“Әл-Әзһәр” якынаер сыман

26 апрель 2016 ел 11:09

РФ Ислам гыйлеме советы делегациясе, “Әл-Әзһәр” университеты шәехе белән очрашып,  эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру максатында, Мисырда булып кайтты. Сәфәр кыен булмадымы, ниләр күрдегез, нәрсәгә ирештегез кебек сораулар белән делегация вәкиле, совет рәисе, РИУ ректоры, Татарстан мөфтиенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек.

– Мисыр белән ике арадагы сәяси, икътисадый мө­нәсәбәтләребез элеккечә яхшы. Дөрес, очкычларның туры Мисырга очмавы гына уңайсызлык тудыра. Очкычларда пассажирларны имин йөртү шартларын тәэ­мин итә алмаганга күрә,  әлегә анда Мәскәүдән дә самолетлар очмый. Шунлыктан безгә Казан – Истанбул – Каһирә маршрутыннан файдаланырга туры килде.

Мисырда күп тапкыр булганым бар. Анда ниндидер зур үзгәрешләр юк. Элек тә ул икътисадый яктан проблемалы иде, хәзер дә хәле яхшыра дип булмый. Ярлылар  күп. Бер яктан Россия белән хезмәт­тәшлек итәргә тырыша, ул – күптәнге хезмәттәшебез, туристларыбыз анда күпләп ял итә иде. Икенче яктан, бай Фарсы култыгы илләре белән дә эшлисе килә. Әле менә күптән түгел генә, Согыд Гарәбстаны короле бе­лән очрашып, култыкта илле километрлы күпер төзү кирәклеге турында сөй­ләш­теләр. Чөнки бер миллионнан артык мисырлы шунда эшли. Сәяси яктан каршылыклар булса да, аларга бай мөселман ил­ләре белән хезмәттәшлек итәргә кирәк.

Очрашу көне, РФ Тышкы эшләр министрлыгы аша, алдан килештерелгән иде. “Әл-Әзһәр” университеты безне күптәннән кызыксындыра. XIX гасырда  анда Зыя Камали, Сөнгатулла Бикбулатов кебек шәхесләребез укыган. Сигезенче гасырда ук оешып, татар-мөселман дөньясында мәшһүрлек казанганга,  анда укырга те­ләү­челәр күп булган. Без үзебез дә РИУга аны тәмам­лаучыларны бик теләп алабыз. Идеологик яктан бу уку йортын нейтраль дип әй­тергә мөм­кин. Анда белем бирәләр, шәкертләрне ниндидер аерым бер мәзһәбкә өйрәтеп кайтармыйлар. Без­дә кырыклап укытучы бар, шу­лар­ның унысы – “Әл-Әз­һәр”не  тәмамлап кайткан мөгаллим. Безгә әлеге вуз белән тыгыз элем­тә урнаштырырга кирәк. Аның укыту системасы бик үзенчәлекле. Аны дәүләт эчендәге дәүләт дип әйтер­гә мөмкин. Чөнки аның мәгариф системасы дәүләт­некенә туры килми, нык аерылып тора. Шә­кертләрне мәктәптә үк әзерли башлап, магистр­лык, докторлык дә­рәҗәсенә кадәр мөстә­кыйль җиткерә торган система ул. Бер өлешендә ге­нә кереп китеп, бу системада катнашу бик авыр. Әйтик,  шәкертләре­без бездә бакалавриатны бе­терәләр дә, имтихан биреп, башка мө­селман вузларына   магистрлыкка укырга керә. Ә анда безнекеләргә кабат беренче баскычны узарга туры килә, 7-8 елсыз тәмам­лап кайтып булмый. Бу мәсь­­­әлә безне күптән борчый, шуңа күрә монысы да гадәти бер күрешү генә булмагае дип шөбһәләнгән идек.

Шөкер, гадәти генә оч­рашу булмады. Ректор Әх­мәт Таип, ике сәгать сөй­ләшеп утырганнан соң, бик эшлекле фикерләрен әйтте. Хәзерге вакытта анда 900­дән артык россияле укый икән. Элек күбрәк иде. Соңгы вакытта чит илләрдә укучылар сизелерлек кимеде. Теләсә кем барып кер­мәсен, алга таба да элемтәдә булу өчен, шәкертләрне Ислам гыйлеме советының тәкъдим­намәсе нигезендә генә кабул итсәгез иде, дип сорадык. Шәех килеште: Ди­ния нәзарәтләре тәкъ­димен без раслаганнан соң гына укырга алачакларын әйтте.

“Әл-Әзһәр” таләпләренә туры килә торган бакалавриат стандартлары булдырып, шундый программалар нигезендә укытсак, алар безнең дипломнарны үз институтлары дипломы белән бердәй дип таныячак,  шәкертләребезне үз ба­калавриатларының беренче курсына кабул итә­чәк. Бакалавриатны тәмам­лагач, туп-туры магистр­лыкка кертәсе килә дә бит. Әмма моның өчен әле бик күп эшлисе бар. Тие­шенчә кадрлар әзерли алуыбызны күрсәтсәк, бәлкем, алга таба бу мәсьәлә дә уңышлы хәл ителер, шә­кертләребез 7-8 түгел, 3-4 ел гына укыр.

Өченче мәсьәлә – Казанда “Әл-Әзһәр”нең филиалын оештыру. Индонезия, Малайзия кебек мө­сел­ман илләрендә андый филиаллар уңышлы гына эшләп килә. 6-7нче сыйныфтан башлап, шә­керт­ләр­не андагы кебек укыта башлау ди­гән сүз бу. Шә­керт­лә­ребез гарәп телендә магистрлык диссертациясе якларлык Болгар ислам академиясен ачарга җые­набыз.  Бинасы да төзелер, чит илләрдән остазлар да килер. Әмма анда кемнәр укыр дигән мәсьәлә бар бит әле. Моның өчен база мәктәбе кирәк. “Госмания” урта мәктәбенә яхшы гына бина бирелсә, бәлкем, шунда әзерләп булыр. Берәр татар гимназиясен база итеп бирсәләр, анда ислам динен, гарәп телен тирән­тен өйрәтә торган махсус сыйныфлар оештырырга мөм­кин. Филиал булдыру мәсь­әләсе белән чеченнәр дә кызыксынды.

Тагын бер мәсьәлә – гарәп теле үзәге булдыру. Күп кенә илләрдә “Әл-Әз­һәр” университетының шун­­дый үзәкләре бар. Шундыйны үзебездә ачсак, бер­дән, ул гарәп телен яшь­ләргә өйрәтер, икенчедән, “Әл-Әзһәр”гә укырга ке­рергә теләгән­нәргә  гарәп телен камил­ләштерергә булышыр иде. Әхмәт Таип моңа да ризалык бирде. Шуңа күрә бу сәфәр ислам мәга­рифен алга таба үс­терергә бер этәргеч булыр диеп өметләнәм, – дип сөй­ләде ул безгә.

Рәшит Минхаҗ (“Ватаным Татарстан”,   /№ 58, 26.04.2016/)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана