string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7640.html"
03.09.2013 14:29

Мөселман дөньясындагы сөнниләр дүрт юнәлешне – имам Әбү Хәнифә, имам Шәфигый, имам Хәнбали һәм имам Малик мәзһәбләрен бергә туплаган. Татарстандагы мөселман өммәте исә элек-электән Хәнәфи мәзһәбе буенча гыйбадәт кыла. Безнең мәзһәбебезгә нигез салучы Имам Әбү Хәнифәнең тормышы һәм гамәлләре турында кайбер мәгълүматларны җиткерәбез.

 

Әбү Хәнифә гайбәт сүз сөй­ләүдән кача торган булган. Бервакыт аңа берәү: “Имам, синең турыда бик күп гайбәтләр йөри, тик берәүнең дә, беркайчан да синең авызыңнан пычрак сүз чыкканын ишеткәне юк”, – ди. Мо­ңа җавап итеп Әбү Хәнифә болай ди: “Бу – Аллаһның рәх­мәте, Аллаһ аны кемгә тели, шуңа бүләк итә”.

 

Имамның диндарлыгы һәм тәкъвалыгы турында бик күп риваятьләр йөри. Намазларны үтәү аңа бик күп бәхет китерә торган булган. Ул аларны ихласлык, басынкылык һәм дикъкать белән укыган. Намаз яисә Коръ­ән укыган вакытта ул рухы бе­лән Аллаһ Тәгаләгә юнәлә, озак кына тынычлана алмыйча елый.

 

Бервакыт Заида исемле кеше мөһим сорау бирергә дип имам янына мәчеткә килә. Тик нәкъ шул вакытта төнге намаз башлана. Заида барысы белән бергә сафка басып намаз укый. Аннары Әбү Хәнифәнең нәфел намазын укып бетергәнен көтеп тора. Тик Имам Коръән укыганда “Безне җәһәннәм газабыннан сакла” дигән аятьне төне буе укып, таңга чаклы кабатлый.

 

Язид ибн Кумәит, Әбү Хә­ни­фәгә оеп, төнге ястү намазын укый. Намаз тәмамланганнан соң, имам күзләрен каядыр ерак төбәп, нәрсәдер уйлап уты­­­руын дәвам итә. Икенче көнне иртәнге намазга дип мәчеткә килсә, ни күрсен, имам шул рәвешле утыруын дәвам итә. Шул ук вакытта ишетелер-ишетелмәслек итеп кенә: “Ий иң кечкенә яхшы эш өчен дә бү­­ләкләүче һәм иң кечкенә гөнаһ өчен дә җәзалаучы! Үзеңнең колың Ногманны ут ялкыныннан коткарчы!” – дип ялвара.

 

Иртәнге намазны укыгач, Әбү Хәнифә мәчеттә дәрес бирә, аннары фәтвәләр чыгарып, төр­ле сорауларга җавап бирә. Имам­ның сөйләгәннәрен тың­лар өчен, хәлифәтнең төрле поч­мак­ларын­нан кеше агыла. Имам үзенең укучыларына аерым Шәригать нигезләрен өй­рәтә. Дәресләр­дән соң укучылар бертавыштан кабул ител­гән хө­кем­нәрне язмача теркәп куялар.

 

Өйлә намазыннан соң Әбү Хәнифә өенә кайтып китә торган була. Икенде намазыннан соң тагын бер дәрес үткәрә, аннары шәһәргә барып, дусларын, авыруларны зиярәт кыла һәм мох­таҗларга ярдәм итә. Ахшам укылганнан соң төнге намазга кадәр үзенең дәресләрен дә­вам итә. Ястү намазыннан соң төн­нәрен гадәттә Коръән укуга, зикер әйтүгә багышлый торган була. Кышкы вакытта исә бу намаздан соң мәчеттә йоклап, төн­нең өченче өлешендә тәһәҗҗүд намазын укырга тора.

 

Бервакыт кеше бик күп җыелган җәмигъ мәчетендә хөтбә укыганда, имамның те­зенә каяндыр елан килеп төшә. Халык бу хәлдә куркып калып, мәчеттән чыгып китү ягын карый башлый. Әмма имам гына берни дә булмагандай үз урынында торып кала.

 

Әбү Хәнифә тыныч холыклы, сабыр, кешеләргә карата илтифатлы була. Кешеләрнең кайгы-хәсрәтен, газапларын бик тирән кичерә. Бервакыт аңа бер ир-атның өй түбәсеннән егылып төшкәнен сөйлиләр. Әбү Хәни­фә, сөйләп бетергәннәрен дә көтеп тормыйча, аягына да кияргә өлгермичә, яланаяк көе, егылган ир-ат янына йөгерә. Шул көннән башлап, авыру ир терелгәнчегә хәтле аның хәлен белешеп тора.

 

Үзенә килгән сынауларны, авыр­лыкларны зур түземлек бе­лән кичерә Әбү Хәнифә. Төр­мәдә утыру дисеңме, җәзалану дисеңме һ.б. Хәлиф имамны дәүләт галиме итәргә теләгәндә дә, ул моңа каршы чыга һәм аны беркем дә ризалата алмый. Бу вакытта инде ул бик олы яшьтә дә була. Аннары төрмәгә ябылуы аның үлемен якынайткан дигән мәгълүматлар да бар.

 

Әбү Хәнифәне күмгән көнне Багдад урамнары аның белән хушлашырга дип килгән ке­шеләр белән тула. Кайбер ри­ваятьләргә караганда, имамның җеназасында илле мең кеше катнашкан.

"Ватаным Татарстан"