string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7687.html"
22.02.2013 11:01

Татар халкы – кешелек тарихында тирән эз калдырган милләт. Аның бай тарихы, күп гасырлар буена тупланган кыйммәтле матди һәм рухи мәдәнияте, асыл гореф-гадәтләре, традицияләре, күпкырлы педагогикасы бар. Борын-борыннан ук халкыбызның тәрбия тәҗрибәсендә һәм исламда Ватан, халык, ил-җиргә бирелгәнлек, батырлык игътибар үзәгендә булган. Әлеге сыйфатлар кешенең иҗтимагый һәм социаль җитлегүенең бер дәлиле буларак, аеруча әһәмиятле. Бу уңайдан шушы төшенчәләрнең асылын ачыклау халкыбыз тарихында аларның тоткан урынын тасвирлауны күпкә җиңеләйтер һәм аңлаешлы итәр.

Ватан ул – кешенең туган җире; халыкның тарихи үсеш үзенчәлекләре, теле, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән бергә яши торган җире, аның табигате. “Ватан – кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире” (“Татар теленең атлатмалы сүзлеге”ннән).

Патриот һәм ватанпәрвәрлек (патриотизм) төшенчәләренең асылына төшенү өчен дә аңлатмалы сүзлеккә мөрәҗәгать итү урынлы булыр: “Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, Ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше. Ватанпәрвәрлек – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз иленә, халкына мәхәббәт”.

Шулай итеп, ватанпәрвәрлек – үз илеңә, халкыңа, туган телеңә, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә олы мәхәббәт ул. Тик ул еш кына бик авыр, катлаулы каршылыкларны һәм кыенлыкларны, психологик кичерешләрне җиңү белән бәйле. Бу хис “батырлык” төшенчәсе белән аваздаш. Батырлык максатка бирелгәнлекне, аны тормышка ашыруда ныклык күрсәтүне аңлата. Ул үз-үзеңне тота алу, каушап калмау, чыдамлылык, файдалы эшләргә әзер булу, бурычны үтәү кебек сыйфатларны үз эченә ала. Башка халыклардагы кебек үк, татар халкына да хас гүзәл сыйфатлар байтак. Шуларның берсе – батырлык, каһарманлык, Ватанны саклауда һәм хезмәттә үз-үзеңне аямау, фидакарьлек. Чөнки халкыбыз баһадир халык булып оешкан. Батырлык – милләтебезнең горурланырлык сыйфаты. Халкыбыз беркайчан да Ватанына хыянәт итмәгән; татарларны куркаклыкта, батырлыклары җитмәүдә гаепләү адымына берәүнең дә базганы юк әле. Күренекле шагыйрь Хәсән Туфан халкыбызга борынгыдан хас әлеге сыйфатны “сокландыргыч” дип атап, аны “И татар” дип аталган шигырендә болай тасвирлый:

 

Синең дә, и татар

Сыйфатың, саның бар.

Холкыңда, йолаңда

Соклангыч ягың бар.

Синең төп сыйфатың –

Батырлык, кыюлык.

Синең бу гадәтең

Байрагың булырлык!

 

Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай исә татар халкының борынгыдан килгән әлеге гүзәл сыйфатларын үзенең “Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре” дип аталган шигырендә аеруча образлы итеп тасвирлый алган:

 

... Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез...

 

Моның белән шагыйрь үзенең тарихи, иҗтимагый-социаль проблемаларны тирән аңлавын дәлилли. Ватанның бәйсезлеген саклауда халкыбызның юлбарыстан көчле булуын дәлилләгән мисалларны күпләп китерергә булыр иде. Шундыйларның берсе итеп Кол Шәрифнең үз шәкертләре белән берлектә Ватанны саклауда батырларча һәлак булуларыннан алып, халкыбызның Бөек Ватан сугышында фашизмга каршы аяусыз көрәштә ил-җир бәйсезлеге өчен күрсәткән каһарманлыгы һәркемне сокландыра һәм киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Әлеге дәһшәтле бәрелештә ил буенча 11500 сугышчы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булса, татарларда бу сан ике йөздән артып китә. Моңа өстәп, җиде миллион кешенең орден-медальләр белән бүләкләнүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Бу саннар халкыбызның Ватан өчен көрәштә чыннан да “юлбарыстан көчле” булуын дәлилли. Шулай итеп, дошманнарда була алмый торган иң көчле коралыбыз – туган илгә булган чиксез мәхәббәт һәм массакүләм батырлык бөек җиңүнең тантана итүенә китерде. Бу дәһшәтле сугышта фронтта да, тылда да халыкның күрсәткән ватанпәрвәрлеге, массакүләм батырлыгы турында хәзер төрле караш-фикерләр бар. Ничек кенә булмасын, ул чорда халыкның ватанпәрвәрлеге эчкерсез, аяусыз һәм көчле булган. Чөнки ул ил-җир, Ватан өчен көрәшкән һәм эшләгән. Халыкта бик көчле патриотлык, ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләнгән. Шуңа күрә көчле ватанпәрвәрлек хисе, халыкка олы мәхәббәт – әлегә кадәр күрелмәгән шул дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыгуыбызның төп сәбәпләреннән берсе, дип әйтергә була. Ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү уңаеннан, боларга өстәп, шул чорның тагын бер үзенчәлеге турында фикер йөртү кирәктер. Бөек Ватан сугышында әле атеистик пропаганданың бөтен асылын тоярга-үзләштерергә өлгермәгән күп кенә өлкән буын кешеләренә дә катнашырга туры килде. Алар исламда тасвирланганча, ата-баба җиренең никадәр олы сәгадәт булуын аңлап, үлем белән йөзгә-йөз очрашканнар, күпләп ятып калганнар, аяусыз көрәштә дошманга бирешмичә, җиңүгә ирешкәннәр. Димәк, җиңүнең сәбәбен тагын шуның белән аңлатырга мөмкин: халкыбыз Ватанның үз гаиләсеннән, үз туган туфрагыннан, ата-бабалары яткан изге җирдән башлануын, ирек һәм азатлык алу өчен кешедә ватанпәрвәрлек хисенең өстенлек алырга тиешлеген аңлаган. Кыскасы, аларда туган җиренә, газиз туфрагына ихтирам, аның мәнфәгатьләре өчен барча кыенлыкларга түзәргә әзер булу хисе көчле булган. Бу бик тә табигый. Чөнки өлкән буын, исламдагы рухи кыйммәтләр белән беррәттән, халкыбызда тупланган тәрбия тәҗрибәсенең асыл мәгънәсен үзләштереп, үзенең гамәл-адымнарын шундагы тәгъбирләр белән үлчәгән, аларны яшәешнең нигезе итеп таныган. Менә аларның кайберләре: “Батыр булсаң – йөрәктән, көчле булсаң – беләктән”, “Батырдан үлем дә курка”, “Батырга каян да юл такыр”, “Батыр даны ил телендә”, “Куркак үләр – уе гел үлемдә. Ант үләр – ияре калыр, адәм даны калыр”.

Бөек Ватан сугышында халкыбызның юлбарыстан көчле булып, илбасарларга каршы бердәм булып күтәрелүе, ил-җир хакына тылда көнне төнгә ялгап аттан артык эшләве, ач-ялангачлыкны җиңеп, газап-михнәтләр аша массакүләм батырлык, чыдамлык, аяусызлык күрсәтүе җиңүне якынайта. Бу уңайдан бик күп мисаллар китерергә булыр иде. Әлеге вазгыять илебез халыклары әдәбиятында һәм фәнни хезмәтләрдә киң яктыртыла. Шундый хезмәтләрнең берсе – Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимированың “Ил язмышын салып иңнәренә” китабы. Анда халкыбызның сугыштагы һәм тылдагы каһарманлыгы дәлилле, образлы итеп тасвирлана.

Кыскасы, патриотик тәрбиянең, ватанпәрвәрлекнең асыл мәгънәсен тасвирлап, мәшһүр җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Садри Максуди болай дип яза: “Бөтен милләтләр үзләренең барлыкка килүләрендә һәм мөстәкыйль мөһим роль уйнаган ил-йортка (Ватанга) мөкатдәс бер нәрсә итеп карыйлар. Бөтен милләтләр Ватанга бәйле милли берәмлекне бер изге нәрсә буларак кабул итәләр. Ватаныңны сөю – милли хиснең, милләтчелекнең мөһим бер өлешедер. Үзеңнең ил-йортыңны олылау вә хөрмәтләү милли халык формалашуда да зур роль уйный”. Монда тасвирланган сыйфатларның кешедә тәрбияләнүе – аның Ватанга хезмәт итәргә, аны сакларга әзер булуының иң кирәкле алшарты булып тора. Бу проблемалар ислам тәгълиматында да бик калку яктыртыла. Шуңа күрә уку йортларында патриотик тәрбиянең башка алымнары белән бергә, исламдагы кыйммәтләрне дә тулы файдаланып, комплекслы эш алып бару мөһим бурыч булып тора. Бу урында әлеге өйрәтүләрнең асыл мәгънәсен ачыклау урынлы булыр.

Ватанны дошман һөҗүменнән саклау, халыкның иреген һәм тынычлыгын тәэмин итү өчен дәүләт төзегән гаскәрдә хезмәт итү һәр ватандашыбызның вазифасыдыр. Бу вазифа ислам диненең әмередер. Димәк, гаскәрдә хезмәт итүдән баш тартуны дини ышануларына нигез итеп алучыларның аклануын динебез кире кага. Төрле сылтаулар табып, хәрби хезмәткә бармау яки барганнан соң качып кайту – ханилыктыр, түбәнлектер, гөнаһтыр, диелә шәригатьтә. Ватанның бәйсезлеген саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәвен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәккәллек һәм батырлык күрсәтү – һәр ир кешенең вазифасы. Бу җәһәттән Коръәни-Кәримдә максат ачык бәян ителә: “Мөэминнәр безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр”. (Биредә “Саффат (Сафта торучылар)” сүрәсенең 173 нче аяте Ногмани тәфсире буенча бирелә.) Чыннан да, халык әйтмешли, “Ил йомышы – олы йомыш”. Чөнки монда сүз илнең мөстәкыйльлеген, халыкның азатлыгын, үз кануннары буенча яшәргә хокукын саклау һәм яклау турында бара. Шуңа күрә халкыбыздагы “Ватан өчен җан фида” дигән тәгъбир бик борынгыдан килә.

Куркаклык, сугыш кырыннан качып китү, халыкка, Ватанга хыянәт иң хурлыклы, түбән дәрәҗәдәге гамәлләр буларак, дин тарафыннан кискен гаепләнә. Бу уңайдан, халык педагогикасындагы тәгъбир-риваятьләр бик гыйбрәтле: “Куркактан җир җирәнгән”, “Куркак аулакта батыр була” һ. б. Милләтнең батыр уллары, каһарманнарның фидакарьлеге халык, милләт хәтерендә мәңге саклана. Моңа бәйле рәвештә Садри Максудиның фикерләве бик мәгънәле. Ул болай дип яза: “Җир йөзендәге барлык милләтләр кыю һәм батыр затлар, бөек шәхесләр тудыралар. Милләтнең хәятендә, тәрәккыяте өчен көрәшләрдә фидакарьлек күрсәткән, Ватанга гадәттән тыш хезмәтләре белән дан алган кешеләргә каһарман исеме бирелер. Мондый бөек шәхесләр милләтнең хәтерендә онытылмас эз калдыралар. Үз милләтен сөйгән шагыйрьләр бу каһарманнар истәлегенә мәдхияләр вә җырлар иҗат иткән, алар хакында дастаннар язган. Шул рәвешчә каһарман үз милләтенең хәтер хәзинәсендә күренекле урын алган”. Күргәнебезчә, галим фикерләре бу өлкәдә исламдагы кыйммәтләр белән дә аваздаш. Ислам тәгълиматында һәм халык педагогикасында да гаделлек өчен, Ватан, халык мәнфәгатьләрен яклап, көрәштә батырлык күрсәткән инсаннар мактала, бердәмлекнең зур көч булуы ассызыклана. Ил-җирен, Ватанын, халкын саклаучы мөселман кешесе куркыныч килгән вакытларда югалып калмас, һәр эштә бөтен кодрәтен кулланыр һәм дә Аллаһы Тәгаләгә генә таяныр. Ватанга, ата-бабалар җиренә хыянәт иткән кеше, бер яктан, халык нәфрәтенә дучар булса, икенче яктан, дөньяда да, ахирәттә дә җәзасын алачак. Мондый гамәл Коръәндә болайрак тасвирлана: “Ул чагында, һичшиксез, Без сиңа тормышның һәм үлемнең әчесен кат-кат татыткан булыр идек. Ул чагында син үзеңне Миннән яклар өчен дус табалмас идең”. (Биредә “Исра (Төнге йөрү, Ягъкуб угыллары)” сүрәсенең 75 нче аяте Батулла тәрҗемәсендәгечә бирелә.) Әлеге аятьнең асыл мәгънәсен халкыбыз тәгъбирләре дә куәтли: “Ил кадерен белмәгән – башын югалтыр, җир кадерен белмәгән ашын югалтыр”, “Көтүен ташлаган малны бүре алыр, илен ташлаган ирне гүр алыр” һ. б. Динебез өйрәткәнчә, дәүләт, халык йөкләгән бурыч зур тырышлык, тәвәккәллек, нык ихтыяр көче белән җиренә җиткереп башкарылырга тиеш.

Йомгак ясап әйткәндә, дәүләтебез һәм җәмгыятебез үсешенең хәзерге этабында, әдәп-әхлак тәрбиясе белән беррәттән, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, Ватан, ил-җир, ата-баба йорты, алар яшәгән изге җир төшенчәләренең асыл мәгънәсен аңлату, шулар нигезендә яшәргә өйрәтү, гадел гамәлләр кылып, акыл белән тормыш итәргә күнектерү – җәмгыятьнең дә, мәгариф системасының да өстенлекле бурычы булып тора. Гаскәрнең рухи һәм физик сәламәтлегеннән илнең бөтенлеге, халыкның иртәгәсе көнгә өметле, ышанычлы булуы тора. Бу гаять катлаулы бурычны хәл итүнең иң зарури шартларыннан берсе итеп тәрбия эшендә халык педагогикасындагы һәм исламдагы бик тәэсирле һәм үтемле рухи-әхлакый кыйммәтләрне бөтен тулылыгы белән файдалану – нәтиҗәлелекнең төп гарантиясе. Әлеге кыйммәтләрне бүгенге чынбарлык белән бәйләп, аларга нигезле аңлатмалар бирү лазем. Бу эш системалы булганда гына яшьләребезнең гамәлләре тотрыклы булачак.

Ильяс ХАЛИКОВ,

Россия ислам институтының табигый-гуманитар фәннәр кафедрасы мөгаллиме