Рөстәм Миңнеханов: Болгар ислам академиясенә нигез салу – бик җитди адым

23 май 2016 ел 10:52

Бүген республикабызның гына түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче мөселман кардәшләребез көтеп алган зур чара – Болгар ислам академиясе нигезенә беренче истәлек ташын салу тантанасы узды. Вакыйганың 21 майда узуы очраклы түгел: нәкъ менә бу көнне 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә кабул ителә. Болгар үзенең рухи асылына кайта, дип бәяләргә кирәктер бу җитди проектны. Ислам Болгар академиясе халыкара дини, фәнни гыйлем үзәге булыр дип көтелә.

Болгар ислам академиясе бинасы нигезенә капсул салу тантанасында дөньяның төрле илләреннән килгән кунаклар катнашты. Аларны Татарстан РеспубликасыПрезиденты Рөстәм Миңнеханов сәламләде: «Бүген безнең бу шатлыкны уртаклашырга чит илдән, башка өлкәләребездән килгән һәр кешегә минем рәхмәт белдерәсем килә. Без федераль үзәк ярдәме белән тормышка ашкан әлеге Академиягә нигез салабыз. Ул лаеклы уку йорты булачагына шигебез юк. Исламга карата бүген дөньяда вәзгыять катлаулана барган саен, без үзебезнең ата-бабаларыбыздан килгән иминлектә һәм татулыкта яшәүгә корылган традицияләр мисалында бөтен илгә үрнәк күрсәтергә тиеш. Бу уңайдан безнең бүген мондый уку йортына нигез салуыбыз – бик җитди адым. Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйм, исәнлек-саулык телим”.

Алга таба сүзне түбәтәй кигән Милли эшләр буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов алды. Кунакларны сәламләгәннән соң, ул әлеге проектны Татарстан өчен генә түгел, илебезнең барлык мөселманнары өчен дә гаять зур вакыйга, дип белдерде:

– Безнең алдыбызда халыклар арасында ызгыш булдырмау, халкыбызның бердәмлеген тәэмин итү өлкәсендә бик җитди мәсьәләләрне чишу бурычы тора. Дөньядагы сәяси аренада илебезнең халыкара абруен үстерү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау һәм ныгыту – бүгенге көндә иң мөһим бурычыбыз. Безнең илгә карата хәзер милләт, дин, сәяси билгеләр буенча җәмгыятьне аеруга, илдәге иминлекне какшатуга юнәлгән идеологик һәм мәгълүмати сугыш игълан ителгән вакыт. Дини белем бирү бу агрессиягә каршы торуда эффектив ысулларның берсе булып кала. Заманча белем алган дин белгечләре радикал ислам динен таратучылар өчен максатлы аудитория булган яшьләрне ялгыш юлга адым ясаудан коткарып кала алуларына ышанам. Бу академияне булдыру традицион исламның Россиядә үсеше өчен бик мөһим һәм җитди этабы, дип саныйм.

Академия инде эшләп килә: хәзерге вакытта Болгар ислам академиясенең җитәкчелек составы барлана, укыту программасы төзелә, Россиядә традицион ислам кануннары буенча эшләүче дин әһелләре бүгенге көндә белем алган көнчыгыш илләренең югары профессиональ дини белем бирү системаларының тәҗрибәсе өйрәнелә. Мондый интеграция магистрларга һәм докторларга икеләтә диплом алу мөмкинлеге бирәчәк. Бу дипломнар компаньон илләрдә һәм Россиядә югары дини белем алу турында таныклык булачак. Болгар ислам академиясендә югары һөнәри белем бирүче уку йортларына керү өчен әзерлек курслары, югары белеме булган белгечләр өчен квалификация күтәрү курсларын уздыру, вузлардан соң һөнәри белем, балаларга өстәмә белем, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү һәм башка уку-укыту эшләрен оештыру каралган.

Бер елдан инде академия үз диварларында берьюлы 300гә якын укучыны кабул итә алачак. Алар исәбендә бүгенге көндә Болгарда уздырыла торган имамнарның квалификациясен күтәрү курсларын тыңлаучылар да, йөзгә якын магистр һәм доктор да булачак. Уку йорты үзе эченә 5 кафедраны алачак, шулай ук аның җирлегендә бөтенроссия ислам китапханәсе, Болгар галимнәре шурасы, татар дин белгечләре мирасын өйрәнү үзәге урнашачак.


Болгар – киләчәктә мөселман кардәшәребез җыелу урыны гына түгел, башка милләт һәм дин вәкиләре килү урыны булачак. Шул уңайдан монда кунакханә дә төзелә.
Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтүенчә, Болгарны килеп күрүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру буенча эшләр алга таба да дәвам ителә. “Бөтен кунакларга Болгарның изге җирләрен күрсәтергә мөмкинлекләр тудырабыз. Бу елны беренче мәртәбә елгада Иделгә чыгу урынында тирәнәйтү эшләре башкардык. Шушы көннәрдә монда зур теплоходлар да туктала алачак”, – дип белдерде ул.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, төзеләчәк академиябез гыйлем үзәге булачак, хакыйки динебезне бөтен дөньяга таратачак, дигән ышаныч белдерде:

– 70-80 елга якын Изге Коръәнне укудан да, дини гыйлем эстәүдән дә мәхрүм булган идек. Хәзерге көндә 7500дән артык мәчет салынды, ләкин биналар белән генә булмый, уку да кирәк. Укыганнан соң гамәл кылу да кирәк. Изгелеккә өндәүче, явызлыктан тыярга тырышучы галимнәрне арабызда булдыру кирәк, – дип белдерде тантананың кунагы, мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин. – Изге Болгар гомер-гомергә гыйлем чишмәсе булган. Ата-бабаларыбыз мәчет янында мәдрәсә салган. Бүген дә бу гадәтәбез, Аллага шөкер, кайтты: бөтен илебез буенча мәчетләр салына, мәдрәсәләр ачыла. Шушы көннәрдә генә Нурлатта да менә дигән мәдрәсәнең бинасын күрдем. Аллаһының динен белем белән аңлап тотырга, балаларыбызга, оныкларыбызга да өйрәтергә кирәк. Җир йөзендә мөселманнарның да, христианнарның да, башкаларны да кара-каршы куярга маташучылар күп. Экстремистларга һәм радикалларга, террористларга каршы тору өчен закон гына түгел, изге Коръәнне дә яхшы белү кирәк. Шуның өчен динле, иманлы, белемле булдык исә, явызлар да алдыралмас, насыйп итсә. Изге Болгарда, хәерле сәгатьтә!

Төньяк Кавказ мөселманнары координациясе үзәге рәисе, Карачай-черкес мөфтие Исмәгыйль хәзрәт Бердыев ассызыклап үтүенчә, бер сәхнәдә ике Президентны күрүебез – безнең барыбыз өчен дә зур үрнәк. Гадәттә, яңа килгән Президент үз эшен элеккесен тәнкыйтьләүдән башлый, яңача “сүтеп корырга” тотына. «Сезнең республикада бу юк – алар бергә эшли башладылар, бергә эшләүләрен һаман дәвам итәләр. Нинди матур горурланырлык Ак мәчетегез бар! Ләкин тыштан матур булу гына бер хәл, аның эчендә дә зур хәзинә бар бит. Пәйгамбәребезнең чәч бөртеген алып кайтып бу мәчеткә урнаштыра алу – үзе бер могҗиза. Бу хәзинәне күрә алу – һәр мөселман өчен Пәйгамбәребезнең үзен күрүгә, анда дога кылу – аны үзе белән бергә дога кылуга тиң бит. Татарстанда яшәүче һәр мөселман бу урынга табынырга тиеш. Бу мәчет буш торырга тиеш түгел. Сезнең бу мәчеттә тәүлек дәвамында Коръән укучы кешеләр бар. Бу бит бары тик изге урыннарга гына хас. Сезнең бу урын изге, ләкин бу Болгарда ислам динен кабул итүгә генә бәйле түгел. Бу урынны изге иткән – Сез үзегез һәм сезнең Президентларыгыз”.

Тантана кунаклары киләчәк буыннарга татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган юллама салынган капсуланы Болгар ислам академиясенең нигез ташына тәкъбир астында урнаштырдылар.
Яңгыр явып үтүгә дә карамастан, Изге Болгарга бүген җыелган мөселманнарның йөзләреннән елмаю китмәде. Алла теләсә, “әле бу Болгар ислам академиясен ачу тантанасына да киләбез әле”, дип ышандырды күпчелек мөселман кардәшләребез.


Алсу ХӨСНЕТДИНОВА, Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана