string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7860.html"
21.10.2011 10:10

Без Әлмәт мөхтәсибе белән соңгы вакытта эшләнгән эшләр һәм киләчәккә булган планнар турында сөйләштек.

– Сезнең Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе вазифаларына керешүегезгә дә берничә ай вакыт үтеп киткән. Кыскача гына әйтеп китә алмассызмы икән, шул чор эчендә нинди үзгәрешләр булды, нинди карар-нәтиҗәләр кабул ителде? Үз алдыгызга куйган максат-планнарга ни дәрәҗәдә ирешә алдыгыз?

– Төп максатларның берсе – шушы мөхтәсибәттәге мәхәлләләр һәм мәдрәсәләр эшчәнлеген устав буенча алып баруны җайга салу. “Устав буенча” дигәндә, фикъһи һәм игътикади мәсьәләләрдә хәнәфи мәзһәбенә муафыйк рәвештә уку-укыту эшен алып бару һәм шулай ук мәчет-мәхәлләләрдә шушы тәртиптә эшне оештыруны күздә тотабыз. Төп эшләр әлеге мәсьәләләр буенча башкарылды. Ай саен диярлек мөхтәсибәт җыелышлары узды, шулай ук мәдрәсә укытучылары, администрация һәм көч структуралары вәкилләре белән дә әлеге юнәлештә аңлату эшләре алып барылды. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә, Җәмигъ мәчеттә (биредә мөхтәсибәт урнашкан) һәм күпчелек мәхәлләләрдә дини мәрасимнәрне алып бару, мәчеттә җәмәгать намазлары уку, җомга алып бару, намаз вакытларына кагылышлы әйберләр булсын – бөтенесе дә бер тәртипкә салынып килә. Әлеге тәртипләрне хәзер имамнар таный. Дөрес, башта хәнәфи мәзһәбенә каршы чыгу очраклары да күзәтелгәләде. Хәзерге вакытта бөтен эшне дә устав һәм хәнәфи мәзһәбе буенча алып барабыз. Безнең көннәрдә хакимияттә дә әлеге мәсьәләләрдә бер төрле караш булырга тиеш икәнлекне аңладылар һәм шул рәвештә бергәләшеп эш алып бара башладык. Әлмәт мөхтәсибе буларак шунысын да әйтеп үтәсем килә: хәзерге вакытта имамнар белән ызгышлар, теге яки бу мәсьәләгә бәйле булган каршылыклар юк. Шулай ук кайбер мәсьәләләр: Болгарга бару, мәчетләрдә Коръән уку, Коръән уку мәҗлесләренә барулар тәртипкә салынып килә, аңлатыла һәм инде мондый эшләрдә дә мөхтәсибәт имамнары да, мәхәлләләр дә катнаша. Рәсми имамнар тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фәрман-сәясәтенә каршы чыгучылар юк. Ягъни, бергәлектә – мөфтиятнең сәясәте белән мәхәлләләрнең сәясәте тәңгәл килеп бара, бердәмлек күренә. Бу, әлбәттә – зур уңыш. Дини юнәлеш, дини сәясәт мәсьәләсендә мәчетләр, мәхәлләләр – һәммәсе дә эшчәнлекләрен бер юнәлештә алып бара. Ә вак-төяк проблемалар – ул һәр җирдә дә бар, шушы үзгәреш, элеккегедән аермалы буларак, шатландыра. Тагын бүтән куанырлык яңалыкларыбыз да җитәрлек: мин эшкә килгәч, бер яңа мәчет ачылды, хәзер яңа устав нигезендә өч мәхәллә теркәлү узып килә. Аннан соң Әлмәт шәһәрендәге 8 нче колониядә һәр сишәмбе көнне дәресләр үткәрәбез һәм анда шулай ук иҗтимагый комиссия дә төзелгән (анда суд та, хакимият вәкилләре дә катнаша). Без дә әлеге комиссия эшендә, ягъни тоткыннарны вакытыннан алда азат итү яки аларга булган шартларны җиңеләйтү гаризаларын карау комиссиясендә атна саен катнашабыз. Администрация канаты астында оештырылган шәһәр иҗтимагый шурасында айга бер мәртәбә катнашып киләм. Ул җыелыш формасында үтә, анда Ветераннар советы, Инвалидлар җәмгыяте кебек оешма вәкилләре һ.б. җыелып, шәһәргә кагылышлы мәсьәләләрне тикшерәләр, хакимият белән берлектә чишү юлларын эзлиләр. Шулай ук бездә наркотикларга каршы көрәш комитеты бар, мин аның эшчәнлегендә дә катнашам. Наркомания турында сүз барганда, шунысын да әйтеп китим: мәчетләребезгә Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән вәгазьләрне тараттык, ул һәрбер мәхәлләләргә дә җиткерелде, җомга намазларында исерткечләргә һәм наркотикларга каршы бердәм хөтбәләр сөйләнде. Шулай ук экстремизмга каршы айлык кысаларында мәдрәсә шәкертләренә ачык дәрес үткәрелде, шулай ук администрациядә журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырылды. Анда башка дин әһелләре дә катнашты. Аннан соң сентябрь аенда республикабызның барлык районнарында да узган чарада – “Милләтләр кроссы – 2011”дә катнаштык. Әлеге кросста хакимият вәкилләре белән мин үзем дә бер “круг” чаптым. (Ул көнне шәкертләрне дә алып чыккан идем, алар белән тагын бер тапкыр йөгердем.) Шуннан соң Рамазан аенда Җәмигъ мәчеттә зурлап авыз ачу мәҗлесләре оештырылды, көн саен 120 кешелек ифтар оештырылды. Әлмәт сукырлар җәмгыяте белән эш алып бардык. Рамазан аенда сукырлар белән күрештек, аларның барысын да авыз ачу мәҗлесләренә чакырдык, кырык кешегә өстәл әзерләдек. Әлеге чара пансионатта узды. Анда мөселманнар гына түгел, башка диндә булганнар да бар иде. Инвалидларны да шатландырдык. Мөхтәсибәт тарафыннан моңа кадәр мондый чаралар үткәрелмәгән.

– Хәзер мөфтияткә яңа җитәкчелек килгәннән соң Диния нәзарәтендә дә, мөхтәсибәтләрдә дә берничә бүлек (яшьләр белән эшләү, уку-укыту, дәгъват һәм матбугат бүлекләре) булдырылды. Сезнең мөхтәсибәттә әлеге бүлекләр бер-берсе белән нинди бәйләнештә эшли һәм алга таба эшләү өчен нинди чаралар, проектлар өстендә эш алып барыла?

– Безнең иң авырткан җиребез – кадрлар мәсьәләсе. Шуңа күрә мөхтәсиб алышынганнан соң шушы сез санап үткән юнәлешләр буенча бергә кулга-кул тотынып эшләрлек кадрларыбыз булмау борчуга сала анысы. Хәзерге вакытта бу яктан актив эш алып барабыз, дип әйтә алмыйм. Шунысын да әйтеп узасым килә: быел Әлмәт яшьләре дә Казанда булып узган Мөселман яшьләре фестивалендә катнашты. Күп кенә эшләрне башлап җибәрү, яшьләрне җәлеп итү – акча-финанс мәсьәләләренә дә бәйле. Хезмәт хакы түләү мөмкинлегебез туса, бу эшләребез дә җайга салынып китәр, дип уйлыйм. Хәзер җылыту сезонына керәбез, финанс хәлебез авыр. Актив яшьләрне мөхтәсибәт эшенә җәлеп итү зур кыенлыклар белән бара әлегә. Хәзерге вакытта үз сайтыбызны булдыру, газета чыгару өстендә эш алып барабыз. Финанс мәсьәләләре белән тоткарлыкларны хәл итеп бетергәч, эшебез җайга салыныр, дип өметләнәм.

– Мәчетләр турында сүз чыккан икән, рөхсәт итсәгез тагын бер соравымны биреп узыйм әле. Сезне районыгыздагы мәчетләр саны канәгатьләндерәме, халыкка җитәрлекме алар? Киләчәктә яңа мәчетләр төзү планлаштырыламы? Әлмәт халкы мәчетләргә гыйлем алу, гыйбадәт кылу өчен күпләп йөриме?

– Элек-электән Әлмәт нефтьчеләр төбәге буларак, кара алтын табучылар зур мәчетләр төзегәннәр. Бу – безнең шәһәрләргә дә, авылларга да хас төп сыйфат. Күпчелек авылларда шәһәрләргә генә хас зурлыктагы мәчетләр. Аны төзүен төзегәннәр, ләкин коммуналь хезмәтләрне ничек түләрбез, дип уйлап та карамаганнар. Күпчелек авыл мәчетләрендә бу проблема бар. Мин белгән биш-алты мәчетнең исә берешәр бүлмәсен генә җылыталар. Чөнки мәчетләр бик зур, ике катлылары да бар. Шуңа күрә җылылык өчен акча күп китә. Шунлыктан бер-ике бүлмәгә генә җылылык биреп, йөрүчеләр саныннан чыгып кына җылытмакчы булалар. Төп мәхәлләләрдә, авыл мәчетләрендә җомга намазына 15-20 кеше йөри. Кечкенә авылларда мәчетләр дә юк, имамнар да юк. Шулай булуга да карамастан, зур авыл мәчетләренең дә халык белән тулмаганнары бар. Җомгага биш кенә кеше йөргән мәчетләрне дә беләм. Шулай ук җомга укылмый торган мәчет-авыллар да бар. Ә Әлмәт шәһәренә килгәндә исә бездә тугыз мәчет, унбер мәхәллә эшли. Аларда җомга көнне мәчет тулган була. Җәмигъ мәчеттә исә җомгага 300-500 кеше йөри. Мактама посёлогында, Кәшер авылында икешәр мәчет эшли. Аларны икесендә дә җомгалар үткәрелә. Авылларга якшәмбе көнне барып, шәкертләр дәрес биреп кайталар. Рус авылы булган Акташта бүгенге көндә мәчет юк. Алар да мәчет салу артыннан йөри. Тагын шундый берничә авыл мәчет булдыру артыннан йөри.

– Сезнең төбәк Ризаэддин Фәхреддин кебек зур шәхесләрне биргән як. Ишетүемчә, Сезнең Әлмәт мәдрәсәсенә үзегезнең районыкылар гына түгел, читтән дә килеп укучылар шактый икән. Хәзер сез эшне ничек оештырырга исәплисез: беренче чиратта, үзегезнең як кешеләренә дини белем бирүгә басым ясаячаксызмы, әллә бөтен республика, ил күләмендәге дини уку йорты булдырып, зур мәдрәсә булдыру өстендә эшләячәксезме? Сезгә нинди юл файда бирәчәк: үз төбәк кешеләрен генә укытып, аларны район авылларына эшкә җибәрүнең “плюс”лары күбрәк булмасмы?

– Әлмәткә мин килгәнче үк, шәкертләрнең яртысы ук диярлек, дип әйтергә буладыр, Татарстаннан үзеннән түгел иде. Бу – берәүгә дә чит-ят әйбер түгел. Хакимият булсын, Диния нәзарәте тарафыннан булсын – хәзер республикабызның үз кешеләре күбрәк укысын, дигән караш бар. Әмма шулай булуга да карамастан, читтән килүчеләр дә (Ульяновск, Киров өлкәләреннән, Мордовия республикасыннан һ.б.) шактый. Без үзебезнең шәкертләрнең күбрәк булуын теләсәк тә, башка җирдәге мөселманнар Татарстанга төбәлгән, безгә ышанычлары зур. ТР – ул татарлар өчен милли үзәк кенә түгел, дини үзәк тә. Шуңа күрә чит төбәкләрдән киләләр, ләкин инде барыбер ныграк басым үзебезнең шәкертләрне тәрбияләргә булырга тиеш, дип саныйм. Чөнки, Әлмәтнең үзендә мәдрәсә булса да, анда йөздән артык егет-кыз укыса да, кайбер авылларга муллалар җитешми. Әлмәт районының берничә авылында гына да имамнар юк. Мәчетләр – бар, имамнар – юк. Мәчет ачылганда хәзрәт булган, хәзер инде ул бик олы яшьтә булу сәбәпле эшли алмыйм. Алар урынына алмаш юк. Бу проблеманы да мәдрәсә үзеннән үзе хәл итә алмый, без шул авыллардан урта буын вәкилләрен дә укыту ягын карарга тиешбез. Хакимият-дәүләт тарафыннан да үзебезнең шәкертләргә ярдәм итү юлларын эзлисе иде. Күпчелек шәкертләребез мул тормышта яши торган гаиләләрдән түгел, аларның күбесе нәрсәгә дә булса мохтаҗ. Аларга белем алу мөмкинлеге тудыру өчен, ярдәм итү зарур. Авыл Советлары тарафыннан да төрле ташламалар булдыру юлларын эзлисе иде. Болай эшләгәндә үзебезгә әзер кадрлар булыр иде, дип уйлыйм. Читтән никадәр генә кеше чакырып укытсак та, ул безнең кеше булмаячак, районыбызда имам булып хезмәт итәргә калмаячак. Хакыйкать шундый, моны һәртөрле тәҗрибәләр дә раслый. Әлмәт шәһәрендә ничә еллар мәдрәсә эшләп торып та, авылларда яшь имамнар юк. Аларның яхшырак укыганнары, өстәвенә, чит илгә укырга китү ягын эзли. Мондый яшьләрне бер яктан аңларга да мөмкин инде. Хезмәт хакы, торыр урыны булган җирләргә яшьләр бик теләп бара. Түләве булмаган, мәчеткә халык йөрми торган, хакимият тарафыннан ярдәм булмаган урыннарга атлыгып тормыйлар. Авылларның дини кадрлар проблемасын шул авыл белән генә хәл итеп була.

– Сез Диния нәзарәтенең яңа җитәкчелеге белән ныклы элемтәдә торасыз. Мөфтиятнең нинди проектларын үзегезгә өлге итеп аласыз? Киләчәктә нәзарәт белән кулга-кул тотынышып нинди эшләр эшләргә ниятлисез? Республикабызның башка мөхтәсибәтләре белән тәҗрибә уртаклашачаксызмы?

– Иң мөһиме – дини юнәлешебезне бер тәртипкә алып килеп җиткезү. Диния нәзарәте үзенең ярдәмен һәрчак күрсәтеп тора. Хәзерге вакытта шушы урнашкан тәртипләрне ныгытып калдыру өчен яки эшне тагын да җәелдереп җибәрү өчен беренчедән, кадрлар мәсьәләсен, икенчедән, финанс мәсьәләләрен хәл итү зарур. Шуңа күрә дә Диния нәзарәте бу яктан ярдәмнәрен күрсәтергә вәгъдә итте. Якын арада сайтыбызны булдырып, газетабызны чыгара башлаячакбыз. Мондый үзгәрешләргә мин бик шат һәм җитәкчеләргә бик тә рәхмәтлемен. Бу – мөселманнарның бердәмлеге өчен дә бик файдалы. Шулай ук Россия ислам университетыннан да имамнар җибәрергә вәгъдә иттеләр. Эш-гамәлләребез нәтиҗәле булса иде, дигән теләктә калам.

Әңгәмәдәш –

Нияз САБИРҖАНОВ