string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7892.html"
22.08.2011 12:45

Бу көннәрдә бөтен мөселман дөньясы, шул исәптән Россия мөселманнары да, ай календаре буенча 9 нчы ай – изге Рамазан аен каршы алды. Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота. Мөселманнарның уразасы христиан динендәге посттан аерыла. Пост тотканда, христианнар хайван чыганаклы ризыкларны ашауны чикли. Ислам динендә исә мөселманнар таң вакытыннан алып кояш баеганчыга кадәр һәртөрле ризыктан, эчемлектән һәм җенси якынлыктан тыелып торырга тиеш. Ураза тоту изге Рамазан аенда 30 (29) көн дәвам итә. Рамазан ае мөселман календаренда үзенчәлекле ай булып санала. Бу ай турында Изге Коръәндә болай дип язылган: “Рамазан ае – бик шәриф ай, ул айда Аллаһы Тәгаләдән кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидиятне ачык бәян кылучы  Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, рузә тотсын!” (2:185, “Ногмани тәфсире”ннән). Рамазан ае – Коръән иңдерелгән ай. Нәкъ менә шушы айда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Коръәни-Кәримнең беренче аятьләре белән таныша. Әлеге айда ул Аллаһы Тәгаләнең беренче сүзләрен ишетә. Күп гасырлар дәверендә мөселманнар Рамазан аенда ураза тотып киләләр.

         Ураза аендагы барлык сынаулар да кешегә үзендә ике төрле теләк-ихтыярны (дәртне) тыярга ярдәм итә: кешене хайван дәрәҗәсенә кадәр төшерүче ризыкка комсызлык, чаманы белмәүне һәм һәртөрле омтылыш-шәһвәтне. Димәк, ураза кешенең ихтыярын тәрбияләргә чакыра. Кеше үзенең теләк-омтылышларының колы булырга түгел, ә аларны үзенә буйсындырырга тиеш. Икенче яктан караганда, ураза тоту мохтаҗлыкта яшәүчеләрнең хәленә керергә ярдәм итә. Ай дәвамында ачлык һәм сусау хисе кичергәндә, әлбәттә, ураза тотучыга гел шундый шартларда яшәүчеләрнең хәле аңлашыла. Шуңа күрә Рамазан ахырында фитыр сәдакасы бирелү дә очраклылык түгел. Әлеге сәдака мохтаҗлар тамакларын туйдырсын, табигый ихтыяҗларын үти алсын өчен бирелә. Нәкъ менә шушы айда хәйриячелек, якыннарыбызга мәхәббәт һәм теләктәшлек фикере үткәрелә. Рамазан аенда мөселманнар шулай ук үзенчәлекле намаз – тәравих намазын укыйлар. Әлеге намаз бөтен дөньядагы мәчетләрдә тантаналы рәвештә укыла.

Уразаның рәсми ягыннан тыш (ризык, судан, җенси якынлыктан тыелып тору), рухи ягы да бар. Ай дәвамында ураза тотучылар ризыктан, бер тамчы судан гына түгел, төрле яман сүз, гайбәт сөйләүдән, начар уй-ниятләрдән дә тыелып тора. Изге Рамазан аенда Хак Тәгаләгә ышанучылар саваплы эшләрне күбрәк башкаралар. Якыннарының, туганнарының, күршеләренең хәлен беләләр. Изге китаплар укыйлар. Аларга салынган белемнәрнең тирәнлеген аңларга тырышалар. Шулай ук кирәкмәгән файдасыз эшләрдә катнашмаска, тормышның һәр мизгелендә саваплы эшләр башкарырга омтылалар. Бүген күп кешеләр: “Ни өчен шулкадәр сынаулар үтәргә кирәк?” – дип сорый. Әлеге сорауга җавап бирү өчен ураза тотуның чистарынуга китергәнлеген аңларга кирәк. Ислам дине дөньялыктан, җирдәге шатлыклардан баш тартмый. Ахирәттә дә, бу дөньяда да тулы канлы тормыш белән яшәү динебез тарафыннан хуплана. Әмма шунысын да аңлау мөһим: әгәр дә кеше үз хис-тойгыларының, җирдәге ләззәтләрнең корбаны булса, кеше бәхете дигән төшенчә сорау астында кала. Кешенең эчке дөньясы тулысынча ирекле булганда, ул җирдәге ләззәтләргә, теләк-ихтыярларына бәйле булмаган вакытта, кеше тагын да гармониялерәк тормыш алып бара. Һәм моңа ирешүдә ураза тоту ярдәм итә. Ураза тоту кешеләрне дуслаштыра, чөнки бу вакытта ярлылар белән байлар арасындагы социаль тигезсезлек юкка чыга. Төрле дәрәҗәдәге кешеләр ачлык кичергәндә, бай кешеләрнең күзләре ачыла. Алар ярлыларның һәм мохтаҗларның ничек яшәвен аңлый. Бүген безнең барыбызга да мондый сабак файдалы булыр. Чөнки күбебез җитеш тормышта яши, ягъни элеккеге буыннар белән чагыштырганда без ачлыкның ни икәнен белмибез. Шулай да планетабызда ач-ялангач яшәүчеләр җитәрлек.

Мөселманнар үзләренең дини тормышларын кояшныкыннан кыскарак булган ай календаре буенча алып бара. Ел саен Рамазан ае 11-12 көнгә алга күчеп бара. Быел мөселманнарның уразасы август аена туры килде, ягъни алар уразаны җәйге озын көннәрдә тотарга тиеш булды. Шартлар авыр кебек тоелса да, мөселманнар ураза тоту җиңел бирелә,  диләр. Кайвакытта диета тоту кыен була. Әмма ураза тоту турында сүз барганда, Ходайга ышанучыларның әллә кайдан яңа көчләре, куәт чыганаклары барлыкка килә. Шуңа күрә алар уразаны җиңел тота. Быел да ураза тотучыларга шул көчләр ярдәм итәр, дип ышанабыз. Рамазан ае, һәрвакыттагыча, саваплы эшләр, якыннарыбыз турында кайгырту, күрше-тирәдә яшәүчеләргә мәхәббәт һәм теләктәшлек ае булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Нияз Сабирҗанов

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы