Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

11 июль 2016 ел 11:32

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел. Мөслимәләребезнең Ураза һәм Корбан гаетләрендә балаларыбызга бәйрәм ясавы шул рәвешле гаилә бәйрәменнән район бәйрәменә әверелде.

Нәниләр, әниләр, дәү әниләр бер-берсен әйдәкләп уеннарда катнашкан, сөенечле мизгелләрне уртаклашкан арада бәйрәмне оештыручылар, бәйрәм кунаклары белән аралаштым. 

Сумия Гарифуллина, дини бәйрәмнәрне оештыручы, алып баручы:

– Иң элек, ифтар мәҗлесләрен үткәрүдә ярдәм акчасы кертүче райондашларга рәхмәт белдерәм, кызлар белән меню төзеп, алар ярдәмендә ифтар мәҗлесләре оештырдык. Бүгенге бәйрәм чарасын үткәрү, бүләкләр алу өчен дә дин юлында булучы эшмәкәрләр ярдәм итте. Сәүдәләре уң барсын, газета укып, үзләрен танырлар димен. Уеннарны  шәригать таләпләренә туры китереп төзедек. Җитезлектә, тапкырлыкта сыналу да бар, дини белемнәрне ныгытырга да мөмкин. Әлеге бәйрәмне үткәрүдә хыялым бар – район җитәкчеләренә мөрәҗәгать рәвешендә дә җиткерәсем килә. Рамазан бәйрәме районкүләм чара буларак зурлап үткәрелсен – барча халыкны тупласын иде. Кайбер кеше мәчеткә килергә   ояла, кыенсына. Икенче бер урын билгеләп, теләгән бар кеше катнашу мөмкинлегенә ирешсәк, без – мөселманнар бик сөенер идек. 

Зөһрә Закирова, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе:

– Дини бәйрәмнәребезне, мәҗлесләрне үткәрү бер-беребез белән аралашу өчен күркәм мохит тудыра. Бүген дә дәү әниләр – оныкларны, әниләр балаларны алып килде, авыллардан да җыелдылар. Сөенеп, хозурланып аралашабыз, шөкер итәбез. Авылларда мәчетләр каршында  дини укуларны көтеп алалар хәзер. Шулай булса да, берәүгә дә сер түгел – авылларда хәмер эчүче әбиләребез дә бар. Иман нык булмаудан бу. Без бүген урта буын әниләргә, яшь әниләргә, кыз балаларга дин нигезләрен, әхлак кагыйдәләрен төшендерүне максат итеп куябыз. Дини укулардан тыш, быел – яңалык буларак – намаз укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар оештырырга ниятлибез. Рәхим итегез! Дини мәҗлесләрне дәү әниләр, әниләр, кызлар – теләгән һәркем өчен һәр айда “Яшьлек” мәдәни үзәгендә оештырабыз. Бер-беребез белән дөньяви, дини белемнәребезне, тормыш тәҗрибәбезне уртаклашып, күркәм аралашып яшик.

Бәйрәмдә уеннар бик мавыктыргыч үтте, батутларда сикереп тә балалар үзләренә ямь тапты, хәләл кафе да эшләде. Актаныштан Гөлназ Хәйретдинова, Диләрә Батыргалиева күзләр бәйләнгән хәлдә уенчыклар кисү уенында катнашты, өйрәнгән догаларын да сөйләделәр – бик күңелле монда, диделәр. Яңа Әлемнән Гөлфара Хуҗина Актанышта яшәүче оныгы Элинаны алып килгән – газетадан укып белдем, балалар  аралашып, бер-берсен белеп, дус-тату булып үсә, ди. 

Гөлнара Рахманова дини мәҗлес-кичәләрдә үзе дә катнашучы, кызлары Зәйнәп, Зөләйха да үз үрнәгендә сәхнә тота. “Яхшылыкның нигезе – ислам дине,  бар начарлыктан, хәрамнан, яман гадәтләрдән саклаучы, ике дөнья бәхетенә ирешергә ярдәм итә”, – ди. Һәркем хаклы – һәммәсе изге нияттә.

Ләйсән ТИМЕРОВА

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана