string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7894.html"
22.08.2011 12:17

Күп вакыт кешеләр үз алларына түбәндәге сорауны куялар: дингә ышанырга безне нәрсә этәрә? Минем үземә дә кайвакыт әйләнә-тирәдәгеләрдән шуны ишетергә туры килә: ни өчен матур, укымышлы кызлар яулык ябына, үзләренең сылу гәүдәләрен чүпрәккә төреп бетерә? Ни өчен эшлекле бизнесмен, бар эшен ташлап, биш вакыт намазга бүленә? Ни өчен кешеләр эссе җәй көнендә үзләрен утыз көнлек уразага багышлый?

Борынгы гасырлардан бирле дин җәмгыятьнең аерылгысыз бер өлеше булган, һәм ул һәрвакыт безнең тормышыбызда булачак. Совет власте елларында үткәрелгән динсезлек тә халыкны аннан аера алмады. Ышану безнең йөрәкләрдә яши һәм яшәячәк. Бу ник алай? Беренчедән, дин кешегә тормышының иң мөһим сорауларына җавап табарга ярдәм итә. Кем мин? Ни өчен мин бу дөньяга килдем? Мин кая китәчәкмен? Минем тормышымның мәгънәсе нәрсәдә?

Ышану аша кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная. Хәзерге җәмгыятьтә дингә китерүче башка сәбәпләр дә бар. Без мәгълүмати технологияләр чорында яшибез. Бу чор безнең тормышыбызда уңай шартларны күп тудыра. Шулай да кеше бүгенге көндә кредит колына, карьера һәм тотрыксыз үзгәрүчән технологияләр колына әйләнүен дәвам итә. Кеше, чираттагы кредитын түләү өчен, үзенең эчен тышка әйләндерә. Фирмалар үзара рәхимсез көрәш алып бара, ә андагы хезмәткәрләр шулай ук үзара проектлар, хезмәт урыннары һәм эш юнәлеше буенча көндәшлек күрсәтә. Шуның нәтиҗәсендә кеше гел экстрим шартларда яши. Аның якыннары янәшәсендә булырга, гаиләсен һәм туганнарын кайгыртырга вакыты калмый. Хәзерге заман кешесенең, кулына китап алып, сәнгать белән хозурланырга, шулай ук, бер минутка туктап, үз тормышының мәгънәсен аңларга һәм яшәешенең асылын күрергә теләге калмый. Чираттагы социаль казанышлары артыннан чабып, тормышын бер юнәлешкә сала ул. Күпләр моннан арый башлый. Артык мәгълүматтан алар инде туйган. Мәгълүматлар шулкадәр күп ки, кеше аңларга һәм үзләштерергә өлгерә дә алмый. Windows системасының яңа версиясе чыгу безгә яңа мөмкинлекләр бирүгә дә карамастан, ул шатлык уятмый. Кешеләр бу яңалыкны күңелсезләнеп каршы ала. Ник дигәндә, бөтен булган мәгълүматны яңадан компьютерга урнаштырырга һәм аның бөтен программасын алыштырырга кирәк булачак. Кешеләр еш кына чираттагы кәрәзле телефоннары белән саубуллаша. Яңасын алгач, яңадан-яңа функцияләр, яңа дизайн һәм яңа опцияләр асылын аңларга кирәк була. Кеше болардан ара. Шундыйлар арасыннан: “Җитә! Минем яшисем килә! Мин бу ярышны кире кагам! Мин якыннарым өчен вакыт табарга телим!” – диючеләр була. Күпләр бу ярыштан чыгу юлын дингә мөрәҗәгать итеп таба. Нәкъ менә дин, бүгенге логиканы аңларга, “җитте”нең асылына төшенергә ярдәм итә. Үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндерүгә юнәлтелгән  җәмгыятьнең төп кыйммәтләре перспективасызлыкка һәм һәлакәткә китерүен бүгенге көндә гади халык та, дәүләт эшлеклеләре дә аңлый башлады.

         Безнең тотнаксыз булуыбыз, бер кирәксезгә икенче телефонлы булырга, кайвакыт икенче, өченче машиналарны алырга этәрә. Болай эшләү, безнең җиребезнең киләчәгенә киртә тудыра. Без планетабызның барлык ресурсларын үзебезгә суырабыз. Киләчәк буынга бары тик куркынычлык кына калдырабыз. Бүгенге нормаль булмаган җәмгыятьтә шундый фикер үсә: куллану – ул байлык түгел, бу – безнең җиребезнең тормышына тәэсир итүче зыян гына. Беренче булып, кемнәр моны аңлаган? Алар диндар кешеләр булган. Алар куллану уеннарында уйнамый. Үзләренең кыйммәтләрен аңлап, буыннардан килгән кагыйдәләр буенча, дингә таянып яши. Шуңа күрә дини консерватизм барлыкка килгән. Без аны шәһәр урамнарында күрә алабыз. Кызларның ябык киемнәр киюе, намазлык һ.б. – бу шәхси сайлау түгел, ә җәмгыятьнең һәр очракка үз җавабы. Моңа җавапны без һәрберебез теге яки бу формада табарга тиешбез.

Гүзәл Габдрахманова.

(Рөстәм Батыр вәгазе файдаланылды)