string(51) "http://dumrt.ru/articles/society/society_16636.html"
25.01.2017 10:39

Сүзлекләр буенча «фикһ» сүзенең мәгънәсе – сүз һәм гамәлләрнең мәгънәләрен төгәл һәм тирән аңлау; дөрес һәм тулы аңлау, нәрсәнеңдер төп асылына төшенү.

«Белергә, аңларга» дигәнне аңлатып, мәгънәләре ягыннан якын булган «гыйлем» һәм «фәһем» сүзләренә караганда, «фикһ» сүзе үзгә бер мәгънәгә ия булып тора.

Коръәндә «фикһ» сүзе «нәрсәнедер тулысынча һәм яхшы аңларга, аның мәгънәсен тулаем алырга, асылын белергә һәм аңа акыл белән төшенергә» мәгънәсендәге фигыль рәвешендә якынча егерме урында очрый.

Бер аятьтә ул «тәфәкъкуһ фид-дин» (дини гыйлемгә ия булу) мәгънәсендә килә:

«Исламга иман китергәннәргә, әгәр зарури булмаса, пәйгамбәр галәйһиссәләм янына барысына да бергә килергә кирәкми. Аннан өйрәнеп һәм дин нигезләрен белеп, аның үгет-нәсыйхәтләрен аңлап, башка кешеләргә бу үгетләрне җиткерү һәм Аллаһының Хаклыгын үтәсеннәр, көферлек, адашудан саклансыннар дип куркыту өчен һәр җәмәгатьтән аның янына бер төркем килсен». («Тәүбә», 9:122)

Тирән дини гыйлемнәргә ия булу – ул бераз үзенчәлекле мәгънә. Тирән һәм төпле белемгә ия булучылар, һичшиксез, дингә яхшырак төшенә, аның асылын, максатларын, аның кануннарының нечкәлекләрен, аның бар файдасын һәм хикмәтен, ул таянган нигезләрне белә.

Хәдисләрдә шулай ук «фикһ» сүзе сүзлектәгечә һәм «тәфәкъкуһ фид-дин» мәгънәсендә очрый. Икенчесе, «Ислам дине буенча тирән гыйлемгә ия булу» формасы, ешрак күзәтелә.

Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм әйткән:

«Аллаһ кемгә изгелек теләсә, шуны диндә фикһ иясе (дини кануннарның нечкәлекләренә төшенүче) итәр» (Дарими, «Мөкаддимә», 24, 235 нче хәдис, 1/65; Бохари, «Гыйлем», 10, 1/26; «Җәмигу әяни гыйлм», 1/19).

Коръәндә йөрәкләре булып, Аллаһның аятьләренә төшенә алмаучылар җәһәннәм әһелләреннән булачак, диелгән. Бу – имансызлар сыйфаты.

 «Тәхкыйк, кешеләрдән вә җеннәрдән күпләрне җәһәннәм өчен бар иттек, аларның гакыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар, аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне күрмиләр, аларның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзләрен ишетмиләр, алар хайван кебиләр, бәлки хайваннарга караганда да, файда белән зарарны аера алмауда гакылсызраклар, чөнки бер хайван да утка керми, ә динсез кешеләр утка керергә хәзерләнәләр. Алар камил гафилләр, үз киләчәкләрен һич тә уйлап карамыйлар». («Әгъраф / Пәрдә», 7:179).

Имансызлар һәм монафикълар турында башка аятьтә болай диелгән:

 «Ни булды бу кавемгә, Аллаһының ачык аңлаешлы хак сүзләрен аңларга һәм кабул итәргә якын да килмиләр?» («Нисә / Хатыннар», 4:78).

Коръәндә «фикһ» сүзе шулай ук кешеләрнең җиде кат күк, җир һәм аларда яшәүче затларның Аллаһ Тәгаләне олылагандагы мәдхияләрен аңлый алмавы турында әйтелгәндә дә кулланыла:

 «Җиде кат күк вә җир һәм күкләрдә вә җирдә булган һәр мәхлук Аллаһыны мактап тәсбих әйтәләр, вөҗүдтә Аллаһыны мактап тәсбих әйтмәгән нәрсә юк, күзгә күренгәне вә күренмәгәне Аллаһыны зекер итәдер, ләкин сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз. Әлбәттә, Аллаһ миһербанлы вә ярлыкаучы булды». («Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:44).

Башка аятьләрдә дә «фикһ» сүзе китерелгән мәгънәләргә якын мәгънәләрдә кулланыла.

Сүзлекләрдә бу сүзнең «белергә, танып белергә, төгәл аңлауга ия булу» мәгънәләре бирелә. Мөхәммәд Әбү Заһра мондый билгеләмә бирә: «Фикһ – ул төгәл һәм тирән аңлау, әйберләрнең, сүзләрнең һәм гамәлләрнең асылына ирешү».

Термин буларак, фикһ – шәригатьнең гамәли мәсьәләләре буенча  мөҗтәһидләр тарафыннан дини дәлилләргә таянып чыгарылган җентекле күрсәтмәләр.  Имам Әбү Хәнифә фикһ сүзенә мондый билгеләмә бирә: «Фикһи белемнәр – гамәли мәсьәләләрдә кеше белергә тиеш булган җаваплар. Ләкин белемнәр бары тик аларга нигезләнеп эш итәр өчен генә кирәк. Ә дини гыйлемнәргә нигезләнеп эш итү – бакый дөньяда бәхет-сәгадәткә ирешү өчен дөнья мәшәкатьләрен калдыруны аңлата».

Моны яхшырак аңлар өчен, үсешенең иң беренче этапларыннан башлап, фикһ тарихына кыскача күзәтү ясау урынлы булыр.

Беренче дәвер

Бу Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән чор.

Бу дәвердә фикһ тулысы белән Аллаһ Сүзенә нигезләнә, чөнки нәкъ вәхи фикһ кануннарының чыганагы булып тора. Һәм Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм белән сәхабәләрнең  вәхи буенча хупланган иҗтиһатлары «вәхи фикһы» дәрәҗәсендә санала.

Бер яктан, Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм сәхабәләрнең фикһ буенча сорауларына җавап бирсә, икенче яктан – аларның кайберләрен үзләре мондый сорауларга җавап табарлык итеп әзерләгән. Бу әзерлек эшләрен ул Әл-Мәсҗед Ән-Нәбәвигә кушып салынган һәм беренче Ислам мәдрәсәсе булып саналган Суффада алып бара. Фикһка бик сәләтле булганнарны ул үзләре фәтвалар чыгарырлык дәрәҗәгә үстерә. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм исән вакытта ук сәхабәләрнең кайберләре фәтва чыгара торган булган. Хәзрәти Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали, Мугаз ибн Җәбәл, Үбәй ибн Кәгъб  – Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм исән чакта ук фәтвалар чыгарган сәхабәләрнең бер өлеше.

Мондый әзерлекле мөҗтәһидләрен Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дини гыйлемнәре Ислам нигезләрен белүдән артмаган мөселманнар яшәгән төбәкләргә җибәрә торган була. Халык бу сәхабәләрнең гыйбадәткә бәйле булган гамәли мәсьәләләргә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә, хәләл-хәрамга караган фәтвалары буенча гамәл кылган. Фикһ китапларында әйтелгәнчә, бу мөҗтәһидләр ниндидер сорауга Коръәндә һәм сөннәттә җавап таба алмаса, алар Аллаһ Расүленең салләлаһү гәләйһи вә сәлләм киңәшләренә таянып, иҗтиһат юлы белән үз фикерләрен китергән, һәм иҗтиһаттан чыгып, фәтваларын чыгарган. Мисал өчен, Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм Мугаз ибн Җәбәлне Йәмәнгә җибәргәндә, аның нәрсәгә таянып фәтва чыгарачагы турында кызыксына. Мугаз башта Коръәнгә, аннан соң сөннәткә таяначагын, ләкин аларда җавап табылмаса, иҗтиһат кылачагы турында хәбәр итә. Бу җавабы өчен Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм аны мактый.

Икенче дәвер

Бу турылыклы хәлифәләр чоры.

Турылыклы хәлифәләр чоры «вәхи фикһы»ның нигезен тәшкил иткән Коръән иңдерелү һәм сөннәт тапшырылу тәмамлангач башлана. Турылыклы хәлифәләр вакытында ниндидер фикһый мәсьәләләрне чишкәндә, сәхабәләр беренче чиратта Коръәнгә һәм сөннәткә мөрәҗәгать иткән. Бу сорауга ачык җавап таба алмасалар, алар иҗтиһат кылган.

Алар арасында гомумән иҗтиһат кылучылар белән беррәттән, аерым бер мәсьәләләр буенча иҗтиһат кылучылар да булган. Бервакыт Шәмдәге Җәбир өлкәсе халкы каршында чыгыш ясаганда Гомә: «Кемдер Коръән турында сорау бирергә теләсә, Үбәй ибн Кәгъбтән сорасын. Кемдер васыять турында сорарга теләсә, Зәйд ибн Сабиттан сорасын. Фикһ сораулары белән мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр булса, Мугаз ибн Җәбәлгә мөрәҗәгать итсен. Ә кемнеңдер хуҗалыкны алып бару турында сораулары булса, аларны миңа бирсен», – дип әйтә. Гомәрнең  халыкны мөҗтәһидләргә мөрәҗәгать итәргә чакыруыннан, бу чорда да кешеләрнең сәхабәләр киңәшләре буенча яшәве аңлашыла.

Икенче дәвернең иң күренекле факиһ-мөҗтәһидләре:

1. Әбү Бәкер Әс-Сыддыйк (һиҗри буенча 13 елда вафат);

2. Гомәр (23 елда вафат);

3. Госман (35 елда вафат);

4. Гали (40 елда вафат);

5. Габдуллаһ ибн Мәсгуд (32 елда вафат);

6. Әбү Муса Әл-Әшгари (45 елда вафат);

7. Мугаз ибн Җәбәл;

8. Үбәй ибн Кәгъб (30 елда вафат);

9. Зәед ибн Сабит (54 елда вафат) f.

Өченче дәвер

Бу сәхабәләр һәм тәбигыйннәр чоры.

Бу дәвер турылыклы хәлифәләр чорыннан башланып, Омейядләр дәүләтенең соңгы елларына кадәр дәвам итә. Бу чорда фикһ мәсьәләләренә караш беренче сәхабәләрнең иҗтиһатны ничек аңлаулары белән тулысынча тәңгәл килә.

Ислам тарихы китапларында әйтелгәнчә, бу чорда күп кенә сәяси вакыйгалар була. Берникадәр каршылыклар барлыкка килүе турында да билгеле. Шушы вакыйгалар нәтиҗәсендә мөселманнар өч зур агымга бүленә.

Хариҗилар Госман, Гали һәм Мөгавиягә каршы чыгучылар арасында була. Аларны моңа этәргән әйбер киләчәктә аларның күп кенә ялгышлыкларының сәбәбе була. Нәтиҗәдә алар туры юлдан китеп, әһлес-сөннәтнең чикләреннән чыга.

Аларның ялгыш фикерләре турында Шәһрастәнинең «Әл-Миләл вә ән-нихәл» һәм башка шундый китаплардан белергә мөмкин.

Шигыйлар Галине өстен куеп, башка турылыклы хәлифәләрне һәм Мөгавияне тәнкыйтьлиләр. Бу юнәлеш билгеле сәяси вакыйгалар һәм аларны җитәкләгән Габдуллаһ ибн Сәбаның мәкерле максатлары нәтиҗәсендә барлыкка килә. Хөрмәтле Галине d чиксез олылаган бу агым күпсанлы төркемнәргә бүленә.

Әһлес-сөннәт – Исламның беренче ике дәверендә сәхабәләр тоткан юлны дәвам иткән хакыйкый мәзһәб. Күпчелек мөселманнар шушы агымга карый. Әһлес-сөннәт вәкилләре калган ике агымны ялгыш саный һәм бар сәхабәләргә дә хөрмәт белән карый.

Өченче дәвернең үзенчәлекләре:

1. Билгеле сәяси вакыйгалар нәтиҗәсендә мөселманнар төркемнәргә бүленә.

2. Ислам галимнәре төрле төбәкләргә тарала. Алар барган тарафларда кайбер сәхабәләр дәресләр бирә башлый. Алар төркемнәр өчен дә, шәхси дәресләр дә бирә торган була. Алар әзерләгән тәбигыйннәр бу шәһәрләрдә дини гыйлемнәрне төпләндерүдә зур урын алып тора.

3. Хәдисләрне җыю һәм тапшыру киң тарала. Кайбер уйлап чыгарылган хәдисләр дә барлыкка килә.

4. Күп кенә гарәп булмаган галимнәр таныла. Бу – төркиләр, фарсылар, мисырлылар.

5. Кулланылган алымнар буенча мөхәддисләр һәм факиһлар арасында фикер каршылыклары барлыкка килә.

Өченче дәвернең иң күренекле факиһ-мөҗтәһидләре

Мәдинәдә яшәүчеләрдән:

1. Гайшә (һиҗри буенча 57 елда вафат);

2. Әбү Һүрайра (58 елда вафат);

3. Габдуллаһ ибн Гомәр (73 елда вафат);

4. Җәбир ибн Габдуллаһ (78 елда вафат);

5. Гурва ибн Әз-Зөбәер (94 елда вафат);

6. Сәгыйд ибн Әл-Мусаййиб Әл-Мәхзуми (94 (?) елда вафат);

7. Әбү Бәкер ибн Гобәйд ибн Әл-Харис (94 елда вафат);

8. Гали ибн Әл-Хөсәен ибн Гали ибн Аби Талиб (94 елда вафат);

9. Гобәйдуллаһ ибн Габдуллаһ ибн Готбә ибн Мәсгуд (98 елда вафат);

10. Хариҗә ибн Зәйд ибн Сабит (99 елда вафат);

11. Сөләйман инб Йәсәр (107 елда вафат);

12. Сәлим ибн Гобәйдуллаһ ибн Гомәр (106 елда вафат);

13. Әл-Касыйм ибн Мөхәммәд ибн Әбү Бәкер (106 елда вафат);

14. Әбү Җәгъфәр ибн Мөхәммәд ибн Гали ибн Әл-Хөсәен (114 елда вафат);

15. Нәфи (Мәүлә Габдуллаһ ибн Гомәр) (117 елда вафат);

16. Мөхәммәд ибн Мөслим ибн Шиһаб Әз-Зөһри;

17. Әбү Әз-Зинад Габдуллаһ ибн Зәквән (131 елда вафат);

18. Рабига ибн Әби Габрахмн Әл-Фәррух (136 елда вафат);

19. Яхъя ибн Сәгыйд Әл-Әнсари (146 елда вафат).

Мәккәдә яшәүчеләрдән:

1. Габдуллаһ ибн Габбас (һиҗри буенча 68 елда вафат);

2. Мөҗтәһид ибн Җәбр (Мәүлә бәни Мәхзүм) (103 елда вафат);

3. Икримә (Мәүлә ибн Габбас) (107 елда вафат);

4. Гата ибн Әби Рабах (Мәүлә Корәеш) (114 елда вафат);

5. Әбү Зөбәер Мөхәммәд ибн Мөслим (Мәүлә Хәким) (127 елда вафат).

Күфәдә яшәүчеләрдән:

1. Галкамә ибн Кайс Ән-Нәхаи (һиҗри буенча 62 елда вафат);

2. Мәсрук ибн Әл-Әҗдә Әл-Хәмәдәни (63 елда вафат);

3. Шүрайх ибн Әл-Харис Әл-Кинди (78 елда вафат);

4. Гөбәйдә ибн Гамр Әл-Сәлмани Әл-Муради (92 елда вафат);

5. Ибраһим ибн Йәзид Ән-Нәхги (95 елда вафат);

6. Әл-Әсвәд ибн Йәзид Ән-Нәхги (95 елда вафат);

7. Сәгыйд ибн Әл-Җөбәер (Мәүлә Вәлибә) (95 елда вафат);

8. Әмир ибн Шурахбил Әш-Шәгъби (103 елда вафат).

Басрада яшәүчеләрдән:

1. Әбүл-Галийә Рафиг ибн Михран Әр-Рийәхи (һиҗри буенча 90 елда вафат);

2. Әнәс ибн Мәлик Әл-Әнсари (93 елда вафат);

3. Әбү Әш-Шәгъсә Җәбир ибн Зәйд (93 елда вафат);

4. Әл-Хәсән ибн Әби Хәсән (Мәүлә Зәйд ибн Сабит) (110 елда вафат);

5. Мөхәммәд ибн Сирин (Мәүлә Әнәс ибн Мәлик) (110 елда вафат);

6. Катәдә ибн Дигамә Әс-Сәдуси (118 елда вафат).

Сүриядә яшәүчеләрдән:

1. Габдрахман ибн Ганим Әл-Әшгари (һиҗри буенча 78 елда вафат);

2. Әбү Идрис Әл-Хүләни (80 елда вафат);

3. Кубәйсә ибн Зүәйб (86 елда вафат);

4. Гомәр ибн Габделгазиз ибн Мәрван (101 елда вафат);

5. Мәкхул ибн Әби Мөслим (113 елда вафат);

6. Раҗә ибн Хәйәт (Хәйвә) Әл-Кинди (112 елда вафат).

Мисырда яшәүчеләрдән:

1. Габдуллаһ ибн Гамр ибн Әл-Гас (һиҗри буенча 65 елда вафат);

2. Әбү Әл-Хайр Марсад ибн Габдуллаһ Әл-Йәзәни (90 елда вафат);

3. Йәзид ибн Әби Хәбиб (Мәүлә Әл-Әзд) (128 елда вафат).

Йәмәндә яшәүчеләрдән:

1. Тавус ибн Кәйсан Әд-Җүнди (һиҗри буенча 106 елда вафат);

2. Ваһб ибн Мөнаббих Әс-Санәни (114 елда вафат);

3. Яхъя ибн Әби Кәсир (Мәүлә Тайй) (129 елда вафат).

Дүртенче дәвер

Имам-мөҗтәһидләр чоры.

Бу чор Һиҗрәтнең икенче гасырының беренче елларныда башланып, дүртенче гасыр уртасына кадәр дәвам итә. Фикһ үсешенең бу чорында Әбү Хәнифә, Мәлик ибн Әнәс, Әүзәгый, Суфиян Әс-Саури, Шәфигый, Әхмәд ибн Хәнбәл кебек күренекле мөҗтәһидләр үсеп чыга.

Алар бик күп сораулар буенча иҗтиһат кыла. Бу – Ислам җәмгыяте өчен әһәмиятле сораулар да, мөселманнарның көндәлек тормышларында туган мәсьәләләр дә. Соңгы факиһлар тарафыннан аларның иҗтиһатлары фикһ

җыентыкларына кертелеп, фикһның нигезе булып китә. Аерым темалар берләштерелеп, безнең көнгә кадәр килеп җиткән фикһ ысуллары һәм төп бүлекләре турындагы китапларның беренче үрнәкләре языла. Шулар арасында «Заһир әр-ривайә» исеме астында билгеле булган алты китап авторы – Әбү Хәнифәнең укучысы Мөхәммәд ибн Хәсән Әш-Шәйбәни дә (189/805 елда вафат).

Бу дәвердә фикһ мондый үсеш алганга күрә, фикһ тарихчылары әлеге чорны «фикһның алтын чоры» дип билгели.

Әлбәттә, дүрт мәзһәб тә югары бәягә лаек. Алга таба хәнәфи мәзһәбе турында төп мәгълүмат биреләчәк, ин шә Аллаһ.

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан Республикасы мөселманнарының

Диния нәзарәте рәисе, мөфти

“Шура” №15