Башкалабыздагы “Ал мәчет” җитәкчелеге 2 май көнне, дин әһелләрен һәм зыялыларыбызны җыеп, Иске татар зиратында унберенче мәртәбә “Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел” дигән искә алу чарасы уздырды. Без еш кына, алдын-артын уйлап тормыйча, мәрхүмнәребезне озатканда, мәңге онытмабыз, дип ычкындырабыз.
Гәрчә башкалар күңелендә, хәтерендә озак сакланганда гына күпмедер күләмдә мәңгелек турында сүз йөртергә мөмкин. Әлбәттә, беренче чиратта әби-бабаларын, әти-әнисен һәм остазларын исендә тота кеше! Әүвәлгеләр сиңа гомер биреп, туган телгә мәхәббәт тәрбияләсә, балигъ булганчы, җил-яңгыр тидерми үстерсә, икенчеләр рухи тормышыңа зур йогынты ясый, киләчәгеңә, бөтен булмышыңа тәэсир итә. Әлеге чарага керешкәндә Ислам дине кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры, “Ал мәчет” имам-хатибы Ильяс хәзрәт Җиһаншинның: “Шул остазларыбыз елның тәгаен бер көнендә җыелып, дога кылып искә алынырга лаек түгелмени?” – дип аһ органы әле дә истә. Сер түгел, чараны башлап җибәргәндә, халык ничек кабул итәр икән, дигән шикләнүләр дә булган. Шөкер, ул вакыттагы баш казый Габделхак хәзрәт Саматов хәер-фатихасын биргәч, яшь хәзрәтләр белән бергә Иске татар зиратына барып, мәшһүр имамнарыбыз рухына дога кылгач, дәвамлы чарага әйләнде әлеге искә алулар.
Быел бигрәк тә күп кеше килгән иде мәшһүр мәрхүмнәребезне искә алуга. Татарстаннан гына түгел, Самара, Ульян, Төмән өлкәләреннән, Чуашстан Республикасыннан да килеп, остазларыбызның рухы шат булса иде, дип дога кылды ул көнне инде үзләре байтак шәкерт тәрбияләгән дин әһелләребез. Дога кылуны зират капкасын керүгә үк каршы алган Миркасыйм Госманов кабереннән башладылар. Янәшәдә үк диярлек Туфан Миңнуллин кабере. “Урыны җәннәттә булса иде”, – дип дога кылды хәзрәтләр.
Габдулла Тукай кабере янында дин әһелләребез аеруча озак тукталды. Тукайның бөтен иҗаты Коръән рухы белән сугарылган бит. Җиде буын бабасы муллалар булган. Ни гаҗәп, надан муллаларны тәнкыйтьләп язган берничә шигырен үзәккә куеп, совет заманында аннан дәһри ясап маташканнар иде. Шагыйрь каберен зиярәт кылганнан соң, хәзрәтләребез Мәрҗани кабере янына ашыкты.
– Мөхәммәд пәйгамбәребез үзе дә туган көнне хәтергә төшерүне, зиратка барып, дога кылып, мәрхүмнәрне искә алуны хәерле гамәлләрдән санаган. Сәхабәләре каберләрен еш зиярәт иткән. Гомумән, без үлемне ешрак искә төшереп торырга, бу фани дөньяга вакытлыча гына килгәнебезне онытмаска тиеш. Башка вәгазьләр кешенеке булса, үлем белән вәгазьләү – Аллаһы Тәгаләдән. Билгеле, доганы планетабызның теләсә кайсы почмагында кылырга мөмкин. Әмма зиратка барып кылу күркәмрәк. Мәрхүмгә кунакка килгән кебек буласың. Без, Татарстан Диния нәзарәте киләсе елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итәргә җыенабыз. Әле менә китапханәдә Мәрҗанинең алты томлык кулъязмасы табылды. Озакка сузмый шуны бастырып чыгарырга җыенабыз. Күптән түгел Мисырга барган идек. Шунда, “Әл-Әзһәр” университетында Мәрҗанинең бер хезмәтен дәреслек итеп куллануларын күреп шатландык. Без аның хезмәтләрен яхшы белергә һәм дөньяның башка халыкларына да җиткерергә тиеш, – дип сөйләде Мәрҗани кабере янында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Тәрҗемәче, төрек теле белгече Фатих Котлу да бар иде ул көнне арабызда. “Былтыр Казанга Истанбул университеты мөгаллиме, әдәбият галиме Хөсәен Барган килгән иде. Аның белән биредә шактый йөрсәк тә Мәрҗани каберен таба алмадык. Тукай кабереннән ерак түгел икән бит”, – дип, ул шунда ук Мәрҗани кабер ташы сурәтен фотога төшереп, телефоны аша Истанбулга юллады. Чынлап та, Иске татар зиратына килеп, атаклы шәхесләребезнең каберләрен таба алмый йөрүчеләр бар. “Без мәшһүрләребезнең каберләрен барлый торган буклет ясаттык. Әле аңа хәзер күренекле иганәче Әсгат Галимҗановның каберен дә өстәп куячакбыз”, – дип аңлатма бирде бу уңайдан Ильяс хәзрәт.
Ул көнне зиратта Галимҗан Баруди, Салихҗан Галиев, Әхмәтһади Максуди, Гарифулла ишан, Әхмәтзәки Сафиуллин, Габделхәбир Яруллин, Габделхак Каюмов, Габделхак Садыйков, Габделхак Саматов кебек дин әһелләребезне дә яд иттеләр.
Өйлә намазы алдыннан “Ал мәчет”тә Коръән мәҗлесе булды. Анда мәдрәсәнең өлкән мөгаллиме Рәхимулла Яруллин, Коръән хәтем кылып, Вәлиулла Якуб кебек башка зиратларда җирләнгән дин әһелләребезне дә искә алуын хәбәр итте. Мөхәммәт әл-Хадәринең инкыйлабка кадәр дөнья күргән “Нур әл-Якин” китабын бүләк итүләре белән дә мөфтинең исендә калгандыр шәт мәҗлес.
– Һәр авыл-шәһәрдә зурлап искә алырлык остазлар, үзебезнең мәрхүмнәребез бар. Шуңа күрә һәр төбәктә, тәгаен бер көнне билгеләп, искә алу көне уздырсалар иде. Бер үк көнне зиратны җыештырып, төштән соң, мәчеттә җыелып, мәрхүмнәребезне искә алып, Коръән ашы уздырырга мөмкин. Без үзебез майның икенче шимбәсендә авыл зиратында өмә ясыйбыз, – диде бу җәһәттән Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе, Борбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Рәшит Минһаҗ, "Ватаным Татарстан"