string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7688.html"
15.02.2013 10:50

Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле нәрсә –  тәрбияле баладыр.

(Ризаэддин Фәхреддин)

2012 елның 9 декабрендә Россия идарәчеләре РФ Президенты В.В. Путинның ышанычлылары белән очрашты. Очрашу барышында соңгы вакытта илебез халкы гадәткә кертеп җибәргән “әдәп-әхлак”, тәртип мәсьәләләре дә игътибардан читтә кала алмады. Мисал өчен, Россия президенты администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов: “Кыргыйлашу һәм әхлак түбәнлеге – җитди проблема ул”, – диде. Ул яшьләрнең түбәнгә тәгәри баруында массакүләм мәгълүмат чараларының өлеше гаять зур булуын ассызыклады. Моңа кадәр, узган елның сентябрь аенда, В.Путин яшьләрне әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә багышланган киңәшмә үткәргән иде. Димәк, мәсьәлә үтә җитди икән. Ул өстән аска кадәрге һәммә кешегә дә кагыла, барыбызның да баш бәласенә әйләнгән.

Чыгу юлларын каян эзләргә соң? Яңалык булмаса да языйм. Һәр яшь гаилә кавышкан көненнән туачак балалары турында кайгырта башларга тиеш. Ул иң әүвәл дөрес туклануга һәм күркәм гадәтләргә, чисталык-пөхтәлек, сәламәт яшәү рәвешенә бәйле. Хәрәм ризык белән тукланган әти-әнидән хәрәмнән җыелган тән ярала, ә хәрәмнән яралган тән хәрәмгә тартыла. Бу тормыш чынбарлыгы белән расланган. Эчкече әти-әнидән туган балаларның шактые шул сукмактан атлый башлый. Тәмәке тарткан, фәхешлек белән көн күргән хатын-кызларның язмышы кызларында да кабатлана.

Яңа гына гаилә корган парларга гына түгел, әти буласы егетләргә, әни буласы кызларга да ярдәм кирәк. Чөнки телевизорның кайсы каналын ачып карасаң да исерек, фахишә, наркоманнар белән мыжгып торган тапшыруларга юлыгасың. Артистларның ярым-ялангач чыгышлары гадәти күренешкә әйләнде. Бер көнне кызым белән сөйләшеп торабыз. “Кара әле, – дим, – Лолита озын җиңле, озын күлмәк киеп чыккан”. “Булмас, – ди кызым, – я аркасы, я арт саны ачыктыр әле”. Чыннан да шулай икән. Аның артыннан ук үтә күренмәле кара колготки, өстеннән кызыл биккини кигән кызлар төркеме пәйда булды.

Бар күргәннәремне дә сөйләп тормыйм инде. Ә әти-әниләргә ярдәм итәрлек ни бар соң? Әдәбият-сәнгать күптән тотнаксызлык сазлыгында. Өстәвенә, Европадан пычрак агып керүен дәвам итә. Анда классик балалар әдәбиятына каршы көрәш оештырып яталар. Имеш, “әти”, “әни” сүзләрен әйтергә, язарга ярамый, кеше хокукларын бозу була. Менә сиңа, мә! Хайваннар да парлап-парлап яши ләбаса. Ата каз ата каз белән оя кормый бит!

Көнбатышта балалар өчен җенси азгынлыкны әкияттәгечә мавыктыргыч итеп тасвирлый белә торган “талантлы” язучылар үсеп чыкты. Талантлы дим, чөнки алар дәрәҗәле премияләр ала. Ул әсәрләрне рус теленә тәрҗемә итеп, таратырга теләүчеләре дә табылып кына тора. Хәер, безнекеләр дә кимен куймый: “Пусть говорят”та өч-дүрт тапшыруның берсе бәби тапкан бәбиләргә багышлана. Аларны яклыйлар, мактыйлар. (Имеш тапкан, имеш ашата, киендерә һ. б.)

Менә шундый, чәчләрең үрә торырлык шартларда ниләр эшләргә мөмкин соң?

Мин, гадәттә, баш миемне төрледән-төрле сораулар, күңелсез уйлар бораулый башласа, җавап эзләп Җәлил хәзрәт Фазлыев китапларына мөрәҗәгать итәм. Кем соң ул Татарстанның баш казые, Бөрбаш мәчетенең имам-хатыйбы Җәлил хәзрәт?

Җәлил мәктәптә гел “биш”ле билгеләренә генә укыган. Бәлки, бик кечкенәдән әби-бабасыннан, әнисеннән өйрәнгән догалары да ярдәм иткәндер? Сабыйның тырышлыгын Аллаһ Раббыбыз үткен зиһен белән бүләкләгәндер? Аннан соң, ятлау – баланың хәтер сәләтен үстерүдә төп фактор. Монысы фәнни яктан дәлилләнгән.

VII сыйныфта укыганда булачак имам, зиратта, бабасы рухына багышлап, кырык ясин чыга.

Аннан соң совет мәктәбен тәмамлаган егетләр кебек тормыш сукмагыннан атлый. Казан авыл хуҗалыгы институтын кызыл дипломга тәмамлагач, икътисадчы булып районга кайта. Армия хезмәтен дә намус белән үти. Авылның актив яшьләреннән санала. Районның баш икътисадчысы дәрәҗәсенә күтәрелә. Тик беркайчан да иманына хыянәт итми, әби-баба тарафыннан сеңдерелгән рухи кыйммәтләргә тугры булып кала. Кайберәүләр сыман, дингә модага ияреп түгел, иманына тугры калып, белгәннәрен башкаларга да җиткерү теләге көчле булганга килә ул. Җәлил хәзрәтнең әхлак мөгаллимнәренә гел әйтә торган сүзе шул: “Белеме була торып та аны башкаларга җиткермәгән кеше – аркасына китап төягән ишәк өммәтендә”. Ягъни һәркайсыбыз дини белемне үзебез өйрәнүдән тыш, башкаларга да җиткерергә бурычлы.

Яшьләр никах мәҗлесләрен, аракысыз туйларны үткәрү өчен Җәлил хәзрәтне чакыра. Районыбызда хәзер юбилей, бәби туе ише истәлекле бәйрәмнәрне дә имам чакырып, туган-тумача, дус-ишне җыеп хәмерсез үткәрү гадәткә кереп бара. Бөтен кеше дә мондый җыеннарга Җәлил хәзрәтне чакыра алмый, шуңа күрә андый ашларны үткәрүдә ярдәмлек кебек берәр кулланма да чыгарылса, халык өчен тагын бер изге эш булыр иде.

Изге гамәлләре бихисап Җәлил әфәнденең. Бөрбаш авылындагы иске мәктәп бинасы аның күңелен бик тә борчый иде. “Куллар-аяклар йөреп торганда, ничек тә балаларны, әти-әниләрне сөендереп, яңа мәктәп салдырасы иде”, – дип йөрде ул. Теләген гамәлгә ашыру өчен әле бер, әле икенче җитәкченең ишеген шакыды. Ишеттеләр, сүзен аяк астына салмадылар. Аның инициативасы, җитәкчеләр күрсәткән матди ярдәм белән хәзер авыл уртасында өр-яңа мәктәп балкый. Бүгенге укучылар сөенә-сөенә, мәктәп салуга көче кергән һәркемгә рәхмәт укый-укый һәр иртәдә яңа гыйлем йортының ишекләрен ачып керә. Аның җитәкчелегендә мәктәп коллективы, мәчет әһелләре тырышлыгы белән ел саен мөселман балалары өчен Сабантуй үткәрелә. Тирә-як районнардан, төрле милләттән булган бик күп бала җыела бирегә. Алар да мөселман кануннары буенча әңгәмә корып, үзара тату яшәргә, төрле диннәрне хөрмәт итә белергә өйрәнә. Җ.Фазлыевның мәчетләр, мәктәпләр, мөгаллимнәр, мохтаҗлар, авыру-сырхаулар өчен кылган изгелекләре дә санап бетергесез. Ул гаҗәп сәләтле психолог, оста оратор. Мәктәпләргә, мәчетләргә аның вәгазьләрен тыңларга күпләгән халык җыела. Иренмичә чакырган һәр җиргә барырга тырыша ул. Хәтта ерак районнарга да. Тукта, мин аның китапларының бүгенге бозыклык белән көрәштә яхшы ярдәмлек булуы турында язарга уйлаган идем бит! Әмма автор турында мәгълүмат бирмичә, китаплары турында сөйләп булмас дип уйладым. 2012 елның Корбан гаетен Болгардагы Ак мәчеттә үткәрүен, меңнәрчә кеше йотлыгып тыңларлык вәгазь укуын языйм да, төп максатымны тормышка ашыруга күчәрмен.

Педагог буларак, Җәлил хәзрәтнең киләчәк буынны тәрбияләү, ата-ана/бала мөнәсәбәтләре, әдәп-әхлак кагыйдәләре, ислам дине һәм яшәеш турындагы фәлсәфи, Коръән сүрәләренә нигезләнгән, тормыш чынбарлыгы белән расланган язмаларына еш мөрәҗәгать итәм.

Ризаэддин Фәхреддин: “Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле нәрсә – тәрбияле баладыр”, – дип язган. Баланы шундый итеп тәрбияләү юлларын кайлардан эзләп табарга соң? Моның өчен Җәлил хәзрәтнең “Әти-әниләргә нәсыйхәт” китабын кат-кат укып өйрәнергә кирәктер.

Китап берничә бүлектән тора. Автор аны бала тәрбиясе турында уйланулардан башлый. “Әти, әни, мәхәббәт, гаилә, никах” дип аталган бүлектә автор кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләрнең юкка чыга баруына, кешеләрнең нәфес колына әверелүенә ачына. (Мин әллә нигә бер, мәгънәсез булса да, “Давай поженимся” тапшыруын карыйм. Анда безнең ише тир түгеп көн күргән халыктан ачыктан-ачык көлеп утыралар. Алай гына да түгел, яшьләрне байлык колы булырга өндиләр).

“Әти-әнисен калдырган байлыгына карап кына бәяләргә өйрәнгән бала, аларны барыбер булдыксызлыкта гаепләячәк. Картаймыш көнеңдә үзең төзегән зур йортта сиңа урын да калмаска мөмкин”, – дип яза китап авторы Җ.Фәзлыев.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): “Әти-әнинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия”, – дигән. Нәфеснең чиге юк аның.

Китапта шулай ук “Кем соң ул бала? Ул каян килгән?” кебек сорауларга дәлилле җаваплар да табарга мөмкин. Юкса, бүген кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый торган аңсыз курчак дип кабул итәбез... Уенчык бүлешкән бала сыман, аны бүлешә алмыйча, судларга кадәр барып җитәбез.

Әни кеше карынында бала яралганнан алып үзен ничек тотарга, ничек киенергә, ни рәвешле тукланырга тиешлеге китапта җентекләп язылган.

“Никахка салкын карау, никахсыз яшәү ул – киләчәк буын алдында җинаятькә тиң. Кем бүген ирекле мәхәббәт турында сүз алып бара, гаиләнең, никахның әһәмиятен киметергә тырыша, ул кеше – милләтнең киләчәгенә балта чабучы”, – ди автор ачынып.

“Бала, аның беренче адымнары” бүлегендә бала туган вакыттан башлап ата-ана өстендә булган төп вазифалар бәян кылына. Балага азан әйтеп күркәм исем кушу – шундый вазифаларның беренчесе. Азан тавышы балага дини юл барлыгын белдерә һәм аны тынычландыра.

Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калуларын, сынауларны үтә алмавын автор ышаныч булмауда күрә. “Кеше тормыштан туймасын, кыенлыклар алдында югалып калмасын дисәк, Аллаһка, Аның мәрхәмәтенә ышануны бала вакытта ук тәрбияләргә һәм, бу ышаныч гомер буе югалмасын өчен, моңа бар көчеңне куярга кирәк”, – дип яза ул, үз-үзенә кул салучыларның (бигрәк тә балаларның) көннән-көн арта баруына ачынып. Аллаһка ышаныч тәрбияләүне ул табигатьне танырга, яратырга өйрәтү аша башкарырга киңәш итә. Бигрәк тә табигать кочагындагы әңгәмәләрнең үтемле булуына басым ясый. “Әгәр балада табигатьне танып белү теләге уята алсак, белемгә һәм Аллаһны тануга омтылыш тудырдык дигән сүз”, – дип нәтиҗә ясый Җәлил хәзрәт.

“Бала һәм дин” дип аталган бүлек “Кешенең күңеленә “дин” орлыгын салу өчен иң кулай вакыт – балачак” дигән фикер белән башлана һәм ул төрле мисаллар белән дәлилләнә.

Авторның: “Бүген кешелек җәмгыятенең рухи кризис кичерүе, эчкечелек, җинаятьчелек күренешләренең артуы, кешеләрнең үз-үзләренә кул салуы үз вакытында аларга дин турында тиешле мәгълүмат бирелмәүдән килә. Әмма балага ислам диненә мәхәббәт тәрбияләү белән бергә, башка диндәгеләрне дә хөрмәт итәргә өйрәтү зарур. Аллаһ Раббыбыз да: “Өйләрдән куып чыгармасалар, көчләп хәрәм ризык ашатмасалар, алар белән тыныч яшәгез”, – дигән. Аллаһның бу әмеренә буйсынсак, күпме канкойгыч низаглар булмый калыр, гөнаһсыз гомерләр кыелмас иде.

Диннең төп бурычы – баланың югары рухи үсешен тәэмин итү. Аның ачкычы – Аллаһны тану. Аллаһ турында, фәрештәләр турында сөйләү зарур булса да, баланы кечкенәдән өрәкләр, җеннәр турында сөйләп куркытмаска кирәк. Казан дәүләт медицина академиясе профессоры, медицина фәннәре докторы А.М. Карпов “Самозащита от наркомании” дип аталган китабында: “Гыйбадәт вакытында кеше организмы сәламәтлеккә, психикага уңай йогынты ясый торган шулкадәр көчле, шифалы матдәләр бүлеп чыгара, аны бернинди дә дару алмаштыра алмый”, – дип яза.

Җәлил хәзрәтнең китабында иң әһәмиятле бүлекләрнең берсе – “Бала һәм җәмгыять” дигәне. Чөнки баланы җәмгыятьтә үз-үзен тотарга өйрәтү зарур.

Автор туган телгә мәхәббәт тәрбияләү кирәклегенә дә басым ясый. Хәзер инде галимнәр дә ана телендә уйлый белмәгән кешенең фикерләү сәләте түбән булуны исбатлады. Ә татар теле ЮНЕСКО тарафыннан халыкара аралашу теле дип саналган 14 тел арасына кертелгән. “Мөселман кеше теле белән дә, кулы белән дә, гамәле белән дә башкаларны рәнҗетмәс”, – дигән Пәйгамбәребез (сгв). Балаларыбыз шундый сыйфатларга ия булсын дисәк, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтү лазем. Ул нәсел-ыруын белергә, уңган-булган сыйфатлары белән горурланырга, кыек юлга кергәннәрдән гыйбрәт алырга тиеш.

Үз-үзен хөрмәт итмәгән бала башкаларны да хөрмәтли белми. Аяныч хәлләргә юлыкмыйк дисәк, нәрсәләрне истә тотарга кирәк соң? Китапта бу турыда да аңлаешлы итеп язылган.

Җәлил хәзрәт Фазлыев – киң эрудицияле, талантлы шәхес. Аның китапларында Коръән аятьләре, пәйгамбәрләребез сөйләгән сүзләр белән бергә Г.Һегель, Р.Фәхреддин, К.Насыйри, М.Акмулла, Г.Тукай һ.б. бүгенге көн язучыларының иҗатларыннан да хикмәтле үрнәкләрне очрата алабыз.

Баласын иманлы, бозыклыклардан имин, белемле, төрле хәлләргә аек бәя бирерлек шәхес итеп күрергә теләгән ата-ана, мөгаллим, җитәкче, гаилә корырга әзерләнгән яшьләргә аның “Иманлы бала”, “Әти-әниләргә нәсыйхәт”, “Әле соң түгел”, “Гомерләр заяга узмасын”, “Йөз дә бер вәгазь” һ.б. хезмәтләрен өстәл китабы итеп тотарга, тормышның четерекле, җитди, хәсрәтле һәм куанычлы мизгелләрендә кулга алып, акыллы киңәшләренә колак салырга, Тукай сүзләре белән әйткәндә, укыган шул китапларыбызга рәхмәт әйтергә кирәк.

Әминә Мөхәммәтҗанова,

Балтач районы Шубан авылы