string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7639.html"
05.09.2013 08:57

Соңгы вакытларда, кайбер кешеләр изгелекне явызлыктан, хакны ялганнан аера алмый башладылар. Алар өчен, кызганычка, явызлык – изгелеккә, ә изгелек – явызлыкка; хакыйкать – ялганга, ә ялган – хакыйкатькә әйләнде: барысы да урыннары белән алышындылар. Без бу мәкаләдә сезнең игътибарыгызга һәр заманның да иң зур явызлыкларының берсе булган  сихерчелекнең ялган асылын аңлатырга телибез. 

Бүгенге көндә сихерчелек радио, телевиление, ВМЧ да киң таралыш алды (йолдызнамәләр, күрәзәлек итү, “Экстрасенслар бәрелеше” тапшыруы һ.б.ш).

Безнең максат, үзебезне һәм башкаларны  бу  афәттән саклап калу өчен, бар мөселманнарны да, шул ук вакытта мөселман булмаганнарны да, - сихерчелек куркынычыннан  кисәтү.

 

“Сихер” сүзенең тел мәгънәсе

 

Сихер сүзе – яшерен булу, яшерен йогынтыга ия булу дигәнне аңлата. Бу сүз гарәп телендәге (سحر) сәхәрә фигыленнән (тамырыннан)  барлыкка килгән. Гарәпләрнең (سَحَرٌ) – (гарәп телендә сәхәр булып яңгырый, таң алды вакытын аңлата), (سُحُورٌ) – (гарәп телендә сүхүр булып яңгырый,  безнеңчә сәхәрне аңлата) сүзләре дә - шул ук тамырдан ясалганнар. Мәсәлән, (سَحَرٌ – сәхәр) сүзе  “Зарият” (“Таратучы”) сүрәсенең  17-18нче аятләрендә китерелә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

 

كَانُوا قَلِيلًا مِّنَ اللَّيْلِ مَا يَهْجَعُونَ  وَبِالْأَسْحَارِ هُمْ يَسْتَغْفِرُونَ

 

“Төннәрен аз йоклаганнар. Алар сәхәр вакытларында (таң алдыннан, димәк яшерен вакытта, беркем дә күрмәгәндә) намаз, Коръән укып Аллаһтан ярлыкау сораганнар”. 

 

Сихернең шәригать  терминологиясендә билгеләмәсе

 

Сихер– ул төрле  әфсеннәр уку, төеннәр бәйләү һәм кешеләрнең акылына, җанына-тәненә тискәре йогынты ясау. Сихерче – җеннәргә, шайтанга мөрәҗәгать итүче кеше, ул үзенең имансызлыгы аркасында аларга кирәк булган юньсез һәм динсез гамәлләр башкара. Сихерче аларны, ул җеннәр һәм иблис аңа сихерендә ярдәм итсен өчен эшли. Алдарак сихерчеләр башкара торган теләсә нинди кабәхәт эшләрне санап китәрбез. Сихерчеләр гади кеше белмәгән яшерен белемнәргә ия булулары турында сөйлиләр,  сихер кулланып башкаларның үлеменә ирешәләр, яраткан парларны бер-берсенән аералар, кешеләр арасында үзара җылылык яки салкынлык хисләре тудыралар, аларның фикерләрен, карашларын үзгәртәләр (Гаид әл-Карнинең “Сихер дөньясы” китабыннан).

Имам Хафиз әз-Зәһәби үзенең “Әл-Кәбәир” (“Зур гөнаһлар”) исемле мәшһүр китабында  шулай дип яза: “Син юлдан язган никадәр күп кешеләрнең сихергә мөрәҗәгать иткәннәрен күрә алырсың.  Алар моның иманнан язу икәнен дә аңламыйлар, аны бары тик  тыелган  гамәл генә дип исәплиләр!”

Шәригать атамалары нигезендә сихер  ике төркемгә бүленә:

1. Әфсеннәр уку, төеннәр бәйләү, әфсенле бөтиләр тагу һ.б. Сихерче алар аркылы сихерләнүчегә зыян  салу өчен шайтаннардан ярдәм ала.

2. Сихерләнүченең тәне һәм аңына, аның теләк, сәләт һәм һәвәслекләренә төрлечә зыян салу өчен, төрле төнәтмәләр, кайнатмалар куллана. Боларны кайчак  сөйдергеч сихер дип тә атыйлар.

 

Коръәндә сихер турында искә алулар

 

Сихер турында сөйләгән вакытта, Коръәннең “Бәкара” (“Сыер”) сүрәсенең  102нче аятен искә алып китми булмый. Анда  сихер һәм  аның зыяны турында сөйләнә.

 

وَاتَّبَعُواْ مَا تَتْلُواْ الشَّيَاطِينُ عَلَى مُلْكِ سُلَيْمَانَ وَمَا كَفَرَ سُلَيْمَانُ وَلَكِنَّ الشَّيْاطِينَ كَفَرُواْ يُعَلِّمُونَ

النَّاسَ السِّحْرَ وَمَا أُنزِلَ عَلَى الْمَلَكَيْنِ بِبَابِلَ هَارُوتَ وَمَارُوتَ وَمَا يُعَلِّمَانِ مِنْ أَحَدٍ حَتَّى يَقُولاَ إِنَّمَا نَحْنُ فِتْنَةٌ فَلاَ تَكْفُرْ فَيَتَعَلَّمُونَ مِنْهُمَا مَا يُفَرِّقُونَ بِهِ بَيْنَ الْمَرْءِ وَزَوْجِهِ وَمَا هُم بِضَآرِّينَ بِهِ مِنْ أَحَدٍ إِلاَّ بِإِذْنِ اللّهِ وَيَتَعَلَّمُونَ مَا يَضُرُّهُمْ وَلاَ يَنفَعُهُمْ وَلَقَدْ عَلِمُواْ لَمَنِ اشْتَرَاهُ مَا لَهُ فِي الآخِرَةِ مِنْ خَلاَقٍ وَلَبِئْسَ مَا شَرَوْاْ بِهِ أَنفُسَهُمْ لَوْ كَانُواْ يَعْلَمُونَ

 

Аллаһ Тәгалә әйткән: “Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-мнән калган китап дип, сихерне кабул иттеләр. Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни, ул сихер белән шөгыльләнмәде һәм сихер китабын язмады, әгәр дә ул бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихер китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә шайтаннар Һарут һәм Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихерне дә кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә сихерне һичкемгә өйрәтмәде яисә  өйрәтсәләр дә әйттеләр: "Дөреслектә, без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне сихер белән сезне сынар өчен җибәрде, әгәр сихер белән шөгыльләнсәгез – кәфер булырсыз. Сихерне өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз!" Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихерне шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Алар сихерләре белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ Тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган һич файдасыз булган сихерне өйрәнделәр. Шиксез, аларТәүраттан укып, сихер белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә газаптан башка һичнәрсә юклыгын белделәр. Ул сихерчеләрнең үз-үзләрен сихергә сатулары нинди яман сәүдә, белә торып, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар”.

Имам Рифаги  үзенең “Тәйсир әл-Гали әл-Кадыйр” тәфсирендә  бу аятьне шулай аңлата: “Элек (Аллаһ фәрештәләргә, янып торган йолдызлар белән шайтаннарны бәреп төшерергә боерганга кадәр) шайтаннар, фәрештәләрнең яшерен белемнәр, Җирдә булачак вакыйгалар, үлемнәр  турындагы сүзләрен тыңлар өчен, күккә күтәрелеп, утыргычларга утырганнар. Алар күрәзәләргә барып бу турыда хәбәр иткәннәр, ә алары башка кешеләргә нәрсәнең ничек булачагы турында сөйләгәннәр. Бу күрәзәләр (шайтаннарга) ышана башлагач, алар (үзләре ишеткәннәренә) ялган өсти башлаганнар, һәм бер чын сүзгә җитмеш ялган сүз өстәгәннәр. Кешеләр боларны китапларга язып барырга тотынганнар, Исраил балалары арасында, җеннәр яшерен гыйлемнәргә ияләр икән, дигән сүз таралган. Шул вакытта кешеләргә Сөләйман җибәрелгән, ул бу китапларны сандыкка җыеп алган да, үзенең тәхете астына күмгән. Шайтан сандыкка якын килә башласа, янып үлә торган булган. Сөләйман: “Әгәр кемнең дә булса шайтаннар яшерен белемнәргә ия икән, дип сөйләп йөрүен ишетсәм, мин аның башып чабып өзәм”, - дигән.  Сөләйман һәм аңа иярүче галимнәр вафат булгач, башка буын кешеләр килгән. Шайтан, кеше  кыяфәтенә кереп, Исраил балаларының кайберләре каршына килеп баскан да: “Сезгә бетмәс-төкәнмәс хәзинә урынын күрсәтергә кирәкме?”, - дип сораган.  Алар аңа: “Күрсәт!”, - дигәннәр. Шайтан аларга: “Тәхет астын казыгыз!” - дип әйткән. Алар белән барып, шул урынны күрсәткән, ә үзе читтән күзәтеп торган. Исраил балалары аңа: “Монда якынрак кил”, - дигәннәр. Ә ул: “Юк, ул сезнең кулда хәзер, әгәр дә аны таба алмасагыз, - мине үтерерсез”, - дип  җавап кайтарган. Алар күрсәткән бу җирне казып, андагы китапларны табып алганнар. Шуннан соң шайтан аларга: “Менә шул китапларда булган сихер белән Сөләйман кешеләрне, шайтаннарны һәм кошларны яулап алды”, - дип әйткән дә юк булган. Шул вакытлардан башлап, кешеләр арасында, Сөләйман сихерче булган,  ә аның китаплары Исраил балаларында торып калганнар икән, - дигән сүз таралып калган”.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

 

قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ مِن شَرِّ مَا خَلَقَ  وَمِن شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ  وَمِن شَرِّ النَّفَّاثَاتِ فِي الْعُقَدِ  وَمِن شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ

 

“Әйт, әй Мөхәммәд, "Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһы Тәгаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан ... Дәхи сихер – ырым төеннәренә төкерүче, өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынамын” (“Фәләкъ” (“Таң”) сүрәсе, 1-4нче аятьләр).

Аллаһның Расүле галәйһиссәләм әйткән: “Кем дә булса төен бәйләп, аңа әфсенләп төкергән икән, - ул сихер белән шөгыльләнгән дигән сүз. Ә сихер белән шөгыльләнүче – мөшрик кеше”, – дигән (ән-Насаи, Тирмизи тапшыруында).

Аллаһы Тәгалә, шулай ук болай дип әйткән:

 

فَلَمَّا جَاءَ السَّحَرَةُ قَالَ لَهُم مُّوسَى أَلْقُواْ مَا أَنتُم مُّلْقُونَ   فَلَمَّا أَلْقَواْ قَالَ مُوسَى مَا جِئْتُم بِهِ السِّحْرُ إِنَّ اللّهَ سَيُبْطِلُهُ إِنَّ اللّهَ لاَ يُصْلِحُ عَمَلَ الْمُفْسِدِينَ

 

“Сихерчеләр бар да җыелып килгәч, Муса аларга әйтте: "Сихерләп китергән нәрсәләрегезне җиргә салыгыз!". Сихерчеләр сихерләгән арканнарын җиргә салгач, Муса әйтте: "Сезнең бу нәрсәләрегез бар да сихер. Әлбәттә, Аллаһ сезнең сихерегезне батыл – көчсез кылыр, тәхкыйк Аллаһ ялганчы фәсыйкларның эшен ихлас кылмас, юлга салмас!"  (“Йунус” сүрәсе, 80-81нче аятьләр).

Изге Коръәндә сихер  турында тагын шулай диелә:

 

فَأَوْجَسَ فِي نَفْسِهِ خِيفَةً مُّوسَى  قُلْنَا لَا تَخَفْ إِنَّكَ أَنتَ الْأَعْلَى  وَأَلْقِ مَا فِي يَمِينِكَ تَلْقَفْ مَا صَنَعُوا إِنَّمَا صَنَعُوا كَيْدُ سَاحِرٍ وَلَا يُفْلِحُ السَّاحِرُ حَيْثُ أَتَى

 

“Муса әйтте: "Юк, әүвәл сез ташлагыз!" Сихерчеләр җепләрен вә таякларын җиргә салгач, елан булып йөри башладылар, бу еланнар Мусага йөрүче тере еланнар булып хыял ителде. Муса шул вакытта күңелендә курку тойды. Әйттек: "Ий Муса, курыкма, син алардан өстенсең, алар җиңелер. Таягыңны җиргә ташла, аларның сихер белән елан итеп күрсәткән җепләрен вә таякларын ашасын, аларның ясаган еланнары сихерченең хәйләседер, сихерче кайда барса да, котылмас." (“Та-һа” сүрәсе, 66-69нчы аятьләр).

 

Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Сөннәтендә сихер турында искә алулар

 

Гайшә (Аллаһ аңардан риза булсын!) шулай дип  сөйләгән: “Бервакыт БәнүЗурейк кабиләсеннән булган Лөбәйд ибне әл-Әгъсам исемле бер ир-ат Аллаһның Расүленә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сихер салгач, Аллаһның Расүле үзе  кылмаган ниндидер бер эшне үзе кылган кебек итеп үзен хис итә башлады. Ул кичен, я иртән, минем янда булган вакытта,  тырышып Аллаһка ялвара башлады һәм аннан соң шулай диде: “Ий, Гайшә, син мин Аллаһтан сораган  белемнәрен Аның миңа бирүен сиздеңме?  Миңа ике ир кеше килде. Аларның берсе минем баш очыма, икенчесе – аяк очыма утырдылар. Шунда аларның берсе икенчесеннән сорады: “Бу кеше нигә җәфалана?”. Икенчесе аңа: “Аны сихерләгәннәр”, - диде. Шуннан соң беренчесе тагын сорады: “Ә аны кем сихерләгән соң?”. Икенчесе: “Лөбәйд ибне әл-Әгъсам”, - дип җавап бирде. Ә “Ул сихер кайда  яшеренгән соң?”, дигән соравына, ул: “Таралганнан калган чәчләре булган тарак һәм кипкән пальма яфрагында”, - дип әйтте. Шуннан беренче кеше аннан шулай дип  сорады: “Ә сихер салынган ул әйберләр кайда соң?”. Икенче кеше: “Зәрвән” коесында”, - дип  җавап бирде.  Аллаһның Расүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!), шуннан соң, үзенең берничә сәхабәсе белән шул кое янына китте, ә аннан кайткач,  шулай диде: “Ий, Гайшә, ул  коеның суы кына төнәтмәсе кебек кара иде, ә пальма агачы ябалдашындагы ботаклар -  шайтан башлары кебек”. Мин аннан: “Аллаһның Расүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!), син аны куып чыгармыйсыңмы?”, - дип сорадым. Ул: “Аллаһ миңа  бәрәкәт биргән һәм мин аны башкаларга явызлыкка  юнәлтергә яратмыйм”, - диде. Шуннан соң ул (сихер булган бу коены)  күмәргә кушты (Бохари, Мөслим).

Яһүдиләр Лөбәйд ибне Әгъсам белән сөйләшеп, аңа Аллаһ Расүлен (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сихерләргә кушканнар. Ә ул алар арасында иң яхшы сихерчеләрнең берсе булган. Моның өчен аңа өч динар акча түләгәннәр. Ул, Аллаһ Расүленең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) өенә килеп йөргән бер кол кыздан Аллаһ Расүленең чәч бөртекләре торып калган тарагын сорап алган, аннан соң аңа сихер салган. Сихеренең  көчен арттырыр өчен, аны кипкән пальма яфрагына төргән һәм Зәрвән коесындагы бер таш астына күмгән. Яһүдиләр Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) иң куркыныч  сихерләрнең берсен кулланганнар, чөнки, алар аны үтерергә ниятләгән булганнар. Ләкин, Аллаһ аны аларның бу мәкерле эшләреннән аралап калган, аларның сихерләренең көчен киметкән.

Аллаһның Расүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) 40 көн буена авырган (аның авырып яткан вакыты турында башка версияләр дә бар), шуннан соң, ул үзенең бер хатыны белән йокларга теләгәч – ул  моны эшли алмаган.  Аллаһның рәхмәте белән авыру аның аңына һәм үз-үзен тотышына  кагылмый калган.

Аллаһның Расүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шулай дип әйткән:

“Иң авыр җиде гөнаһтан сак булыгыз:

1. Аллаһка иптәшкә иләһ китерүдән, бу Аллаһка тиң икенче берәүгә табыну (ширек) була.

2  Сихердән. Бу - күрәзәлекләр, әфсеннәр, фал салулар, сөйдергеч сихерләр һ.б.

3. Гаепсез кешене үтерүдән.

4. Рибадан табылган (ростовщиклыктан)  табышны файдаланудан.

5. Ятимнәр мөлкәтен файдаланудан.

6. Чын изге җиһадтагы сугышны  (дин өчен сугышны) ташлап китүдән.

7. Тәкъва мөслимәне зинада гаепләүдән”. (Бохари, Мөслим).

Сөекле Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) икенче хәдистә шулай дигән: “Сихерлек өчен исламда  җәза бирү -  аның башын чабу” (Тирмизи, Хәким). Җәза бирүнең шундый дәрәҗәсе – бу гөнаһның никадәр авырлыгы, аны бервакытта да кылырга кирәк түгеллеге турында сөйли.

Әбү Талибның улы Галидән (Аллаһ аңардан риза булсын!) риваять ителә.  Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән:

“Өч төр кеше оҗмахка кермәс:

1. Хәмер даими кулланучы кеше (хәмер дигәндә, аңны  миңгерәтә торган теләсә нәрсә күз алдында  тотыла).

2. Туганлык мөнәсәбәтләрен өзгән кеше.

3. Сихерчегә ышанган кеше” (имам Әхмәд).

Ниндидер сихри әфсеннәре булган әйберләрне муенга, киемгә һәм  беләккә тагу Ислам динендә рөхсәт ителми. Мондый гамәлләр тора-бара кешене мәҗүсилеккә  китерергә мөмкин. Ибне Мәсгуд (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырулары буенча, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шулай дигән:  «Әфсеннәр (Рукъя), әфсенле бөтиләр (Тамаим), сөйдергеч әфсеннәр(Тиваля)  -  ширек”  (имам Әхмәд,  Әбү Давыд, ибне Мәҗә).

Бу хәдистә Рукъя (әфсеннәр) сүзе астында, Ислам диненә кадәр булган әфсеннәр күз алдында тотыла.

Танылган галим имам Хатыйби (Аллаһ аны рәхим-шәфкатеннән ташламасын!) болай дип әйткән: “Әгәр дә  рукъяда Коръән аятләре яки  Аллаһ исеме бар икән, Исламда бу рөхсәт ителә, чөнки Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Мин сезне (үземнең оныкларымны)  иблис, агулы җанварлар һәм һәрбер яман күздән (ягъни, көнләшүчеләрнең  күзләре тиюеннән) саклауны, Аллаһ сүзләре (аятьләре) белән сорыйм”, - дип әйткән (Бу хәдисне имам Әхмәд, Әбү Давыд һәм Тирмизи тапшырган).

Кеше, аны борчыган сәбәп үзеннән-үзе үк, үзен бу  бәладән коткарыр дип өметләнеп ятмавы – табигый. Ләкин, һәркем дә, Аллаһы Тәгаләгә өмет багларга тиеш. Сәбәпнең функциясе өстәмә яклауга, явызлыкка каршы торуның  арттыруына кайтып кала.

Аллаһның һәм  сөекле Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) күрәзәләр турындагы сүзләренә игътибар итегез һәм андый кешеләр янына йөрергәме-юкмы икәнлеге турында үзегезгә тиешле нәтиҗәләр эшләгез. Күрәзәгә өмет баглап, аның сүзләренә ышанган кеше мөшриккә әйләнә. Аннан  тыш, төрле сихерчеләргә йөргән кешенең кырык көн буена кылган гыйбадәтләре кабул ителми! Моның турында  Аллаһның Расүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзе шулай дигән: “Сихерчегә, күрәзәгә, фал салучыга, багучы-юраучыга, төрле ялган дәвалаучыларга  йөргән кешеләрнең  кырык көн буена намазы кабул ителмәс”.

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тагын шулай дип әйткән: “Күрәзәчегә  килеп, аның сүзләренә  ышанган кеше – иманыннан, Мөхәммәдкә иңдерелгәннән ( Коръәннән) ваз  кичкән кеше була”, – дигән.

Сихерчелек – зур гөнаһ, чөнки сихерче кеше, үзе генә иманыннан язып калмый, ә аңа мөрәҗәгать иткән кешене дә иманыннан яздыра. Аллаһы Тәгалә шулай дигән:

 

قُل لاَّ أَمْلِكُ لِنَفْسِي نَفْعًا وَلاَ ضَرًّا إِلاَّ مَا شَاء اللّهُ وَلَوْ كُنتُ أَعْلَمُ الْغَيْبَ لاَسْتَكْثَرْتُ مِنَ الْخَيْرِ وَمَا مَسَّنِيَ السُّوءُ إِنْ أَنَاْ إِلاَّ نَذِيرٌ وَبَشِيرٌ لِّقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ

 

Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихер китабын алар язды һәм (аларны Аллаһ диненнән чыгарып) кешеләргә өйрәттеләр. (“Бәкара” сүрәсе, 102нче аять).

 

 

Сихерче кылган көферлекләрнең төрләре

 

Мөхтәрәм укучы! Сихерченең бар эшчәнлеге дә җеннәр белән бәйле. Алар, җеннәр әйтеп торган иң авыр көферлекләрне эшләргә мәҗбүрләр:

1. Йомышларын үтәгәч, Коръән аятьләре белән арт саннарын сөртергә яки  кече йомышларын Коръәнгә башкарырга мөмкин;

2. Аллаһтан башкага корбан китерергә (мәсәлән, ниндидер бер “җен” өчен корбан чалырга);

3. Коръән аятләрен күрем каны белән язарга;

4. Коръән укыган вакытта, андагы аятьләрне бозып, Аллаһ сүзләреннән көлеп утырырга;

5. Намазны махсус гөселсез һәм тәһарәтсез укырга;

6. Саклаучы һәм башка төрле әфсенле бөтиләр тагып йөрергә, зур ширек  (күп илаһларга табыну) булган төрле әфсеннәр укырга;

7. Киләчәкне (тәкъдирне) алдан юрарга, үзләрен ниндилер яшерен, бик мөһим белемнәргә ия булган гадәттән  тыш кеше итеп күрсәтергә;

8. Аллаһ һәм Аның Расүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тыйган гамәлләр кылырга (мәсәлән, исерткеч  эчемлекләр кулланырга, зина кылырга) мөмкин.

 

 

Күрәзәлек: ялганмы әллә чынмы?

 

Әгәр сихерчеләр киләчәкне юраган вакытта ни дә булса дөрес әйтәләр икән, болар барысы да – иблис вәсвәсәләре. Иблис, Аллаһның  фәрештәләргә биргән боерык һәм күрсәтмәләрен тыңлап торып, үзе ишеткәннәренең кайберләрен сихерчеләргә җиткерә, ә соңгылары исә, ул ишеткәннәренә үзләренең гөман, фараз һәм хыялларын өстәп, ярдәм сорап килүче кешегә ниндидер бер “ачыш” итеп тәкъдим итә. Күп кешеләр үзләренең киләчәкләрен белү һәм аны яхшырту өчен, сихерче һәм күрәзәләргә мөрәҗәгать итәләр, ләкин тәкъдир – бары тик Аллаһы Тәгалә кулында, бер генә җан иясе дә Аллаһ ризалыгыннан башка үз тәкъдирен үзгәртә алмый. Аллаһы Тәгалә Үзенең Расүленә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шулай дип әйткән:

 

قُلْ إِنِّي لَا أَمْلِكُ لَكُمْ ضَرًّا وَلَا رَشَدًا  قُلْ إِنِّي لَن يُجِيرَنِي مِنَ اللَّهِ أَحَدٌ وَلَنْ أَجِدَ مِن دُونِهِ مُلْتَحَدًا

 

“Әйт: "Мин сезгә зарар китерергә кадир түгелмен һәм сезгә һидаять бирергә дә кадир түгелмен". Әйт: "Әлбәттә, мине Аллаһ хөкеменнән һичкем коткара алмас, әгәр Ул миңа зарар теләсә, мин, әлбәттә, Аллаһтан башка сыгыныр вә ярдәм сорар өчен башка бер затны тапмамын." (“Җен” сүрәсе, 21-22нче аятләр).

Аллаһы Тәгалә тагын шулай дигән:

قُل لاَّ أَمْلِكُ لِنَفْسِي نَفْعًا وَلاَ ضَرًّا إِلاَّ مَا شَاء اللّهُ وَلَوْ كُنتُ أَعْلَمُ الْغَيْبَ لاَسْتَكْثَرْتُ مِنَ الْخَيْرِ وَمَا مَسَّنِيَ السُّوءُ

“Әйт: "Мин үземә файданы да, зарарны да китерүче түгелмен, ул Аллаһ эшедер, Ул нәрсә теләсә, миңа шул ирешер. Әгәр Мин (яшерендәге) файдаларны белә торган булсам, әлбәттә, үземә күп файдаларны булдырыр идем һәм Миңа һичбер зарар ирешмәс иде ...” (Әгъраф” сүрәсе, 188 нче аять).

Әгәр кешеләр һәм расүлләр арасында иң яхшысы да, үзенә дә, башкаларга да, Аллаһтан башка ярдәм китерә алмый икән, моны башкаларның башын бутап ятучы ниндидер сихерче һәм шарлатаннар ничек эшли алсыннар инде?! Аллаһы Тәгалә аларның ялганнарын фаш, имансызлыкларын шәһадәт иткән! Алар, үзләре аңлатканча, кешеләргә бәрәкәт китерү һәм аларны бәла-казалардан аралауга сәләтсез генә түгел, ә үзләрен һәм үз күңелләрен аларга ышанып ачып салучыларның да бу дөньдагы тормышларын  бәхетсезлеккә һәм ахирәттәге тормышларын мәңгелек газапларга дучар итәләр. Әгәр алар хаклы, барысын да беләләр икән, ни өчен алар җир астында яткан бар хәзинәләрне дә казып чыгармыйлар соң? Кодрәтеннән килсә, алар бәлагә тарыган кешеләрнең соңгы тиеннәрен тартып  алып, бичара балаларын соңгы икмәк сыныгыннан мәхрүм итеп, аларның  җилкәләрендә утырмаслар, шул хәзинәләре белән үз халкына  дошманнары белән көрәшергә ярдәм итәрләр  иде. Кайбер кешеләрдә шундый сораулар туарга мөмкин: күрәзәчеләр беркайчан да дөресен  әйтмиләрмени? Бу сорау Аллаһ Расүленең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сәхәбәләрендә дә туган һәм ул аларга  моның  чын асылын аңлатып биргән.

Әбү Һөрәйра (Аллаһ аңардан риза булсын!)  Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен тапшырган: “Аллаһ күктә нинди дә булса бер мәсьәләне чишкән вакытта, фәрештәләр, канатларын баш  очларына кушып куялар да, Аның сүзләренә итәгать итеп, чылбырның ташка сугуындагы тавыштан, күк күкрәүдән курыккандагы кебек куркып, Аны тыңлап торалар,  күңелләреннән бу курку киткәч, алар: “Аллаһ ни әйтте?”, - дип сорыйлар.  Аларга: “Чын хакыйкатьне, Аллаһы Тәгалә - Иң Бөеге”, - дип  җавап бирәләр, ә шайтаннар, бер-берсе өстенә утырып (Суфиян ибне Гуйәйнә моны тасвир итеп язганча – кул очындагы бармаклар кебек), посып кына Аллаһның сүзләрен тыңлап торалар.  Ишеткән сүзләрен алар, үзләреннән аста торганнарга сөйлиләр, һәм бу сүзләр, шул чылбыр буенча, сихерче һәм күрәзәләргә кадәр килеп җитә. Күктән атылган йолдызлар, аны тапшыручыны бәреп, бу сүзләр чылбырын өзәргә дә мөмкиннәр, кайвакытта бу чылбыр өзелми дә кала, шул чакта, бу сүзләрне ишетүчеләр аңа йөз тапкыр күбрәк ялган сүз  өстәп ярдәм сорап килүчеләргә тапшыралар. Кешеләр: “Ул безгә шул-шул көнне, шул-шул булачак дип әйтмәдемени?”, - дип сорыйлар.  Шулай итеп, күктән  ишетелеп Җиргә кадәр килеп  җиткән хак  сүзләр кешеләрне шул күрәзә һәм сихерчеләргә ышанырга мәҗбүр итәләр” (Бохари).

Алда әйтелгәннәрдән аңлашылганча, күрәзә яки сихерче юраган нәрсәләр арасында кайберләренең чынлап та дөрес булып чыгуы бар, тик моңа ирешер  өчен, кешеләр үз иманнарыннан ачыктан-ачык ваз кичәргә, аңа күктән ишетелгән хәбәрләрне даими җиткереп торсын өчен, шайтаннар белән элемтәгә керергә тиешләр. Һәрберебез сайлау алдында торабыз: сихерчегә ышанып, имансызлык упкынына очаргамы, әллә инде, дөньялар Хакименә иман китереп, тулысынча Аңа сыеныргамы?

Имам әз-Зәһәби болай әйткән: “Син юлдан язган никадәр күп кешеләрнең сихергә мөрәҗәгать иткәннәрен күрә алырсың.  Алар моның иманнан язу (көферлек) икәнен дә аңламыйлар, аны бары тик  тыелган  гамәл генә дип исәплиләр. Алар ул сихерчеләргә, үз киләчәкләрен сөйләсен, бу чакта ни эшләргә киңәш бирсеннәр дип керәләр, ә бу – зур көферлек бит! Еш кына кешеләр сихерчеләргә үзләрен кемнәндер яраттырырга ярдәм сорап керәләр, бу да көферлек, барлык сөйдергеч яки, киресенчә, биздергеч  әфсеннәре – ширек һәм  юлдан язу булып тора”, дигән  (“Әл-Кәбәир” китабыннан).

 

Сихерче һәм ялган  дәвалаучыларның киң таралган билгеләре

 

1. Алар авыру кешенең һәм әнисенең исемен сорыйлар.

Шуларны ачыклап, ул авыруны “иртәгә килерсең”, дип кире кайтарып җибәргән төрле дәвалаучылар, им-томчылар турында дин галимнәре шулай дигәннәр: “Авыру дәваланырга килгәч, мондый гамәлләр башкару - бу “дәвалаучының” җеннәр белән бәйләнешкә керүе һәм алар аша яшерен белемнәр алырга дәгъва белдерүе турында сөйли. Аларда  дәвалану гына түгел, гомумән, аларга йөрергә һәм алардан ни дә булса белешергә ярамый”;

2. Алар авыруның нинди дә булса берәр әйберен (мәсәлән, аның фоторәсемен, чәч бөртекләрен,  киеменең берәр кисәген һ.б.ш.) китерүне сорыйлар. Ислам галимнәре алар турында шулай дип әйтәләр: “Яшерен һәм серле белемнәргә иямен диюче һәркемгә янына йөрергә кирәкми! Күлмәкне дә, башка киемне дә, гомумән, бернәрсәне дә, алар сорады, дип алып барырга  ярамый; 

3. Алар ниндидер аңлаешсыз догалар я әфсеннәр укыйлар яки язалар;

4. Корбан итеп китерергә ниндидер берәр җан иясен (күгәрчен, тычкан,  күсе,  кролик, һ.б.ш., алар сораган ул җан иясе хәтта чебен дә булырга мөмкин) алып килүне сорыйлар. Гадәттә, аларның кара төстәгеләрен китерергә кушалар, чөнки кара төс - җеннәргә ошый;

5. Алар ниндидер хәрефләр, тамгалар, сүзләр язылган кәгазь бирергә мөмкиннәр. Аны суда тотып, шул суны эчәргә тәкъдим итәләр;

6. Алар кайбер әйберләр биреп, аны каядыр илтеп күмәргә кушалар. Бу – бозым, сихернең бер төре;

7. Алар караңгы, кояш нуры үтмәгән бүлмәләрдә булырга яраталар, чөнки җеннәр дә караңгылык ярата;

8. Алар ниндидер кәгазь бирәләр дә, аны яндырып, шуның төтенен үзеңә төтәтергә кушалар;

9. Алар кергән кешенең исемен, аның әнисенең исемен, аның торган җирен, авыруын әйтеп бирергә мөмкиннәр, чөнки бу мәгълүматларны аларга  җеннәр җиткерә, ул  җеннәр аларга сихердә ярдәм итәләр.

Сихерче, күрәзәче һәм багучыларның билгеләре шактый күп, аларның  киң таралганнары турында гына мәгълүмат биреп китәргә тырыштык. Кайбер сихерче һәм күрәзәләрнең  намаз һәм Коръән укулары, ә кайберәүләренең хәтта Хаҗ кылуларына килгәндә исә, бу, кагыйдә буларак, аларның надан кешеләр арасында “гыйлемле” булып кыланулары, бу шөгыльләре һәм “сәләтләре”нең “Аллаһтан булуын” белемсез кешеләргә дәлилләргә маташулары гына.

 

Сихернең кайбер төрләре

 

Аллаһы Тәгалә әйткән: ”Шайтаннар кафер булдылар, чөнки сихер китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихерны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихерны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: "Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихер белән сезне сынар өчен, әгәр сихер белән шөгыльләнсәгез, - кафер булырсыз. Сихерне өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кафер булмагыз" – дип. Фәкать кафер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихерне шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихерчеләр, сихерләре белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ Тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихерне өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихер белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһтан газаптан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихерчеләрнең үзләрен сихергә сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр”. (“Бакара” (“Сыер”) сүрәсе), 102нче аять).

Аллаһы Тәгалә монда сихергә өйрәнгән кеше, аларның үзләренә үк зыян сала торган шөгыльгә өйрәнүләре турында кисәтә.

Аллаһның Расүле  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән: “Астрологияне өйрәнгән кеше, сихернең бер өлешен өйрәнә, ул ни кадәр күбрәк -  сихер дә шулкадәр үк күбрәк” (имам Әхмәд, Әбү Давыд, ибне Мәҗә).

Кутәдә әйткән: “Йолдызлар өч сәбәп буенча яратылганнар: күкне бизәр өчен, алар белән шайтаннарны бәрер өчен һәм мөсафирларга юл күрсәтергә ориентир итеп. Аларны башка максатларда кулланган кеше – ялгыша (Бохари).

Аллаһы Тәгалә тагын шулай дигән:

قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ  مِن شَرِّ الْوَسْوَاسِ الْخَنَّاسِ  الَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ  مِنَ الْجِنَّةِ وَ النَّاسِ

 

Кешеләрнең Раббысы булган Аллаһка сыгынамын ... шәйтанның мәкерле котыртуыннан, кешеләрнең күңеленә вәсвәсә салучы шәйтаннан, (ул яманлыкка котыртучы) җен токымыннан булса да, кешеләрдән булса да (Аллаһка сыенамын) ”  (“Нәс” (“Кешеләр”) сүрәсе 1,4-6нчы аятьләр).

Аллаһның Расүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән: “Кем дә булса төен бәйләп, аңа әфсенләп төкергән икән, - ул сихер белән шөгыльләнгән дигән сүз. Ә сихер белән шөгыльләнгән кеше – мөшрик  кеше (күп иләһләргә табынган кеше)” (ән-Насаи, Тирмизи).

Сихернең түбәндәге төрләрен аералар:

  1)  Кешеләрне аеру өчен кулланылган сихерләр. Сихернең бу төренә  кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискен үзгәрүе хас, нык сөюдән күралмауга кадәр. Сихерләнгән кеше кемне дә булса күралмый, аның үз янында булуына, бар эшләренә, әйберләренә, хәтта ул яратып утырган  урыннарына кадәр -  түзеп тора алмый башлый. Ул еш кына бу кешене котсыз, ямьсез итеп күрә, чөнки, бу  сихер өчен җаваплы  җен аның алдында ул  булып күренә.

2) Сөйдергеч сихерләр. Бу сихер нәтиҗәсендә кемдер икенче берәүгә “үлеп гашыйкъ була” (сөйдергеч әфсеннәр). Сихерлекне бу төренә артык ярату һәм бәйлелек, ниндидер бер кешене һәрвакыт күреп тору, аның белән якын мөнәсәбәтләргә керү теләге, бу теләктә түзеп тора алмау, ул кеше ихтыярына  сүзсез буйсыну хас. Кагыйдә буларак,  сихернең бу төрен, ниндидер бер ир-атны үзләренә каратыр өчен, хатын-кызлар куллана.

3) Күрү галлюцинациясе белән сихерләр вакытында кешеләр тик торган предметларны хәрәкәтләнгән, ә хәрәкәттәгеләрен – хәрәкәтсез, зур предметларны – кечкенә һәм, киресенчә, кечкенә предметларны  - зур итеп күрә башлый. Кайвакыт ул  җисемнәрне табигый булмаган рәвештә күрә.

4) Ишетү галлюцинацияләре белән бәйле сихерләр өчен – төрле куркыныч төшләр күрү, шайтан вәсвәсәләре,  якын дусларына карата еш шик-шәбһәләр туу хас. Кайвакыт кеше  төшендә аны каядыр чакыручы  тавыш ишетә, уянып китсә - беркемне дә күрми,  я аңа  ниндидер биек урыннан яки упкынга очып төшкән кебек тоела башлый, я аны төшендә ниндидер җанварлар яки башкалар эзәрлекли һ.б.

5) Акыл зәгыйфьләнү белән бәйле сихерләр. Болар өчен игътибарсызлык, таркаулык, еш онытучанлык, сөйләмнең анык булмавы, карашның түбән төшүе, бер үк эш урынында яки бер үк өйдә озак  була алмау, үзеңнең тышкы кыяфәтеңә  игътибарсыз булу хас. Аеруча  авыр очракларда кеше үзе өстеннән контрольне югалта, кайда булганын, кайда кунганын исенә төшерә алмый.

6) Депрессия белән бәйле сихерләр вакытында кешенең  гел үзе генә каласы килә, ул кешеләр белән сөйләшми, башкалар белән аралашуга карата тискәре карашта була, аның өчен таркаулык, еш аңны җую, битарафлык, ваемсызлык, торгынлык һәм даими депрессия хас.

7) Авыру бәлән бәйле сихерләр өчен ниндидер бер урын яки әгъзаның даими авыртып торуы,  даими рәвештә аңны югалту, тәннең кайсыдыр бер  өлеше зәгыйфьләнү яки аны паралич сугу, тоемлау сәләтен өлешчә югалту һ.б.ш. күренешләр  хас.

8) Аналыктан кан агу белән бәйле сихерләр өчен – күрем вакытыннан соң  да аналыктан кан агулар хас. Алар туктамыйча берничә көн, ә кайвакыт ай буе  дәвам итәргә мөмкиннәр. Мондый  бүлендекләр аз күләмдә дә, күп тә булырга мөмкиннәр.

9) Никахка комачаулау өчен кулланылган сихерләр. Болар өчен уйга бату, боеклык, аңны югалту (аны еш кына дарулар белән дәвалап булмый),  күкрәк кысу, ул күкрәк кысу, гадәттә, төштән соң башланып,  төн уртасына кадәр дәвам итә,  ә кайвакыт -  ашказаны яки билнең даими авыртуы.  Авыру кеше тыныч йоклый алмый, ул гел әйләнеп-тулганып  йоклый. Сихернең бу төрен,  еш  кына, аның кияүгә чыгуына комачаулау өчен, килен булган кешенең  туганнары кулланалар һәм бу кызга җен кереп оялый. Шуннан соң, булачак ире аңа  ямьсез, котсыз булып күренә башлый. Җен шундый ук рәвештә  кияү кешегә дә тәэсир итәргә мөмкин. 

10) Ирлек көченнән  мәхрүм итү белән бәйле сихерләр. Бу вакытта,  җен кешенең баш миенә кереп оялый, җенси эшчәнлекне координациияләү үзәкләренең эшенә комачаулыклар тудыра. Нәтиҗәдә, үз хатыны белән  җенси мөнәсәбәткә керергә ниятләгән ир-ат моны эшли алмый. Әгәр дә ул берничә хатынга да өйләнгән икән, мондый сәләтне  югалту кайвакыт аның кайбер  хатыннарына гына кагылырга  мөмкин.

11) Хатын-кызны җенси мөнәсәбәтләрдән тыеп торучы  сихерләр. Сихернең бу төренең берничә чагылышы бар:

а) хатын-кыз, иренең үзе белән  җенси мөнәсәбәтләргә керүенә, үз ихтыярына каршы, - каршы килә.

б) хатын-кыз  җенси мөнәсәбәтләрдән  тәм тапмый;

в) җенси мөнәсәбәтләр вакытында хатын-кызның аналыгыннан кан килә башлый;

г) җенси мөнәсәбәткә кергән вакытта, ир-ат ул үтеп китә алмаган ниндидер ит торгандагы кебек физик каршылыкка  очрый;

д) ир-ат гыйффәтле кызга өйләнә, ләкин, сихер нәтиҗәсендә гыйффәтлек пәрдәсе бөтенләй булмый һәм бу аны өйләнгән ул кызының гыйффәтлелегендә шикләнүгә китерә. Ләкин,  сихерне алгач, гыйффәтлек пәрдәсе – яңадан барлыкка килә.

12) Түлсезлеге (авырга узу сәләтен югалту) белән бәйле  сихерләр. Сәбәбе җеннәр булган түлсезлек – хатын-кызларга да, ир-атларга да кагылырга мөмкин.

а) Билгеле булуынча, орлыклану уңышлы үтсен өчен ир-атның мәниендә сперматозоидлар саны 20 млн./ 1 см3 булырга тиеш. Җен ир-атларның сперматозоид эшләп чыгаручы бизләренә тәэсир иткәч, андагы сперматозоидлар саны тиешле дәрәҗәгә җитми башлый. Аннан тыш, җен сперматозоидлар нормаль яши алсын кирәк булган  матдәләрне эшләп чыгаручы  бизләргә дә тәэсир итә,  ул  бизләр тиешле матдәләрне эшләп чыгармый башлагач, - сперматоидлар үләләр.

б) Җеннәр хатын-кызларның күкәй күзәнәкләрен зыянларга мөмкиннәр. Шуның нәтиҗәсендә аларның аталануы булмый кала. Ләкин кайвакыт,  аталану уңышлы үтсә дә, җен хатын-кызларның аналыгындагы  кан тамырын зыянлый, нәтиҗәдә, хатын-кызның организмы  баласын төшерергә  мәҗбүр була. Аллаһның Рәсүле  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шулай дигән: “Валлаһи, шайтан  адәм балаларында кан тамырлары буйлап йөри” (Бохари, Мөслим).

Сихер нәтиҗәсендәге түлсезлек физиологик түлсезлектән аерыла, сихер түлсезлеге вакытында кеше бил авыртуын, күкрәк кысуын сизә, аеруча төштән төн уртасына кадәр, андый кеше таркау  була, ул тыныч йоклый алмый, куркыныч төшләр күрә.

Сихердән тыш, күз тию дигән зарар да бар, ул сихердән аерыла, аның да  үз нигезе бар.

 

Сихердән дәвалау

 

Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَنُنَزِّلُ مِنَ الْقُرْآنِ مَا هُوَ شِفَاء وَرَحْمَةٌ لِّلْمُؤْمِنِينَ وَلاَ يَزِيدُ الظَّالِمِينَ إَلاَّ خَسَارًا

“Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез” (“Бәни Исраил” (Ягъкуб балалары”) сүрәсе, 82нче аят).

Ибне әл-Каййим шулай дигән: “Коръән –  бар дөнья һәм ахирәт сырхауларына,  җан һәм тәннең бар чирләренә дә камил шифа. Тик аннан шифа алырга күпләр сәләтле  түгелләр.  Әгәр дә авыру кеше аның белән (Коръән белән) уңышлы дәваланган, аны үзенең бар тугрылыгын, итәгате, инанулары һәм иманы белән авыруга каршы юнәлткән, аның бар таләпләрен дә үтәгән икән, - авыру аңа каршы тора алмый.

Нинди генә авыру Раббыбыз, җир һәм күк  Хакиме Сүзенә каршы тора алсын. Әгәр дә ул таулар эченә кереп качкан икән, Ул, ул тауларны ярыр иде, әгәр дә ул чир җир эченә кереп яшеренсә, Ул, ул җирне актарып ташлар иде. Коръәндә җан һәм тәннең бар  сырхауларының да сәбәбе дә күрсәтелгән, аларны  дәвалау ысуллары да, һәм шулай ук, Аның Китабын  аңлаучыларга чирләрдән саклану юллары да.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

أَوَلَمْ يَكْفِهِمْ أَنَّا أَنزَلْنَا عَلَيْكَ الْكِتَابَ يُتْلَى عَلَيْهِمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَرَحْمَةً وَذِكْرَى لِقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ

“Без сиңа иңдергән Коръән аларга могъҗиза булырга җитмиме, ул Коръән аларга даим укыладыр”  (“Гәнкәбут” (“Үрмәкүч”) сүрәсе, 51нче аят).

 

Сихерне алуның рөхсәт ителгән юлы

 

Сихерне  рөхсәт ителгән  дәвалау – Коръән аятләре, зикерләр, догалардан торган рукйа укудан тора. Гайшә (Аллаһ аңардан риза булсын!) шундый бер вакыйганы сөйләгән. Бервакыт, бер хатын  рукйа укып аны  дәвалаган вакытта, Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!), аңа кереп, ул дәвалаучыга: “Аны Аллаһ Китабы  белән дәвала!”, - дигән (кодси хәдис). 

Сөекле Пәйгамбәребез ниндидер аерым  бер сүрә яки аятьне искә алмаган, ә тулысынча Аллаһ  Китабы турында әйткән. Моннан  Изге  Коръәннең тулысынча шифа булуы аңлашыла. Күпьеллык практика күрсәткәнчә,  Коръән белән  сихер, акыл зәгыйфьләнү, күз тиюне генә түгел, ә бик күп органик авыруларны да дәвалап була.  Әбү Сәгыйд шулай дип сөйләгән: “Без походта вакытта (бер үзәндә) туктадык. Шул вакыт безгә бер  кол кыз йөгереп килде дә, “Безнең авыл юлбашчысын елан чакты”, ә авылда кешеләр юк. Сезнең арагыздан  берәрсе  дога укый беләме?”, - дип сорады.  Аның белән безнең  бер иребез китте.  Ул догалар турында үз белемнәре белән билгеле кеше иде.  Ул  дога укыгач, ул (юлбашчы)  савыкты. Шуннан соң, бу юлбашчы безгә утыз сарык бирергә кушты һәм безне сөт белән кунак итте.  Дога укыган ул  ирдән без: “Син рөхсәт ителгән дога укыдыңмы, әллә җәһаләт (исламга кадәрге чор) вакытындагы  әфсеннеме?”, - дип сорадык. Ул безгә: “Мин Китаплар Анасыннан Өммелкитабны (“Фатиха” сүрәсен) гына укыдым. Без: “Хәзергә берни дә эшләмик, баргач Пәйгамбәрдән сорарбыз”, - дидек. Мәдинәгә баргач, без бу турыда пәйгамбәргә сөйләдек. Ул безгә: “Ә аңа аның (“Фатиха” сүрәсенең) шифалы дога булуын белергә  кем ярдәм иткән соң?”, - диде. Соңыннан пәйгамбәр сарыкларны бүлеп бирергә, аңа да үз өлешен калдырырга кушты (Бохари).

Сихерне дәвалаган вакытта  Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!)  сүрәне аерып күрсәткән хәдисләргә, галимнәр  таянмыйлар. Моның  шулай икәнлеге түбәндәге хәдистән ачыклана. Бервакыт Аллаһның Расүленә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) кешеләр килгәннәр дә аңа шулай дигәннәр: “Ий Аллаһның Рәсүле! Җәһаләт вакытында без догалар укый идек”. Ул аларга: “Миңа ул элеккеге  догаларыгызның мәгънәсен аңлатып бирегез әле. Аллаһка иптәшлек күрсәтмәгән догаларда бер начарлык та юк”, - дигән (Мөслим).

Шулай итеп, Коръән аятләреннән, зекерләрдән, пәйгамбәр догаларыннан  торган догалар, хәтта җәһаләт вакытындагы Аллаһка иптәшкә иләһ күрсәтмәгән догалар белән дә дәвалау рөхсәт ителә.

 

Дога укуга әзерләнү

 

Хөрмәтле укучы! Сихерләнгән кешене  дәвалау алдыннан, сихерне уңышлы алу өчен, кайбер чаралар күреп куярга кирәк.

1. Дәвалау алып  барылган йортта тәкъвалык  рухы  булырга тиеш. Фәрештәләр өйгә кереп дәвалауда катнаша алсын өчен, андагы бар рәсемнәрне дә алып куярга кирәк.

2. Авыру үзендәге әфсенле бар бөти һәм талисманнарны салып утка  ягарга тиеш.

3. Бүлмәдән бар музыка коралларын да (кыллы музыка коралларын да, кыллы булмаганнарын да) чыгарып торырга кирәк.

4.  Бүлмәдә Шәригать кануннарын үтәмәгән кешеләр (мәсәлән, алтын бизәкләр тагып йөргән, я алкогольле эчемлекләр куллана, тәмәке тарта торган ир-ат,  яки, киеме Шәригать тәтипләренә туры килмәгән  хатын-кыз һ.б.ш.) булмаска тиеш.

5. Имам  (диндә яхшы белемнәре булган кеше) авыру кешегә  аның күңелен  җаһиллектән һәм мәҗүсилектән чистартсын  һәм Аллаһка ихлас иман китерсен өчен, дога укырга тиеш.

6. Әгәр дә авыру хатын-кыз икән, ул үзен  тыйнак һәм оялчан тотарга тиеш. Ул Шәригать  кануннары буенча киенми торып (капланырга тиешле бар өлешләре дә капланмыйча торып) дәвалауны  башларга кирәкми. Бары тик йөзне һәм кул очларын гына  ачык калдырырга рөхсәт ителә. Төймәле киемнәрнең төймәләре, дәвалау вакытында алар  ычкынып китмәсен өчен,  яхшы  эләктерелгән булырга тиешләр.

7. Хатын-кыз үзендә булган бар   макияжны да юып төшерергә, тырнак лакларын алып ташларга, хушбуй сипмәскә, тырнакларын кисәргә тиеш.

8. Хатын-кызны дәвалау аның янында якын туган кешесе (әтисе, абыйсы, энесе, балигъ  булган улы һ.б.) булганда башкарыларга тиеш. Чит кешеләрдән рукйа укыган имамнан тыш беркем дә булырга тиеш түгел.

9. Дәвалау башланыр алдыннан аңа берничә сорау бирергә кирәк. Мәсәлән, кешеләрне аерылыштыру максатында эшләнгән сихер вакытында аннан шуларны сорарга кирәк:

а) Авыру үз хатынын кайвакыт ямьсез яки котсыз итеп күрәме?

б)  Алар арасында юк-бар буенча гына да  ызгыш-талашлар чыгамы?

в) Тышта булган вакытта ул үзен иркен тотып, өйгә кергәч, үзендә күкрәк кысуын сизәме?

г)  Җенси мөнәсәбәтләргә кергән вакытта аның хатыны борчылу һәм авырсынулар тоямы?

д)  Аларның берсе булса да тынычсызланып, әйләнеп-тулганып  йоклыймы һәм йокысыннан куркыныч төшләр күреп уянамы?

Әгәр дә бирелгән бу сорауларның берсенә яки берничәсенә уңай җавап алынган икән, бу – сихер билгеләре бар икәнне аңлата.

10. Имам һәм анда булганнар барысы да кече  тәһарәт алырга, Аллаһтан бу эштә ярдәм итүен сорарга һәм аннан соң гына сихердән дәвалауга керешергә тиешләр.

 

Сихерне икенче сихер  белән дәвалау тыелган!

 

Мөхтәрәм укучы! Сихерне икенче сихер белән дәвалау шәригать тарафыннан тыелган һәм имансызлык чагылышы булып тора. Җәбир шулай дип сөйләгән: “Аллаһ Расүленнән сихерне (икенче бер сихер белән) дәвалау турында сорагач, ул: “Бу – шайтан гамәлләренең берседер”, - дигән (Әхмәд һәм Әбү Давыд). Сихерче  җеннәр кабиләсенең сихер өчен җаваплыларының башлыгына, аннан  ярдәм һәм шәфәгать күрсәтүен  сорап, мөрәҗәгать итә һәм шуның белән зур гөнаһ эшли, тирән мәҗүсилеккә бата. Әгәр дә үзе башкарган сихерне ул сихерче үзе ала икән, бу Аллаһ ихтыярында. Әгәр дә сихерне башка сихерче эшләгән  икән, сихерләнгән бу кешедән җеннәр барыбер чыгып китмәскә мөмкиннәр, ягъни иманын җуйган кешегә мөрәҗәгать иткән һәм шайтаннардан  шәфәгать сораган кеше бик зур гөнаһ эшли һәм бу дөньяда да, ахирәттә дә Аллаһның җәзасын алырга лаек. Алар Аллаһ сынавын читләтеп үтәргә һәм шайтан ярдәмендә үзләренә котылу табарга телиләр: нинди коточкыч начар юлны сайлап алганнар! Аллаһы Тәгалә шулай дигән:

 

أَفَمَنْ هُوَ قَآئِمٌ عَلَى كُلِّ نَفْسٍ بِمَا كَسَبَتْ وَجَعَلُواْ لِلّهِ شُرَكَاء قُلْ سَمُّوهُمْ أَمْ تُنَبِّئُونَهُ بِمَا لاَ يَعْلَمُ فِي الأَرْضِ أَم بِظَاهِرٍ مِّنَ الْقَوْلِ بَلْ زُيِّنَ لِلَّذِينَ كَفَرُواْ مَكْرُهُمْ وَصُدُّواْ عَنِ السَّبِيلِ وَمَن يُضْلِلِ اللّهُ فَمَا لَهُ مِنْ هَادٍ  لَّهُمْ عَذَابٌ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَلَعَذَابُ الآخِرَةِ أَشَقُّ وَمَا لَهُم مِّنَ اللّهِ مِن وَاقٍ

 

“Бәлки кәферләргә хакка каршы хәйлә мәкерләре вә кәфер эшләре үзләренә зиннәтле күренде һәм алар кешеләрне Аллаһ юлыннан тыйдылар. Бер кешене Аллаһ адаштырса, ул кешене туры юлга күндерүче булмас. Аларга дөньяда ук газап булыр, әмма ахирәт газабы катырак, Аллаһ газабыннан аларны саклап калучы булмас”.(“Рәгыд” (“Күк күкрәү”) сүрәсе, 33-34нче аятьләр).

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны: гаиләләребезне, туган-кардәшләребезне сихерчеләрдән сакласа иде!

 

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең

дәгъват бүлеге