Халкыбыз элек-электән оста куллы, һөнәрле кешеләргә дан җырлаган, аларны хөрмәтләгән. Чулпан Шәрифуллина - Чаллы кызы. Без аны рәссам, шәмаилләр ясау остасы буларак яхшы беләбез. Ул узган ел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган “Минем гаиләм шәмаиле” проектында катнашты. Аның иҗат җимешләре сәнгать әһелләре тарафыннан югары бәяләнде.
Чулпан Шәрифуллина - сәнгатькә кечкенәдән гашыйк. Ул иҗат иткән шәмаилләр, картиналар рәссамның үтә дә нечкә күңелле, эзләнүчән һәм иманлы шәхес икәнлеген раслый. Казанда узган күргәзмәләрдә аның хезмәтләре - һәрвакыт игътибар үзәгендә. Заманында Чаллы педагогика институтын тәмамлый. Нәкъ шул чорда ук шәмаил сәнгате белән кызыксына башлый.
- Институтның рәсем графикасы бүлегенең V курсында укыганда беренче шәмаилемне ясаганым хәтердә. Ул бик гади, кечкенә форматта иде. Үзебезнең милли сәнгатьне яратканга күрә, төрле чигү үрнәкләре, күн читекләргә битараф түгелмен. Ислам диненә дә тартыла башлаган идем ул чорда, шуңа күрә шәмаил ясап карыйсым килде. Бу шөгыль миңа бик ошады. Сәнгатьнең батик һәм башка юнәлешләре белән дә шөгыльләнеп карадым. Әмма күңелемә иң якыны - шәмаил булды, - ди Чулпан Шәрифуллина.
- Чулпан, белүемчә, син пыялада иҗат итәсең. Бу ысулның үзенчәлеген сөйләп уз әле. Пыялага дини темага карамаган бизәкләр төшерәсеңме?
- Шәмаилнең башта эскизын ясыйм, ул эскизны кара тушь белән пыялага төшерәм. Аннары төрле төстәге буяулар кулланып бизим. Буялмаган җирләр астына кургаш, төрле голографик кәгазьләр куеп калдырам. Ә әзер эшне рамга урнаштырам. Пыялага натюрморт ясаган чаклар да булгалый. Катлаулырак алым булса да, күңелгә хуш килә. Мондый иҗат, әлбәттә, вакытны күп ала. Гаиләбездә ике кыз үсә. Аларны тәрбия кылырга да кирәк бит әле. Баласы булган кешеләр мине аңлар, ана кеше нарасыен тәрбияләүгә вакытын кызганмаска тиеш. Иҗат эше белән гаиләне бергә алып барырга тырышам.
- Дусларыңа, якыннарыңа да шәмаилләр ясыйсыңмы? Гомумән, сиңа рәссам буларак нинди темаларга караган әсәрләр иҗат итәргә туры килә?
- Әлбәттә, дусларыма, якыннарыма шәмаил бүләк иткәнем булды. Күбрәк “Аятелкөрси” сорыйлар. Ләкин мин күргәзмәләргә кую өчен үзем теләгән темаларга ясыйм. Аллаһы Тәгаләне мактау сүзләрен, Коръән сүрәләрен язып сюжетлы шәмаилләр эшләргә яратам. Бөтен шәмаил дә, әлбәттә, сату өчен түгел.
- Шәмаил – катлаулы, зур осталык сорый торган сәнгать, мондый җаваплы эшкә алынучылар күп түгел. Шулай да теләсә кемне пыялага татар шәмаилләре ясарга өйрәтергә мөмкинме?
- Сүз дә юк, катлаулы шәмаил ясау техникасы белән таныштырырга, аның нечкәлекләренә төшендерергә мөмкин. Ләкин житди, төпле сюжетка, композициягә корылган яхшы шәмаил ясар өчен рәссам гына түгел, тирән дини белемгә дә ия булырга, каллиграфия кануннарын да төгәл үзләштерергә кирәк... Мин бер тапкыр Алабугада каллиграфиядән мастер-класс үткәргән идем. Шактый мавыктыргыч проект булып чыкты ул. Минем күңелем, каллиграфиягә караганда, күбрәк рәссам сәнгатенә тартыла. Каллиграфиянең бөтен нечкәлекләрен өйрәнер өчен бик күп еллар кирәк. Чын мәгънәсендә оста булырга, дип әйтимме...
- Мөселманнар ачык төсләр яратса да, артык купшылыкка басым ясамый кебек...
- Күргәзмә залларында шәмаилләр бик күп куела. Шунлыктан алар артык ялтырый торгандыр да. Ә инде өегезгә алып кайтып, диварга элеп куйгач, ул бөтенләй башка төсмер алачак. Эшләнеше белән тыйнак, шул ук вакытта затлы да булган әлеге сәнгать әсәрләре йортыгызга иман нуры иңдереп торачак.
- Чулпан, иҗат процессын педагог хезмәте белән бергә алып барасың икән әле...
- Институтны тәмамлагач, балалар рәсем мәктәбендә эшләдем, соңыннан Чаллы дәүләт педагогика институтында «Ислам и мировая культура», «Культура Древней Руси» һәм «Русская живопись XIX века» дигән фәннәрне укыттым. 2008-2010 елларда Чаллыдагы Кама сәнгать һәм дизайн институтында «Гарәп каллиграфиясе», «Шәмаил сәнгате», «Татарстанның рәсем сәнгате» дигән дәресләр укыттым. Шул рәвешчә, һәрвакыт үз белемемне арттыру өстендә эшләргә туры килә. Бик күп рәссамнар белән аралашам. Һәр рәссамның ижатында кызыклы яклар бар. Берсен дә аерып әйтә алмый. Ижатымда үз юлымны эзлим. Беркемгә дә охшарга тырышмыйм. Үз халкымның сәнгатен яратам, аннан илһам алам.
- Гомумән, сине бик эзләнүчән, укымышлы рәссам буларак бәялиләр. Шул ук вакытта милли колоритны да бик оста файдаланасың.
- 2005-2009 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеген тәмамладым. Анда Әхмәд хәзрәт Сабир гарәп язуын өйрәтте. Бу минем өчен шәмаил ясауда алга таба тагын бер адым булды. Үзлегемнән күфи стиленең нечкәлекләрен өйрәнә башладым. Соңгы эшем - «Аллаһыны зекер итү» - нәкъ менә шушы стильдә башкарылган. Иҗат өстәлемдә шәмаил ясар өчен кирәкле бөтен әйбер дә бар: фольга, голографик кәгазьләр, ялтыравыклар... Эшемдә ачык төсләрне кулланырга яратам, милли бизәкләр күңелемә хуш килә. Шунлыктан алар иҗатымда да мул чагылыш таба.
- Шәмаил - һәр мөселман йортының күркәм бизәге. Синең өеңдә дә алар бихисаптыр инде...
- Өемдә яшел төстәге тәлинкәгә төшерелгән «Аятелкөрси» бар. Эшләремне бүләк итәм йә булмаса арзан гына бәягә сатып җибәрәм. Кайберләре өйгә кайтмыйча, күргәзмәдән-күргәзмәгә йөри. Шәмаилләрне бик яратып, бөтен күңелемне биреп иҗат итәм.
Мөршидә КЫЯМОВА