string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7893.html"
22.08.2011 12:24

Зәкят ул:

- Аллаһы Тәгаләнең әмере;

- җәмгыятьтәге байлар-фәкыйрьләр арасын төзәтүче, кардәшлек урнаштыручы күпер;

- байларны малга булган хирыслыктан, үз-үзеңне яратудан (эгоизмнан), ярлыларны көнчелек утыннан саклаучы калкан;

- мохтаҗлар өчен “ашыгыч ярдәм”. 

Зәкят бирү өчен  мөлкәтнең нисабка тулуы шарт. Бу байлык–мөлкәт билгеле бер күләмгә, ягъни нисабка җиткән очракта гына зәкят түлиләр дигән сүз. Быел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан нисаб күләме 116200 сум дип билгеләнде. Шуның кырыктан бер өлеше (2,5 проценты) зәкят була ала.  Ким дигәндә билгеле бер байлыгыгыз ел дәвамында 116200 сум тәшкил итә икән, шуңардан зәкят бирә аласыз.

Нәрсә соң ул зәкят?

Ислам дине биш нигездән тора: Аллаһы Тәгаләне тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку, зәкят түләү, ураза тоту, хаҗ кылу. Күргәнебезчә, намаздан соң Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөселманнарга фарыз итеп йөкләтелгән гамәлләрнең берсе – зәкят.

"Намаз укыгыз һәм зәкят түләгез", – дип язылган Коръән аятьләрендә. “Зәкят” сүзенең бер мәгънәсе “чистарыну, пакьләнү” булса, икенчесе – “үсеш”. Зәкят биргән кешенең малы хәләл, пакь, үзе рухи үсештә була.

Кемнәр бирә ала?

Бәлигълык яшенә җиткән, үз акылындагы, ирекле, билгеле бер мөлкәткә (минимум нисабка) ия мөселманнар.

Зәкятне нинди мөлкәттән түлиләр?

- Акча берәмлекләреннән (алтын, көмеш).

- Сәүдә кеременнән.

- Маллардан,  җыелган уңыштан, гомумән, кешенең минимум нисабтан арткан мөлкәтеннән.

Кемнәргә бирелә?

Нисаб кадәр мөлкәте булмаганнарга. Алар арасында авырулар, ятимнәр, ярлылар, мескеннәр,  мосафирлар, бурычлылар, тол хатыннар һәм башкалар булырга мөмкин. Шулай ук аны билгеле бер зәкят җыючы оешма вәкилләренә, дин таратучыларга тапшырырга мөмкин.

Фитыр сәдакасының иң аз күләме – 50 сум

Фитыр – зәкятнең бер төре. Ул Шәүвәл аеның беренче көненә кадәр, ягъни гает намазы укылганчы бирелергә тиешле сәдака. Әгәр алданрак бирелә икән, гөнаһ юк.

Фитырны күпме күләмдә бирергә?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, быел фитыр сәдакасының иң аз күләме бөртеклеләр бәясеннән чыгып санаганда – 50 сум; хөрмә җимеше бәясеннән исәпләгәндә – 100 сум; йөзем бәясеннән санаганда –  300 сум.

Нәрсә ул “фидия”?

Авыру яки өлкән яшьтә булулары сәбәпле ураза тота алмаучылар һәр көн өчен ким дигәндә йөз сум күләмендә фидия-сәдака бирә ала.

Кемнәргә фитыр сәдакасы бирү мәҗбүри?

Фитыр сәдакасы бирүнең мәҗбүри  булуына дәлил Ибн Габбас тарафыннан җиткерелгән хәдистә аңлатыла: "Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) түләүне ураза тотучыларның үзләре тарафыннан әйтелгән артык сүзләрдән, дорфалыклардан арындыру һәм шулай ук мохтаҗларны туендыру (хәсрәтен уртаклашу, ярдәм итү) өчен фитыр сәдакасын фарыз иткән".

Икенче хәдистә Ибн Гомәрнең болай диюе хакында хәбәр ителә: "Аллаһының илчесе (Аллаһы Тәгалә аңа хәер-догасын иңдерсен) Ураза гаете көнне, бәйрәм намазына чыгар алдыннан, мөселман булган һәркемгә –  колга һәм ирекле кешегә, ирләргә һәм хатын-кызларга, олысына һәм кечесенә – бер "са" финик яки арпа күләмендә сәдака өләшүне фарыз итә". (әл-Бохари).

Һәр мөселман фитыр сәдакасы бирергә бурычлы. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә күпләребез бу сәдаканы бирерлек мөлкәткә ия.

Сәдака кемнәргә бирелә?

Зәкят, гошер кебек үк, мохтаҗларга, хәерчеләргә бирелә.

Фитыр сәдакасы алгач укыла торган дога:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әллаһүммә тәкаббәл фитратәһү үә сыямәһү үәстәҗиб дүгә’әһү үәгъфир зүнүбәһү үә әккид имәнәһү үә әксир әмүәләһү үә үәффикъһү галә хайри мәкасыйдиһ.

Мәгънәсе: “Әй Аллаһы, (бирүченең) фитыр сәдакасын вә уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, вә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр һәм аны хәерле максатларына ирештер”.

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев,

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды җитәкчесе