string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7689.html"
15.02.2013 11:25

Кызганыч, бүгенге көндә ришвәт бирү киң таралган. Бу күренешкә бик күп җирдә юлыгасың: мәктәптә, балалар бакчасында, югары уку йортларында, хастаханәләрдә... Әлеге мәсьәлә буенча күп эшләр эшләнә, аны бетерү өчен төрлесен кулланып карыйлар, әмма ришвәтчелек елдан-ел үсә бара.

Ислам дине ришвәт бирүне һәм алуны катгый рәвештә тыя. Алучы, бирүче кебек үк, Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтенә дучар була. Әбү Һөрәйрә исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде) риваять итүдән билгеле, пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) үзенең бер хәдисендә: “Ришвәт бирүчене һәм алучыны Аллаһ ләгънәт кылды”, – дигән (Тирмизи). Шушы хәдиснең икенче риваятендә: “... Алар арасында булган арадашчыны да”, – дип әйтелгән (Әхмәд бин Хәнбәл).

Ришвәтче икенче берәүгә акча яки мал биреп, үзенә лаек булмаган әйберләргә ия була, ягъни гаделсезлек кыла. Аллаһның Рәсүле (сгв) ришвәт алучыны да ләгънәт кыла, чөнки ул шәригатькә каршы гамәл башкара, Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм кала. Шуңа күрә Аллаһның газабын һәм ачуын булдырмас өчен, хак мөселманга шөбһәле нәрсәләрдән ераграк булырга, һәрвакыт һәм һәр урында гадел булырга тырышу лазем.

Ришвәтне тыю хакында Аллаһы Тәгалә “Бәкара (Сыер)” сүрәсенең 188 нче аятендә болай ди:

 

وَلاَ تَأْكُلُواْ أَمْوَالَكُم بَيْنَكُم بِالْبَاطِلِ وَتُدْلُواْ بِهَا إِلَى الْحُكَّامِ لِتَأْكُلُواْ فَرِيقًا مِّنْ أَمْوَالِ النَّاسِ بِالإِثْمِ وَأَنتُمْ تَعْلَمُونَ

 

“Бер-берегезнең малын гаделсезлек белән тартып алып ашамагыз. Белеп торганыгыз көе кешенең малын өлешчә генә булса да махсус тартып алыр өчен, хөкемдарларга ришвәт бирмәгез”.

Аллаһ Раббыбыз ришвәт алуны гына түгел, хәләл булмаган табышка ирешү максаты белән үзеңнең дәрәҗә-вазифаңны кирәгеннән артык арттыруны да тыйган. Шулай ук ялганлау, кемнеңдер малын хаксыз куллану һәм киметеп үлчәү дә хәрәм гамәлләрдән санала. Сәүдә алып барганда алдау-йолдау юлы белән баерга теләүчеләр Кыямәт көнендә Аллаһның җәзасын алачак. Бу турыда Коръәни-Кәримдә болай диелә:

 

وَيْلٌ لِّلْمُطَفِّفِينَ  الَّذِينَ إِذَا اكْتَالُواْ عَلَى النَّاسِ يَسْتَوْفُونَ

وَإِذَا كَالُوهُمْ أَو وَّزَنُوهُمْ يُخْسِرُونَ  أَلَا يَظُنُّ أُولَئِكَ أَنَّهُم مَّبْعُوثُونَ  لِيَوْمٍ عَظِيمٍ  يَوْمَ يَقُومُ النَّاسُ لِرَبِّ الْعَالَمِينَ

 

         “1. Киметеп үлчәүчеләргә ләгънәт төшәр. (Аларның Кыямәттәге хәле коточкыч яман булыр.) (2) Андыйлар (комсыз, намуссызлар) үзләренә үлчәгәндә, мул итеп, артыгы белән үлчәтеп алалар. (3) Кешеләргә үлчәгәндә киметеп бирәләр. (Яки үлчәүне бозалар, яки гер авырлыгын киметәләр, яки үлчәнәчәк әйберне ким салалар.) (4) Яңадан тереләчәкләрен (каты җәзага тартылачакларын) белмиләрмени соң алар? (5) Бөек бер көндә (6) галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ (каршында җавап тотар) өчен кешеләрнең каберләреннән кубарылып чыгасы көн килеп җитәр” (“Мутафифин (Киметеп үлчәү)” сүрәсенең 1-6 нчы аятьләре).

“Рахмән” сүрәсенең 9 нчы аятендә:

 

وَأَقِيمُوا الْوَزْنَ بِالْقِسْطِ وَلَا تُخْسِرُوا الْمِيزَانَ

 

“Үлчәүне гаделлек белән тотыгыз һәм киметеп үлчәмәгез”, – диелә.

Ришвәт бирүдән баш тарту мөмкинме? Бу “авыру”ны дәвалап буламы? Әгәр дә без тарихыбызга, бигрәк тә мөселман патшаларының тормыш юлына игътибарыбызны юнәлтсәк, бу мәсьәләләрне чишү күренешләренә тап булырбыз, инша Алла!

Гомәр бин Габделгазиз исемле хәлифә (Аллаһ аны рәхмәтеннән ташламаса иде) тормышыннан (күп кенә галимнәр аны бишенче тугры хәлифә дип атый) бер мисал китерәсем килә. Ул алма яраткан. Көннәрдән бер көнне Гомәр бин Габделгазиз үз өендә мөселман кардәшләре белән утырганда: «Мин хәзер, рәхәтләнеп, алма ашар идем», – дигән. Шулчак күршесе аңа уйламаганда-көтмәгәндә бер кәрзин алманы бүләк итеп җибәргән. Хәлифә, күршесенә рәхмәт хаты язып, бүләген аңа кире озаткан. Кешеләр хәлифәдән: “Ни өчен сез яраткан алмаларыгызны алып калмадыгыз?” – дип сораганнар. Хәлифә үз җавабын болайрак кайтарган: “Пәйгамбәребез (сгв) бүләкләр кабул иткән үзе, ләкин мин бу бүләкнең ришвәт булуы мөмкин дип курыктым”.

Фудаил бин Гияд дигән вәли (Аллаһ аны рәхмәтеннән ташламаса иде): “Әгәр минем Аллаһ кабул итә торган бер генә догам булса, мин аны патша өчен кылыр идем”, – дигән. Кешеләр бу сүзләрне ишетеп гаҗәпләнгәннәр һәм аннан аңлатма алырга мәҗбүр булганнар. Фудаил болай дип җавап биргән: “Әгәр үзем өчен генә сорасам, файдасы миңа гына булачак. Патша өчен сорасам, ул изгелеккә ирешер һәм бар халык изге күңелле булыр”.

Хикмәт ияләре: “Кешеләрнең холкы – хакимнәрнең холкыдыр. Хакимнәр нәрсә эшләсә, халык та шуны ук эшләр”, – дигән. Шулай итеп, хакимнәр җәмгыятьтәге җитешсезлекләр, бозыклыклар өчен җаваплы булуларын гел истә тотмасалар һәм үзләрен үзгәртү, камилләштерү юлына басарга теләмәсәләр, дөньяның яхшы якка үзгәрәчәге бик тә шикле.

Бөек ислам галиме, алдынгы фикер иясе Әбу Хәмид әл-Газзали (Аллаһ аны рәхмәтеннән ташламаса иде) болай дип язган: “Мөселманнарның хөкемдары Вәлид бин Габделмалик төзелеш эшләренә һәм авыл хуҗалыгы үсеше өчен игътибарлы булган, ә икенче бер хаким (Сөләйман бин Габделмалик) күңел ачу мәҗлесләрен хуп күргән”. Гомәр бин Габделгазиз исә үзенең тәкъвалыгы, изге күңелле булуы белән мәгълүм. Шул заманда яшәгән бер галимнең: “Вәлид патша вакытында төзелеш эшләренең киң таралган булуын һәм кешеләрнең бакчаларга йөрүен күрмәгән булсам, хакимнәрнең холкы халыкка күчә икәнлегенә төшенмәс идем. Сөләйман хаким булып киткәч, халыкның кызыксынуы ашау-эчүгә күчкәнлекне сиздем. Барысы да бер-берсеннән өстәлгә нинди ризыклар әзерләп куюларын һәм нәрсә ашауларын белешә иделәр. Ә менә Гомәр бин Габделгазиз вакытында кешеләрнең күп тапкырлар Коръән укуларына һәм Аллаһка итагать итүдә тырышлык күрсәтүләренә юлыктым”, – дигән сүзләре безнең көннәргә дә килеп җиткән.

Үзенең гаделлеге белән танылу алган фарсы патшасы Әнуширван хакимлеге вакытында бер кеше үзенә җир кишәрлеге сатып алган. Күпмедер  вакыт узганнан соң, бу кеше шул җирдә хәзинә-байлык ятуын күргән. Бу хакта ул җирнең элеккеге хуҗасына сөйләгән. Тегесе аңа: “Сиңа җиремне сатканчы андагы хәзинәләргә тап булганым булмады, шуңа күрә табылган ул байлыклар синең үзеңә булсын”, – дип җавап биргән. Ләкин җиргә ия булган яңа хуҗа моның белән килешмәгән һәм: “Чит кешенең малы миңа кирәк түгел, җир булса җитә”, – дигән. Шулай итеп, җирнең элеккеге хуҗасы хәзинәне үзенә лаек дип тапмаган, яңа хуҗа да табылган хәзинәләрне үзенә калдыру яклы булмаган. Озакламый аларның бәхәсләшүләре Әнуширван патшага кадәр барып җиткән. Ул бу кешеләрнең гадел булулары өчен сөенгән һәм бәхәсне хәл итү юлын да күрсәткән: аларга киңәш итеп, ул балаларын өйләнештерергә һәм хәзинәне яшьләргә бүләк итәргә кушкан. Әнуширван үзе дә гадел булганлыктан, халык гаделлек белән яшәргә тырышкан. Әгәр бу хәл гадел булмаган патша заманында булса, һәрберсе: “Хәзинә минеке!” – дип бәхәсләшкән булыр иде...

Әлбәттә, хакимнәребез генә түгел, һәрберебез дә бу турыда уйланырга, ришвәтчелектән ерак торырга тиеш. Ришвәт бирү яки алу юлы белән бу дөньяда күп кенә хыял-максатларыбызга ирешә алсак та, аның ахыры бик аяныч булачак: мәңгелек бәхет-сәгадәттән мәхрүм калуыбыз ихтимал.

Гамр бин әл-Гас исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде) риваять итүдән билгеле, Аллаһның Рәсүле (сгв): Риба таралганнар арасында корылык яки уңыш булмауга ирешмәгән халык юктыр, шулай ук ришвәт таралганнар арасында да курку чолгап алмаган халык юктыр”, – дигән (Әхмәд бин Хәнбәл).

Ришвәтчелек имансызлыктан, кеше малын ашау өчен курыкмаудан һәм хәләл белән хәрәмне аермаудан килеп чыга. Үзен хак мөселман дип санаган бәндә ришвәткә якын да атламаска тиеш. Рәсүл әкрәм галәйһиссәлам: “Мөэмин бер гөнаһ эшләгән вакытта аның калебендә бер кара тап барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә итеп, бу гөнаһтан ваз кичсә, аның калебе пакьләнә. Әгәр ул тәүбә итмәсә һәм гөнаһлы гамәлләр кылуын дәвам итсә, аның калебендә кара таплар саны арта һәм калебе карала”, дигән (Ибн Мәҗә). Бу хәдисне һәрдаим истә тотсак иде!

Мөхтәрәм мөселманнар! Ришвәт алып яки биреп үз калебләребезне каралтмасак иде. Кыямәт көнендә: “Малларыгызны ничек таптыгыз һәм аларны кая сарыф иттегез?” – дигән сорауларга Аллаһ каршында җавап бирәчәгебезне беркайчан да онытмасак иде!

Нияз хәзрәт САБИРОВ,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы,

Казан ислам колледжы директоры урынбасары