Бу китап – һәркем өчен файдалы бер чыганак булыр

06 июнь 2016 ел 15:49

 “Хозур” нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Ураза” дип аталган китабын нәшер итте. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе аның эчтәлеген, әһәмиятен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына сөйләде.

 “Исламда һәр мөселман өчен фарыз, тиешле биш гамәл бар: шәһадәт, ураза, намаз, зәкят һәм хаҗ. Болар хакында еш сөйлиләр, китаплар да күп кебек. Мөселманнарның рамазан аенда ураза тотуы хакында да беләбез. Әмма, шуңа да карамастан, рамазан якынлаша башлауга, ураза турында сораулар бирә башлыйлар. «Нәрсә соң ул ураза? Ничек уразага керергә? Кемгә кирәк ул? Уразаны нәрсәләр боза?” һәм башка шундый сорауларга җавапны Интернеттан да күп эзлиләр. Төрле кеше төрлечә җавап бирә, буталып та китәләр. «Ураза» китабы әлеге сорауларга җавап рәвешендә төзелгән. Анда уразаның үзенчәлекләре дә, тәртипләре дә язылган. Бу китап - үзенә күрә бер белешмәлек. Шуңа күрә ул һәркем өчен файдалы бер чыганак булыр дип уйлыйм. Һәркемгә Раббыбыз кушкан фарыз гамәл – уразаны тиешенчә тотарга ярдәм итәр. Үзен мөселман санаган һәр кеше ураза тотарга тиешле”, - дип ассызыклады Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти сүзләренә караганда, әлеге китап 2014 елда инде 3 мең данәлек тираж белән бастырылган булган. Халыкның күпсанлы соравы буенча, быел яңадан дөнья күргән. Китап язуга берничә ай вакыт киткән, һәм басманы әзерләүдә күпсанлы фәнни хезмәтләр кулланылган.

Китапның үзенчәлегенә килгәндә, Камил хәзрәт билгеләп узганча, бу китапта, ураза тотудан тыш, игътикяф фазыйләтләре хакында аңлатылган. Бу рамазан аеның соңгы ун көнендә кылына торган бер гыйбадәт. Ягъни, ир кеше, мәчеттән чыкмыйча, берникадәр вакыт бары тик гыйбадәт кылып кына яши. Хатын-кызлар моны өйдә башкара ала. Сәхабәләрнең берсе дә игътикяф кылмый калмаган. Игътикяф кылганда, кеше дөнья эшләрен онытып тора. Коръән укый, догалар кыла, намаз укый, ураза тота. Бөтен уйларын, күңелен Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуга гына багышлый. Ул көндез дә, төнлә дә мәчеттән чыкмый. Китапта игътикяф кылуның барлык тәртипләре язылган. Соңгы елларда республикабыз мәчетләрендә дә бу гамәл башкарыла.

“Шуны әйтергә була: бу китап милләттәшләребез өчен татарча нәшер ителде. Безнең әбиләребез, бабайларыбыз сугыш елларында да уразаларын калдырмаган бит. Хәзер дә ураза тотучылар саны елдан-ел арта бара”, - дип билгеләп үтте ТР мөфтие. 
 Камил хәзрәт әйтүенчә, республикабызда рамазан дәвамында ифтарлар уздырыла. Мәчетләр каршында махсус чатырлар куела. Кайбер мәчетләр 500-600әр кеше сыя торганны да куялар. “Бик күп дин кардәшләребез өйдә туганнары, якыннары белән ифтар кыла. Ә 22 июньдә әле республикакүләм ифтар уздырачакбыз. 10 мең кешелек хәйрия ашы булачак ул. Эшкуарлар безгә аны уздырырга, оештырырга ярдәм итә, волонтерлар да җыябыз”, - диде мөфти.

"Ураза" китабын «Хозур» нәшрият йорты кибетләреннән алырга мөмкин.

Казан, 3 июнь, “Татар-информ”

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана