Сәдаканы сорап алалармы?

06 август 2016 ел 17:59

Күптән түгел якын кешебезне югалттык. Матур гына эшләп йөргән җиреннән Гөлфия апа кинәт кенә авырып китте дә, якыннарын калдырып, бакыйлыкка күчте. Аның үлеме турындагы хәбәр якшәмбе иртәсендә килеп иреште. Гөлфия апаның әнисе өлкән яшьтә, туганы да авырып торгач, бераз ярдәмебез тисен дип, тизрәк алар яшәгән фатирга юл тоттык. Без килгәндә өйдәгеләр абыстай көтә иде.

  
“Якындагы мәчеткә шалтыраттык. Андагы мулла, абыстайны җи­бәрермен, диде. Хәзер аны көтә­без. Авылдагы сандыкта үлем­тек­ләр дә бар инде. Тик Казан белән авыл арасы ерак шул. Апаны монда юып, авылга кәфенләп, эшен бетереп алып кайтасы идек”, – ди туганнары.


Көтеп алынган абыстай килеп җитте. Килеп тә керде, бөтенебезгә эш тә куша башлады. Булышканыгыз минем өчен булса, өйрән­гә­негез үзегез өчен булыр, дия-дия, кәфенлек тә киселде, тиз-тиз генә тегелде дә. Бу апа үзенә дигән кәфенлекне алып килгән икән. “Мәчеттәге әбиләр авыр гәүдәле. Алар бик акрын кыймылдый, ә мин тиз эшлим. Шуңа ял көннә­рендә мине чакырталар”, – ди бу.


Абыстай, чыннан да, эшне коры тотты. Башкарган эше, алып килгән кәфенлеге өчен акчаны алды да кайтып китте. Иртәгесен таң белән Гөлфия апаны юарга, кә­фенләргә дип кабат килеп җитте. Якыннары, туганнары булышып торгач, бу эш тә озакка сузылмады. Ә китәр вакыт җиткәч, абыстай тагын акча сорап алды. Әмма чыгымнар моның белән генә бет­мәде: абыстай җеназа намазы укырга килгән муллага да күпме сәдака бирергә икәнен әйтеп китте. “Җеназа намазы өчен 1 мең сум, туганыгызның өчесендә, җи­десендә укыячагы өчен 500 сум бирегез”, – диде.


Якын кешесен югалткан кеше, кайгы килгән вакытта акчасын да кызганмый, күпме сораса, шуны бирә. Акча санау кайгысы түгел. Әмма базарда 1200 сум торган соңгы юлга озату комплекты өчен биредә 2500 сум бирделәр. Мә­етне юган өчен 7 меңнән артык түләделәр. Мәетне районга кайтару 10 мең сумга төште. Казанда җирләгән булсалар, әле тагын саллы гына сумма чыгачак иде. Сәдаканы сорап алу дөрес хәлме? Төрле кеше бар бит. Кемдер мә­четтән килгән абыстайлар сораган акчаны бирә алмаска мөмкин, бу очракта нишләргә соң? Мәетне җирләмичә бул­мый. Кайбер мул­ла-абыстайларның мон­дый кыланмышы халыкны диннән этәр­миме?


Җәлил Фазлыев: (Татар­стан­­ның баш казые):


– Бары тик мәетне юучыга гына акча сорап алу гаеп саналмый. Әмма аның да чамасы бар. Башка булышучылар акча сорап ала алмый. Кешеләр үзләре: “Күпме бирим?” – дип сорамаганда, абыстай һәм муллалар акча сорарга тиеш түгел.


Илнар Зиннәтуллин: (“Туган авылым” мәчете имамы):


– Сәдаканы бары тик берничә очракта гына сорап алырга була: гошер сәдакасы, зәкәт. Ә мәетне озату мәшәкатьләре вакытында акча сорап алынырга тиеш түгел. Әмма кайбер галимнәр, мәет юу, кәфенләү – кешенең хезмәте, ул түләнелергә тиеш, диләр. Кайбер очракта мәет озатучының матди хәленә дә карарга кирәк. Мөсел­манда үлгән кешене юмыйча калдырырга ярамый. Ничек булса да, аны юалар. Һәр мәчет һәм мәет юучы бәяне үзе куя. Әмма ул бик күп булырга тиеш түгел. Казанда, акча күп сораган өчен, әлеге кешеләр эшеннән алынган очрак­лар да булды. Әмма мин үзем кеше күпме бирә ала, шуңа риза булырга кирәк дип уйлыйм.


Хаҗип Гыйльманов: (Кукмара районының Төркәш авылы мәчете имамы):


– Диндә сәдаканы сорап алу дигән нәрсә бөтенләй юк. Зиратыбызга нәсел тамыры безнең авылныкы булган кешеләрне алып кайтып күмәләр. Кайберсе үзе васыять итеп калдыра. Читтән кайтучылар мәетне юдыртып, кәфенләп алып кайта. Без җеназа намазы гына укыйбыз. Авылда исә сәдаканы күпме бирәләр, шуңа риза булып алабыз. Кеше күбрәк сөлге, тукыма өләшә. Якын кешесен югалткан кешедән башкарган хезмәтең өчен акча сорап утырсаң, зур гөнаһ булыр. Без андый эшләрне Аллаһы ризалыгы өчен дип башкарырга тиешбез.


Казанда соңгы юлга озату кирәк-яраклары күпме то­ра?


– Бәз, марля, сөлге, юар өчен губка, сабын, инә һәм җеп комплекты – 1050 сум;
– Комган, колаша, чаршау, дуганы алып тору 1000 сум, кабергә 
куела торган такта – 1100 сумнан башлап.


Казанда җирләнәсе кешеләр өчен ритуаль хезмәт күрсәтүчеләр барын да эшләргә әзер. Документлар белән дә йөриләр, җирен дә табалар, мәетне юалар да, ашларын уздыруны да оештыралар, хәтта җирләгәннән соң каберен дә чис­тартып торалар. Барысын да акча хәл итә. Ә шәһәрдә үлеп, авылга китүче кешеләрнең туганнарының күбесе мәчетләргә мөрәҗәгать итә икән. Без дә Казанның бер мә­четенә шалтыратырга булдык.

– Мәчеткә үзегез килегез. Без сезгә комган, тагарак, дугалар биреп торабыз. Аларны арендага алу 300 сум тирәсе булачак. Тактагыз бармы? Булмаса – комплекты 1550 сум тора. Юучы да килер. Аның хезмәте өчен 1 мең сум түлиләр хәзер. Кемдер сәдака итеп өстәп тә бирә. Әзер кәфен­лекләр 1000 сум тора. Әле сезгә авылга да алып кайтасымы? Анысын да хәл итәбез. Монда килеп язылыгыз, – диде телефоннан мулла абзый.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 112, 05.08.2016/)

Башка журналлар

Сихерчелекнең ялган асылы

05 сентябрь 2013 ел 08:57

Имам Әбү Хәнифә

03 сентябрь 2013 ел 14:29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы