Минзәләдә мөнәҗәт тыңлап рухландылар

15 ноябрь 2016 ел 12:51

Елдан-ел Минзәлә мөхтәсибәтендә мөнәҗәтләр белән кызыксыну, дини җырларны район һәм шәһәр халкына җиткерүгә игътибар арта. Бу елны мөнәҗәт фестивале 26 нчы октябрь көнне Минзәлә шәһәрендә Тукай һәм Минзәлә районнары мөнәҗәтчеләре катнашында уздырылды.  Әлеге чараны оештыручылар - Минзәлә районы мөхтәсибәте һәм мөслимәләр берлеге.

Залда утыручылар, катнашучылар арасында өлкән буын кешеләре дә, мәктәптә һәм урта махсус уку йортларында укучы студентлар да күп булды. Халык тирән мәгънәле, дини мөнәҗәтләрне тыңлап рухланды.

Имам-мөхтәсиб тарафыннан катнашучыларга истәлекле һәм файдалы бүләкләр тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана