһәр биргәннән соң), үзегез теләгәнчә үзара ризалашып (мәһәр күләмен
арттыру яки киметү турында; иң мөһиме — сезнең калган бар гомерегез буена ир яки ха-
тын булырга теләкләрегезнең җитди булуы, бу никахка икегезнең дә риза булуы, хисләр-
нең ихласлыгы) эш кылсагыз — монда гөнаһ юк».
Мәһәрнең иң аз микъдары — ун дирһәм. Дирһәм — түләү өчен кулланыла торган
көмеш акча. Бер дирһәм 2,975 грамм авырлыгындагы көмеш дигән сүз. Димәк, мәһәрнең
иң аз микъдары якынча 30 грамм көмеш бәрабәренә, ягъни көмешнең бүгенге хакы буен-
ча — 862 сумга тигез. Аның иң аз микъдары пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәй-
һи вә сәлләмнең хәдисе белән дәлилләнә: «Ун дирһәмнән дә азрак микъдарда мәһәр юк».
Ә мәһәрнең иң зур микъдары чикләнмәгән. Шушы риваятьне китерергә мөмкин. Гомәр
радый-аллаһү ганһү мәһәрнең иң зур микъдарын чикләргә тырышып караган. Тик гади
бер хатын-кыз, Коръән аятеннән: «Хатыныгызга мәһәрне күп биргән булсагыз да, мәһәрдән
һичнәрсә алып калмыйча, һәммәсен дә аңа бирегез», — дигән өзек китереп, аны бу эшеннән
туктаткан.
Мәһәр түләү вакыты ир белән хатынның үзара килешүе буенча билгеләнә. Еш кына бу
җирле халыкның гореф-гадәтләренә бәйле була. Мәсәлән, мисырлылар мәһәрнең өчтән
ике өлешен шунда ук — никах укылганнан соң, ә калган өчтән бер өлешен аерылышкан
яки тормыш иптәше вафат булган очракта бирүне таләп итә. Әгәр гаилә коручылар мәһәр
түләү вакытын алдан билгеләмәгән булса — ул шул җирлектәге гореф-гадәт буенча би-
релә. Бу ислам хокукы кагыйдәсе белән раслана: «Гореф-гадәтләрдә чагылган кагыйдәләр
формаль шарт буларак карала».
Мәһәр бары тик хатын милке генә булып исәпләнә, ләкин моңа да карамастан, бу про-
цессны көйләү хокукы Аллаһы Раббыбызга, хатын-кызга (бу очракта ир хатыны) һәм аның
опекунына (вәли) бирелгән. Шуңа күрә сөйләшенгән мәһәрнең микъдары ун дирһәмнән
138 Үзәкләшкән дини оешма —
Татарстан Республикасы
мөселманнары Диния нәзарәте
дә ким булган очракта никах төзү хакыйкый булып саналмый. Чөнки бу иң кечкенә микъ-
дарны Аллаһы Тәгалә Үзе билгеләгән һәм моны үтәү Аның тарафыннан көйләнә. Уртача
микъдардагы мәһәр (мисәл) — кияүгә чыгучы хатын-кыз белән аның опекуны арасында
үзара килешеп билгеләнә. Шуңа күрә дә, хатын-кыз бу килешенгән уртача микъдардан
да ким мәһәргә ризалык биреп кияүгә чыкса — опекун бу никахны өзү турында дәгъва
бирергә хокуклы. Ә инде опекун бу сөйләшенгән уртача микъдардан да ким булган
мәһәргә хатын-кызны риза диеп кияүгә бирсә — бу очракта хатын-кыз никахны өзү хо-
кукына ия була.
Рөстәм НУРГАЛИЕВ,
Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Республикасы мөселманнары
Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы сәркатибе
Исламда хатыннарның хокуклары
04 март 2016 ел 14:39
Башка журналлар
Халык педагогикасында һәм ислам тәгълиматында ватанпәрвәрлек, батырлык, каһарманлык идеяләре
22 февраль 2013 ел 11:01
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы