Остазларның каберен бел

10 май 2016 ел 11:09

Башкалабыздагы “Ал мәчет” җитәкчелеге 2 май көнне, дин әһелләрен һәм зыялыларыбызны җыеп, Иске татар зиратында унберенче мәртәбә “Остазлар­ның кадерен бел, остазларның каберен бел” дигән искә алу чарасы уздырды. Без еш кына, алдын-артын уйлап тормыйча, мәрхүмнәребезне озатканда, мәңге онытмабыз, дип ычкындырабыз.

Гәрчә башкалар күңелендә, хәтерендә озак сакланганда гына күпмедер күләмдә мәңгелек турында сүз йөртергә мөмкин. Әлбәттә, беренче чиратта әби-бабаларын, әти-әнисен һәм остазларын исендә тота кеше! Әүвәлгеләр сиңа гомер биреп, туган телгә мәхәббәт тәрбияләсә, балигъ булганчы, җил-яңгыр тидерми үстерсә, икенчеләр рухи тор­мышыңа зур йогынты ясый, килә­чәгеңә, бөтен булмышыңа тәэсир итә. Әлеге чарага керешкәндә Ислам дине кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры, “Ал мәчет” имам-хатибы Ильяс хәзрәт Җиһаншинның: “Шул ос­тазлары­быз елның тәгаен бер көнендә җыелып, дога кылып искә алынырга лаек түгелмени?” – дип аһ органы әле дә истә. Сер түгел, чараны башлап җибәргәндә, халык ничек кабул итәр икән, дигән шикләнүләр дә булган. Шөкер, ул вакыттагы баш казый Габделхак хәзрәт Саматов хәер-фатихасын биргәч, яшь хәз­рәт­ләр белән бер­гә Иске татар зиратына барып, мәшһүр имамнарыбыз рухына дога кылгач, дәвамлы чарага әй­ләнде әлеге искә алулар.

 
Быел бигрәк тә күп кеше кил­гән иде мәшһүр мәрхүм­нәребезне ис­кә алуга. Татарстаннан гына тү­гел, Самара, Ульян, Төмән өлкә­ләрен­нән, Чуашстан Республикасыннан да килеп, остазлары­быз­ның рухы шат булса иде, дип дога кылды ул көнне инде үзләре байтак шәкерт тәрбияләгән дин әһел­ләребез. Дога кылуны зират капкасын керүгә үк каршы алган Миркасыйм Госманов кабереннән баш­ладылар. Янәшәдә үк диярлек Туфан Миңнуллин кабере. “Уры­ны җәннәттә булса иде”, – дип дога кылды хәзрәтләр.


Габдулла Тукай кабере янында дин әһелләребез аеруча озак тукталды. Тукайның бөтен иҗаты Коръән рухы белән сугарылган бит. Җиде буын бабасы муллалар булган. Ни гаҗәп, надан муллаларны тәнкыйтьләп язган берничә шигырен үзәккә куеп, совет заманында аннан дәһри ясап маташканнар иде. Шагыйрь каберен зиярәт кылганнан соң, хәзрәт­ләребез Мәрҗа­ни кабере янына ашыкты.


– Мөхәммәд пәйгамбәребез үзе дә туган көнне хәтергә төше­рүне, зиратка барып, дога кылып, мәр­хүм­нәрне искә алуны хәерле гамәл­ләрдән санаган. Сәхабәләре кабер­ләрен еш зиярәт иткән. Гомумән, без үлемне ешрак искә төшереп торырга, бу фани дөнья­га вакытлыча гына килгәнебезне онытмаска тиеш. Башка вәгазьләр кешенеке булса, үлем белән вә­газьләү – Аллаһы Тәгаләдән. Билгеле, доганы плане­табызның те­ләсә кайсы почмагында кылырга мөм­кин. Әмма зиратка барып кылу күркәмрәк. Мәрхүмгә кунакка килгән кебек буласың. Без, Татарстан Диния нәзарәте киләсе елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итәргә җыенабыз. Әле менә китапханәдә Мәрҗанинең алты томлык кулъязмасы табылды. Озакка сузмый шуны бастырып чыгарырга җыенабыз. Күптән түгел Мисырга барган идек. Шунда, “Әл-Әзһәр” университетында Мәр­җа­нинең бер хезмәтен дәрес­лек итеп куллануларын күреп шатландык. Без аның хезмәтләрен яхшы белер­гә һәм дөньяның башка халыкларына да җиткерергә тиеш, – дип сөй­ләде Мәрҗани кабере янында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.


Тәрҗемәче, төрек теле белгече Фатих Котлу да бар иде ул көнне арабызда. “Былтыр Казанга Истанбул университеты мөгал­лиме, әдә­бият галиме Хөсәен Барган килгән иде. Аның белән бире­дә шактый йөрсәк тә Мәрҗани каберен таба алмадык. Тукай кабе­реннән ерак түгел икән бит”, – дип, ул шунда ук Мәрҗани кабер ташы сурәтен фотога төшереп, телефоны аша Истанбулга юллады. Чынлап та, Иске татар зиратына килеп, атаклы шә­хес­ләребезнең кабер­ләрен таба алмый йөрүчеләр бар. “Без мәш­һүр­ләребезнең кабер­ләрен барлый торган буклет ясаттык. Әле аңа хә­зер күренекле ига­нәче Әсгат Галимҗановның каберен дә өстәп куячакбыз”, – дип аңлатма бирде бу уңайдан Ильяс хәзрәт.


Ул көнне зиратта Галимҗан Баруди, Салихҗан Галиев, Әхмәт­һа­ди Максуди, Гарифулла ишан, Әх­мәтзәки Сафиуллин, Габдел­хәбир Яруллин, Габделхак Каюмов, Габделхак Садыйков, Габделхак Саматов кебек дин әһелләребезне дә яд иттеләр.


Өйлә намазы алдыннан “Ал мәчет”тә Коръән мәҗлесе булды. Анда мәдрәсәнең өлкән мөгал­лиме Рәхимулла Яруллин, Коръән хәтем кылып, Вәлиулла Якуб кебек башка зиратларда җирләнгән дин әһел­ләребезне дә искә алуын хә­бәр итте. Мөхәммәт әл-Хадә­ринең инкыйлабка кадәр дөнья күргән “Нур әл-Якин” китабын бүләк итү­ләре белән дә мөфтинең исендә калгандыр шәт мәҗлес.


– Һәр авыл-шәһәрдә зурлап ис­кә алырлык остазлар, үзебезнең мәрхүмнәребез бар. Шуңа күрә һәр төбәктә, тәгаен бер көнне билгеләп, искә алу көне уздырсалар иде. Бер үк көнне зиратны җыештырып, төштән соң, мәчеттә җыелып, мәр­хүм­нәребезне искә алып, Коръән ашы уздырырга мөмкин. Без үзебез майның икенче шимбәсендә авыл зиратында өмә ясыйбыз, – диде бу җәһәттән Татарстан Диния нәза­рәтенең баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе, Борбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Рәшит Минһаҗ, "Ватаным Татарстан"

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана