string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7863.html"
14.10.2011 07:59

Чынлыкта, милләтчелек феноменын аңлау өчен тирән сәбәпләр эзләргә дә, тарих төпкелләрендә дә казынырга кирәкми. Әлеге феномен турында күпләгән китаплар һәм хезмәтләр язылган.

Кыскасы, милләтчелекнең барлыкка килүе аерылгысыз рәвештә милли дәүләтләр барлыкка килү белән бәйләнгән. Бер генә сорау туа – кайсысы иртәрәк “пәйда булган”: йомыркамы яисә тавыкмы, ягъни милләтчелекме,  әллә дәүләтме? Кемдер “башта милләтчелек барлыкка килгән һәм ул милли дәүләтләрнең барлыкка килүенә китергән”, дип саный. Икенчеләре исә, милләт-дәүләт формалашканнан соң, милли идеология дә формалаша башлаган, ди. Минем уйлавымча, һәрхәлдә, тарихта беренче вариант та, икенчесе дә булган. Безнең мисалда исә шунысы мөһим: милләтчелекне Европа уйлап тапкан һәм аның барлыкка килүе дә аерылгысыз рәвештә дини институтлар кризисы белән бәйләнгән. Халыклар (үзләрен ныгыту, саклап калу өчен) күп очракта милләтне дингә каршы куярга яки милли мәнфәгатьләргә күбрәк өстенлек бирергә теләгән. Әлбәттә, милләтләр формалашу мәсьәләсе күпкә катлаулы һәм күптөрле.

Безнең аңыбызга кереп утырган “милләт” төшенчәсе европалылар тарафыннан тудырылган. Аңа XVII-XVIII гасырларда нигез салына, ә үзенең җитди үсешен ул XIX йөздә туплый һәм XX гасырда дәвам иттерә.

Европада милли дәүләтләр дини җәмгыять һәм династияле-империяле дәүләт кебек мәдәни системалар кризисыннан соң барлыкка килә. Ул диннәрнең “изге телләр” (латин (латынь), гарәп һ.б.) һәм “монарх хакимияте илаһтан”, дигән күзаллауларның кризисы белән бәйле була. Әгәр дә башта Европада күпчелек танылган галимнәр үзләренең хезмәтләрен латин телендә язган булса, тора-бара алар әлеге тәҗрибәне кире кагып, үзләренең хезмәтләрен гади халык телендә яза башлаучы галимнәр төркеменә кушыла һәм шуның нәтиҗәсендә, халык теле милли тел булып китәр иде. Хәтта халкыбыз тарихында да, без моны XIX гасыр татар мәгърифәтчеләренең тора-бара гарәп теленнән татар теленә күчүләре мисалында  күрә алабыз.

Милли дәүләтләр барлыкка килгәнче җәмгыятьнең төп идеологик нигезе булып дин торган. Күпчелек очракта үзләрен дингә каршы кую аша яңа милли дәүләтләр төзелгән: дин урынына яңа милли идеология килергә, дин икенче планга күчәргә тиеш була. Бу – радикаль рәвештә үзенең мәдәнияте, идеологиясе, иконостасы белән яңа совет халкын “ясаган” Советлар союзында да булды.

Милләтләр формалашуда мөһим фактор булып, яңа текстлар һәм символлар корпусын тудыру, дини кыйммәтләр системасын алыштырга лаеклы югары милли мәдәният оешу тора. Россиянең күп кенә мәдәни- лингвистик төркемнәрендә югары культура оешу 1917 елга кадәр үк башкарыла һәм бу совет елларында тулысынча тормышка ашырыла да. Безнең мисалда “югары культура” төшенчәсе астында махсус укытылган белгечләр, милли элита – рәссамнар, язучылар, драматурглар, галимнәр тарафыннан булдырылган һәм барлык берләшмә әгъзалары тарафыннан кабул ителгән мәдәниятне аңларга кирәк. Шунысын да искәртеп үтик: “югары культура” дигәндә, дингә һәм халык мәдәниятенә каршы куелган язма мәдәният күздә тотыла.

Тарихта мондый мисаллар шактый. Мәсәлән, “яңа” Төркия дәүләтен төзегән Мостафа Кемаль (Ататөрек) динне милләт мәнфәгатьләренә буйсындыра. Аның дингә мөнәсәбәте шактый каты булган милли дәүләт моделе Европадан, төгәлрәк әйткәндә, Франциядән алынган була.

Гомумән, Франция эзлекле рәвештә динне дәүләттән аеручы секуляристик идеологияле ил булып тора. Әлеге процессның башлангычы – 1789 елдагы Бөек Француз революциясе. Француз революционерлары иҗтимагый-сәяси системаны тамырдан үзгәрткәннән соң, Париждагы Изге Ана соборын Аң храмы (Храм Разума) (XIX гасырда Наполеон аңа элеккеге исемен кайтарган) дип йөртә башлый. Француз революциясе нигезендә туган дөньяви гуманизм идеясе дингә үзенчәлекле альтернатива була.

Әлеге карашларның нәтиҗәсен без хәзер дә, Азәрбайҗан кебек Урта Азиянең яшь дәүләтләрендәге яңа элитаның дин белән көрәш алып баруында яисә дингә икенчел дәрәҗәдәге, символик урын бирергә тырышуларында күрәбез. Әлеге процесслар Мисыр яки Тунис кебек яңа гарәп дәүләтләрендә дә күзәтелә.

Кызганыч, әлеге тенденцияләр безнең тарихыбызны да читләтеп үтми. Татар милләте өчен җан атып йөрүчеләр арасында да, күпчелегенең исламга карата мөнәсәбәтләре я тискәре, я кимсетүле. Бу бигрәк тә нигезендә нәкъ менә тел милләтчелеге булган совет чорындагы татар зыялылары мисалында ачык күренә. Алар динне никах туенда яисә кеше җирләгәндә генә искә алган.

Совет чорыннан соң, татар милләтенә күбрәк “туры килгән” үзенчәлекле милли төрки/татар диненә – тәңречелеккә карата мода барлыкка килде. Моңа охшаш ситуацияне без Мәскәүдәге тарихи Җәмигъ мәчетен “үзгәртеп кору”да да күзәттек: әлеге бина кемнәрдер өчен Россия башкаласында халкыбызның яшәү символы булган булса, башка милләтләр өчен ул гыйбадәт кылу урыны иде.

Тарихта булган диннән баш тартулар, чор белән бәйле мәнфәгатьләргә буйсыну – халкыбызны хәзерге кризиска алып килүгә ачык мисал. 1917 елдан соң татар милләтен диннән башка гына “төзеделәр”. Нәтиҗәдә, динне генә түгел, телебезне дә югалтып, милли бөтенлегебез какшау, ассимиляцияләнү куркынычы яный башлады.

Илһам ВӘЛИЕВ

info-islam.ru сайтыннан Гүзәл Шәмсиева тәрҗемәсе

 

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА фотосы