string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7864.html"
11.10.2011 09:21

Кайвакыт кайчандыр якын дуслар булып йөргән кешеңне очратасың. Очрашу шатлыгыннан ах-ух киләсең. Тик бер бәла – исемен хәтергә төшерә алмыйсың. Ул сиңа исемең белән эндәшә, син хәтер сандыгын актарасың, юк кына бит... Шундый да уңайсыз була. Әдәпле кеше булса, синең хәтерсезлегеңне аңлый, сиздермәскә тырыша, кайберләре исә йөзеңә туры бәреп: «Шулай инде, әллә кем булгач, безнең исемне дә онытасың», – дип, канга тоз сала.

Явыз көчләрнең иң зур хыялы – кешеләрнең хәтерен югалтып, һәр кушканын сүзсез, карусыз үтәтеп, үзләренә хезмәт иттерү. Укып беләбез – сугыш вакытында фашистлар концлагерьларда әсирләрне хәтерсез калдыру ысулын эзләп, коточкыч экспериментлар ясаганнар. Әдәбиятта хәтерсез калдырылган адәм баласының ничаклы куркыныч, шул ук вакытта мескен җан иясе икәнлеген онытылмаслык итеп бөек язучы Чыңгыз Айтматов сурәтләде. Маңкорт дигән сүзне телебезгә ул кертте. Хәтернең никадәр кадерле нәрсә икәнлеген кешеләр һәрдаим киләсе буыннарның исенә төшереп тора. Әйтик, русларның «Иван, не помнящий родства» дигән әйтеме, үзеннән башка беркемне дә танырга, белергә теләмәгән адәм актыкларына әйтелә. Татарның исә миңа иң ошаган мәкале шул: «Киләчәккә бабаңның таягына атланып чап, тизрәк барып җитәрсең», – дип әйткән сүзләре.

Аерым кешеләрнең хәтерләрен югалтуы фаҗига булса, халыкның хәтерен югалтуы – үлемгә бәрабәр. Бигрәк тә кайчандыр фаҗигагә тарыган кавем аны хәтерендә сакламаса, яңа фаҗигаләргә юлыгып тора. Җиңелүдән гыйбрәт ала белмәгән һәм җиңелү ачысын бүтән татымас өчен көрәшмәгән милләт бетә, югала. Һәм аның бетүе, юкка чыгуына көенүчеләр күп булмый, сөенүчеләр күп була. Аяусыз тарих боларны үз сәхифәләрендә теркәп бара. Агрессив дәүләтләр тарихи хәтерне бетерү өчен ниләр генә кыланмый. Объектив күренеш дип, үз явызлыкларын акларга тырышалар. Хәтта үзеннән көчсезрәк халыкларның юкка чыгуын прогрессив күренеш дип оятсызланалар. Әгәр дә бүген җиңелүгә дучар ителгән халык тарихи хәтерен югалтмаса, аның киләчәге өметсез түгел. Өмет чаткысы һәрдаим иреккә омтылганнарга юлны яктыртып тора, тарихның бер борылышында үзенең рухи бөтенлеген саклап калган кавемгә ирек кояшын күрү бәхете насыйп була. Адәм баласының иреккә омтылу инстинктын гаепләргә берәүнең дә хакы юк. Хәтта без җаны юк дип санаган үсемлекләр дә ташларны тишеп чыгып үсә. Асфальтны тишеп чыккан чирәмне кемнәрнең күргәне юк. Үч алуга гына кайтып калган хәтер уңышка алып бармас. Үч алу түбән җанлы кешеләр гамәле. Әгәр дә син кайчандыр җиңелгәнсең икән, җиңүчедән генә түгел, үзеңнән дә сәбәпләрен эзләргә кирәктер.

Октябрь ае татар халкы өчен фаҗигале ай. Дәүләтебезне югалту ачысын гасырлар буе татып киләбез. Ләкин без әле хәтеребезне югалтып бетермәгән халык. Хәтер көне дип билгеләгән көнебез бар. Тәнендә җаны булган  татар ул көнне һәрвакыт истә тота. Үч алу өчен түгел, үзен саклап калыр, онытмас өчен. Тарихчыларыбыз мөстәкыйльлегебезне югалтуның сәбәпләрен эзли. Аның сәбәпләре төрле, әмма иң зурысы – милли идея тирәсендә җыела, берләшә алмаудыр. Безнең өчен иң зур сабак шул, хәтердә шул сабак сакланырга тиеш. Хәтер көнен октябрьнең икесеме, уникесе яисә унбишендә үткәрү турында бәхәсләр куерып ала. «Вакчыл» тарихчылар өчен төгәллек заруридыр, тик минем өчен ул алай ук әһәмиятле түгел. Татар кешесе октябрьнең ул көненә ничәмә еллар «әзерләнде». Тәхет өчен көрәш, уяусызлык, ваемсызлык, үзара ыгы-зыгыларның апогее гына октябрьнең шыксыз көненә туры килде. Минем өчен октябрь – тулаем хәтер ае. Гает бәйрәменә мөселманнар Рамазан ае буена ураза тотып киләләр бит. Октябрь аенда, минемчә, үзен татар дип санаган һәм татарлыгын югалтырга теләмәгән рухы ирекле кеше, хәтерен югалтканнарга ярдәм итү өчен дәвалану ысулларын өйрәтергә тиештер. Адәм баласы хәтерен һәм өметен югалтмаска тиешлеген, ни кызганыч, күпләребез оныта башлады. Дөресен әйтим, кайвакыт өметсезлеккә бирелеп: “Кем булып яшәсәң дә барыбер түгелмени?” – дигән уй килеп китә. Тамагың тук, өстең бөтен булса, шул җитмәгәнмени? Шуннан уйлыйм-уйлыйм да, туктале, дим, кешене кеше иткән тамак һәм өс бөтенлеге генә түгел бит. Тарихны искә төшерәм – азатлык өчен кешеләр ничаклы көрәшкәннәр. Нигә кирәк булган? Аллаһы Тәгалә дөньяны төрле-төрле итеп яраткан. Күпме төсләр бар табигатьтә, нинди генә агачлар, чәчәкләр, хайваннар юк. Нигә әле кешеләр бер төрле булырга тиеш? Кеше дә табигатьнең бер өлеше – табигать баласы ләбаса. Шуларны уйлаганнан соң рухымның бөтенлеген, бабаларымның хәтерен саклыйсы килү теләге тагын да көчәя, үземне ирекле җан итеп тоя башлыйм. Милләтем хәтерен югалтмаса, бу дөнья белән мәңгелеккә хушлашсам да, мине кемнәрдер хәтерләр, дигән өмет яшәү көчен арттыра. Шуңа күрә дә, октябрь – елап утыра торган ай түгел, яшәү өчен уйлану, рухи бөтенлеккә якынаю ае булырга тиештер.

Туфан МИҢНУЛЛИН,

ТР Дәүләт Советы депутаты,

Татарстанның халык язучысы