Чирмешәндә төзелүче “Мөшбикә“ мәчетенә манаралар куелды

09 ноябрь 2016 ел 12:57

Чирмешәндә төзелүче икенче, Амур ягында яшәүчеләр зарыгып көтүче мәчеткә манаралар куйдылар. Әйе, әлеге дин йорты ике манаралы.

Районда ул инде егерме дүртенче, иң зур, иң матур мәчет булачак. Башка барлык татар авылларында да мәчетләр бар.

Ходай язса, киләсе елда Аллаһ йортына ай да куярбыз, - ди мәчетне төзетүче игелекле якташыбыз – Әмирдә туган, бүген Сургутта билгеле эшкуар Фазыйл Әгъләмов. Алар – Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар – сүзләрендә тора белүче егетләр.

350 чамасы кешегә исәпләнгән, 12гә 20 метр зурлыгындагы, беренче катта – ирләр, икенче катта хатын-кызлар дини йолаларны үтәячәк, подвалында уку класслары, мәҗлесләр үткәрү залы булачак мәчетнең тәрәзәләрен ноябрь аенда ук куеп калдырмакчылар. Димәк, быелга планлаган эшләр үтәлә дигән сүз.

-Бу бина туган ягыбыз халкына бүләк, әниебез Мөшбикә истәлеге булсын дидек. Байлык бит бүген бар, иртәгә юк. Ә мәчет яхшылыкка өйрәтүче, иман иңдерүче изге урын, - ди быел 60 яшен тутырган Фазыйл Әгъзам улы.

Манараларның 16 метрлап өлешен кирпечтән өеп менгезгәннәр, инде аңа каркасы Сургутта ук ясап кайтарылган икенче өлешен куйдылар. Шул уңайдан үзенә күрә бәйрәм булды. Тарихи вакыйга бит. Бабайлар да, яшьләр дә күп килгән. Әлмәттән чакырылган зур кран ярдәмендә, манараларны җайлап кына тиешле урынга урнаштырдылар, беркетеп куйдылар. Монда миллиметрына кадәр төгәллек кирәк. Мәчет төзүчеләр бу яктан оста, барын да шартына китереп эшлиләр. Әйтик, стеналарны бик пөхтә, матур иттереп өйгән, төзелештә катнашкан Түбән Чегодай һәм Лашман егетләренә дәгъва белдерерлек түгел. Төзелеш материаллары да сыйфатлы, чыдам, заманча. Әйтик, түбәне резинасыман, төсле тиз уңмый торган кыйммәтле материал белән ябалар.

-Алла исәнлекләрен бирсен, район өчен, милләтебез өчен бик игелекле, гамәл башкаралар Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил Ибраһимов. 

Район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин әйтүенчә, мәчет  төзетеп, бу егетләр башкаларга да матур үрнәк күрсәтәләр.

Элеккеге аэропорт урынында, мәчет янәшәсендә дистәләрчә гаилә яңа йорт төзергә керешкән, инде түбәлеләре дә күп.

... Ераккарак киткәч ничектер тагын да якынрак кебек күренүче, манаралары 30 метр чамасы күккә ашкан, Чирмешәнннең көньягы халкына хезмәт итәчәк мәчетнең Ходай ярдәме белән ае да куелыр, эчке эшләре дә үтәлер. Төзетүчеләре, төзүчеләре исән булсын!


Кадыйр ГОМӘРОВ

nashcheremshan.ru

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана