string(51) "http://dumrt.ru/articles/society/society_16763.html"
06.02.2017 15:49

Мәшһүр дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, күренекле педагог, Үзәк Диния нәзарәтенең мөфтие Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның февраль башында Казан өязенең Кече Кавал авылында (хәзерге Татарстанның Биектау районында) сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1860 елда гаилә Казанга күчеп килә. Мөхәм-мәтҗан Галиев ихласлы һәм укымышлы кеше буларак, үз балаларына тиешле белемнәрне бирер өчен малын һәм көчен кызганмый. 1862 елда Галимҗанны Апанай мәдрәсәсенә укырга барәләр. Бу мәдрәсә XVIII гасырның 70 нче елларында барлыкка килә һәм Апанай мәчете белән берлектә эшли. Үз чорында бик көчле мәдрәсәләрдән санала. Биредә ул Саләхетдин хәзрәт Исхаковта белем ала, мөстәкыйль рәвештә күп китаплар укый. Тырышлыгы, сәләте зур булу сәбәпле, 1871 елда башлангыч сыйныфларда дәресләр бирә башлый. 1875 елда белемен күтәрү өчен 18 яшьлек Галимҗан Урта Азиягә юл тота. Анда җиде ел укып, дини һәм дөньяви фәннәрне үзләштерә.

1882 елның 15 июнь көнендә яшь галим Казанга күп китаплар һәм кулъязмалар белән кайта. Бу багажның авырлыгы якынча 650 кг, бәясе 5-6 мең була. Галимҗан Баруди гомер буе китап җыю белән шөгыльләнә. 1920 елда Галимҗан Баруди үзенең уникаль китап-ханәсен дәүләткә тапшыра. Бу байлык хәзерге көндә Казан (Идел буе) федераль университе-тының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана.

1882 елның 28 октябрендә Галимҗан хәзрәт Иске татар бистә-сенең бишенче җәмигъ мәчетенең (хәзерге Тукай урамындагы Галиев мәчете) имамы итеп билгеләнә. Мәчет каршында дәресләр бирә. Тиздән Галимҗан хәзрәтнең үз мәдрәсәсендә белем бирү мөмкинлеге барлыкка килә. 1882 елда әтисе тарафыннан мәдрәсәнең бер катлы бинасы төзелә. Әлеге мәдрәсәдә Галимҗан Баруди 1883 елда беренче дәресләр бирә башлый. Бу мәдрәсә аңа нигез салган Мөхәммәтҗан исе-менә нисбәт ителеп «Мөхәм-мәдия» исемен ала. Шәкертләрнең саны елдан ел арта бара. Шуңа күрә Мөхәммәтҗан Галиев танылган татар сәүдәгәрләре Әхмәтҗан Сәйдәшев һәм Габдулла Үтәмишев белән мәдрәсәне зурайталар. 1886 елда мәдрәсә бинасының өченче каты салына. Мәдрә-сәнең даны киң тарала.

1886 елдда Галимҗан Баруди изге Мәккә шәһәренә хаҗ кылырга бара. Бу сәфәрдә ул Истанбулны, Мисырны зиярәт итә, галимнәр белән очраша, белемнәрен арттыра.

Казанга кайткач, Галим-җан хәзрәт иске иҗек ысулын аваз ысулына алыштыра, уку-укыту программасын камилләштерә, яңа дәреслекләр, китаплар яза. Галимҗан Барудиның беренче китабы «Гильм әт-тәүхид» («Аллаһның берлеге турында гыйлем») 1890 елда басыла. 1891 елда яңа ысул белән укыту өчен «Сәвадхан» («Гыйлем иясе») исемле әлифба төзи. Бу китап яңа ысул белән төркичә язылган беренче әлифба булып санала һәм 1891–1915 елларда унике тапкыр басыла. Шул ук елда аның арифметика буенча «Нәмунәи хисаб», ислам нигезләре буенча «Китаб әс-салават» («Догалар китабы»), «Бәдә әл-мәгариф» («Белемнәрнең нигезе») «Сад пәнд» («Йөз нәсый-хәт») дигән хезмәтләре дөнья күрә.

1901 елда Галимҗан Барудиның зур абруен искә алып, Габдулла Үтәмишев, Әхмәд Хөсәинов һәм башка татар байларының ярдәме белән мәдрсәснең өч катлы таш бинасы салына (хәзерге Тукай урамы, 34а). Мәдрәсә заманча җиһазландырыла, шәкертләр өчен барлык шартлар тудырыла. Мәдрә-сәснең ишегалдында ашханә, авырулар өчен хастаханә, итек-читек, кәвеш төзәтү, агач эше, китап төпләү остаханәләре булдырыла.

1906–1908, 1913–1917 ел-ларда Галимҗан Баруди татар телендә «Әд-дин вәл-әдәп» исемле фәнни һәм дини журнал чыгара.

1908 елда Галимҗан хәзрәтне панисламизмда гаепләп, ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрәләр. Анда 4 ай яшәп, Эчке эшләр министрлыгыннан чыгу өчен рөхсәт ала. Чит илләргә сәяхәт кылып, Ве-на, Будапешт, Истанбул, Димәшкъ, Бәйрут кебек шәһәрләрдә булып кайта.

Галимҗан Баруди сөргендә булган вакытта, энесе Габдрахман хәзрәтнең ярдәме белән «Мөхәм-мәдия» мәдрәсәсе эшен дәвам итә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең даны бөтен Россия мөселманнары арасында тарала. Биредә татар яшьләре генә түгел, башкорт, казакъ, кыргыз, кумык һ. б. төрки халык вәкилләре дә гыйлем алырга омтыла. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1918 елга кадәр эшләгән.

Галимҗан хәзрәт Баруди Русия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул 1906 елның гыйнвар һәм август айларында узган Русия мөселман-нарының 2 нче һәм 3 нче корылтайлары эшендә катнаша. «Иттифак әл-мөсли-мин» мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.

1917 елның май аенда Мәскәүдә I Бөтенрусия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана. Әмма Галимҗан хәзрәт үзе бу турыда Чимкент шәһәрендә булганда белә.

Казанга кайткач, Галим-җан Баруди мөфти вазыйфасы турында туганнары һәм якын кардәшләре белән киңәшә, аларның фикер-ләрен тыңлап, бу җаваплы вазыйфаны алырга риза була.

Галимҗан хәзрәт мөфти буларак күп хезмәтләр башкара, халыкка армый-талмый хезмәт итә, үлеме дә изге юлда йөргәндә була. Мөфти хәзрәтләре 1921 елның 6 декабрендә Мәскәү каласында ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган чакта вафат була. Аны Казанга кайтаралар һәм Яңа татар бистәсе зиратында дәфен кылалар.

"Дин вә мәгыйшәт" №1, 2017

Нияз хәзрәт Сабиров,

ТҖ МДН дәгъвәт бүлеге җитәкчесе,

Апанай мәчете имам-хатыйбы,

тарих фәннәре кандидаты