Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә диплом тапшыру тантанасы узды

28 апрель 2016 ел 09:29

27  апрель көнне, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә кичке бүлекне тәмамлаган 12 шәкерткә дипломнар тапшыру тантанасы узды.

Чыгарылыш шәкертләрен, өч ел дәвамында укып, имтиханнарны яхшы тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклаулары белән мәдрәсәбез ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәбрикләде. Ул килгән кунакларны мәдрәсәбез тарихы белән таныштырып, гыйлем алуның әһәмияте турында сөйләде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен җиткерде: “Гыйлем иясе (галим), яки гыйлем алучы (шәкерт), яки гыйлемне тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул. Ләкин бишенчесе (гыйлемне дошман күрүче) булма, һәлак булырсың”. Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиеш булу хакында әйтте. Ильяс хәзрәт, сүзен йомгаклап, мәдрәсәне тәмамлаучыларны гыйлем үзләштерү һәм аны тарату юлында тукталмаска чакырды.

Аннары мәдрәсәбезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев сүз алды. Ул шәкертләргә гыйлем алу өстендә һәрдаим эшләргә һәм белгәннәреңне башкаларга да өйрәтергә кушты. “Белгәнеңне башкаларга өйрәтмичә утыру тыйнаклык була алмый. Шулай ук мәҗлесләрдә: “Мин барысын да беләм”, – дип, гыйлемле кешеләрне дә уздырып сөйләү килешә торган гамәл түгел”, – дип искәртте һәм бер чиктән икенче чиккә ташланмыйча, һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә, камилләшергә чакырды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерде, гыйлем ияләре турында Коръән аятьләрен искә төшереп узды: "Галим кеше Аллаһының җәзасыннан курка (хәрәмнәрдән тыела, Аллаһы риза булган гамәлләр кыла)” (“Фатыр” сүрәсе, 28 нче аять). “Белемле кеше булып саналыр өчен биш шартны үтәргә кирәк: 1) Остазыңны игътибар белән тыңларга; 2) дәрес вакытында сөйләшмәскә; 3) остазның сүзләрен истә калдырырга тырышырга; 4) алган белемнәреңне тормышта кулланырга; 5) белемнәрне башкаларга да ирештерергә. Сезнең һәрбарчаларыгызга да зур уңышлар телим, барыгызга да гыйлем алуны дәвам итәргә, Аллаһы ризалыгы өчен изге гамәл-гыйбадәтләр кылып яшәргә насыйп булсын”, – дип, ихлас теләкләрен җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов милли гореф-гадәтләребезне онытмаска, динне һәм милләтне һәрвакыт бергә, бер-берсеннән аермыйча алып барырга кушты.

Мәдрәсәбезнең фикъһ мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Ясәвиев халкыбызның һәрвакыт белемгә, мәгърифәткә омтылганлыгы хакында җиткерде һәм татар халык мәкале белән: “Теләп алган картам (карта – хайван эчәгесе күздә тотыла), тешли-тешли тартам”, – дип әйтте, – ягъни, гыйлемне дәвам итәргә һәм үзең белгәнне авырлык-сынауларга да карамыйча, аны башкаларга

тапшыру лазем булуы хакында әйтте. Йөзгә кызыллык китермичә, йөкне уртак рәвештә бар тешебез белән тырышып-тырмашып тартып барырга кушты.

Мәдрәсәбезнең әдәп мөгаллимәсе Фәния абыстай Җәләлиева дин әһелләренең, абыстайларның халыкка якын булуларын теләде һәм шәригать хөкемнәрен халыкка җиткергәндә нык торырга кушты. Ул шулай ук дини һәм әдәби мирасыбызны яхшылап өйрәнүебезне теләде.

Мәдрәсәбезнең Коръән тәфсире мөгаллиме Равил хәзрәт Бикбаев: “Гыйлем алу юлына баскан кеше җәннәткә якынаючылардан булыр. Бу хакта хәдисләрдә әйтелә”, – диде һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең шундый сүзләрен китерде: “Гыйлем алу юлына чыккан кеше хаҗ кылу (кайбер риваятьләрдә гомрә кылу дип килә) савабын алыр”.

Мәдрәсәбезнең кичке бүлек җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Шамилов чын күңелдән гыйлем үзләштергән барлык шәкертләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм динебез юлында армый-талмый озак еллар бергә хезмәт итүебезне теләде.

Шуннары унике шәкерткә урта дини белем алу хакында дипломнар тапшырылды, өйлә намазы укылды һәм гакыйка корбаныннан мәҗлес уздырылды. 

Нияз Сабирҗанов

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана