Егерменче гасыр башы. Татар дөньясының кайнаган, социаль, сәяси һәм милли уяну кичергән, яңарышка, алгарышка томырылган чоры. Табигый, төрле кыйблалы сәяси, милли, дини хәрәкәтләрнең калкып чыгуы, аларның бер-берсе белән көрәше, бәрелеше хас бу чорга. Россиянең татарлар яшәгән күпсанлы төбәкләрендә шушы халәтне чагылдырган дистәләрчә яңа газета-журналлар ачыла, китап-лар басыла, аларны нәшер итүче зур типографияләр барлыкка килә. Бу исә, үз чиратында, туып килүче давыллы-фаҗигале гасырда татар иҗтимагый фикерен хәзерләүдә, аны чарлауда, сафландыруда һәм ныгытуда, татар халкының милли үзаңын формалаштыруда искиткеч зур роль уйнаган.
Ул чор татар мәдәниятенең иң зур үзәкләреннән берсе булган Оренбург та бу хәрәкәттән читтә калмаган. Танылган татар китабы белгече Әбрар Кәримуллин мәгълүмат-ларына караганда, XX гасыр башында биредә 400гә якын татар китабы басылган, аларның гомуми тиражы бер миллион данәгә җиткән. Шушында ук «Вакыт», «Шура», «Кармак», «Мөгаллим», «Чүкеч», «Яз», «Урал» һәм башка шундый газета-журналлар нәшер ителеп килгән.
«Дин вә мәгыйшәт» журналы шушы уяну дулкынында Оренбург-та дөньяга килгән даими басмаларның берсе һәм иң озын гомерлесе. Ул 1906 елның декабреннән 1918 елның язына кадәр айга дүрт мәртәбә 16 биттә чыгып килгән. Нәшире билгеле татар хәйриячесе, иганәчесе Гани Хөсәеновның улы Мөхәммәтвәли Хөсәенов, мөхәррире Заһидулла Хәйруллин, соңрак Фәезхан Даутов булган. Коммунистик идеология хакимлеге дәвамында журнал кадимчелек һәм карагруһлык коралы дип кенә каралып бәяләнде. Мәсәлән, шул ук Ә. Кәримуллин «Китап дөньясына сәяхәт» китабында болай дип яза: «Татар демократик китабына, татарлар арасында барган социаль һәм милли уянуга каршы көрәш йөзеннән 1906 елда Оренбургта карагруһ дин әһелләре «Дин вә мәгыйшәт» дигән журнал чыгара башлыйлар, шуны бастыру өчен типография оештырып, анда китаплар да чыгару эшенә керешәләр» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979). Атаклы әдәбият һәм матбугат белгече, язучы Исмәгыйль Рәмиев «Татар вакытлы матбугаты (1905–1925)» китабында «Дин вә мәгыйшәт»кә тагын да карарак бәяләмә бирә: «Бу журнал – карагруһлык, искелек, кадимлек, һәр яңага каршы килүчәнлек, иң әшәке клерикаль. Үзенең мәсләге, бөтене белән, ул мөселман погром-щикларының нәшере булып барды» (Казан, Гяжур басмасы, 1926).
Әмма журналның шушы катлаулы һәм буталчык, төрле идеяләр һәм фикерләр көрәше чорында барлыкка килүе бик тә табигый һәм аның халкыбызның иҗтимагый фикерен чарлаудагы роле бәхәссез. Октябрь инкыйлабына кадәр нәшер ителгән басмалар арасында иң озын гомерле булуы да, киң таралуы да нәкъ менә шул хакта сөйли.
Журнал 14 нче санга кадәр (бер елдан артык чорда) «Дөнья вә мәгыйшәт» исеме белән чыга. 1906 елның 31 декабрендә чыккан беренче санында ук журналның эчтәлеге, асылы, максатлары билгеләнә һәм 17 пункттан торган киң программасы тәкъдим ителә. Программа дини һәм дөньяви хәят мәсьәләләрен дә, ислам милләтләренә кагылышлы мәгълүматларны да, сәяси, сәүдә, милли, рухи мәсьәләләрне дә, авыллар һәм шәһәрләр тормышын да, хөкүмәт, Дума эшчәнлеген дә, бәйге, җыен, бәйрәм хәлләрен дә киң яктыртып барачагын, әдәби әсәрләр бастырачагын вәгъдә итә, сорауларга җавап бирәчәген белдерә, һәр санның соңгы битләрендә күпкырлы һәм кызыклы «Оренбург хәбәрләре»н биреп бара. Күренә ки, журнал тормыш-яшәешнең бик күп өлкәләрен үз эченә алган һәм алардан шактый бай мәгълүмат биреп баручы матбугат чарасы булып торган. Ә иң мөһиме, басманың шушы күпкырлы программасы, шуңа нигезләнгән бай эчтәлеге аның үзенең беренчел һәм төп максатына ирешүдә – җәмгыятьтә диннең һәм яшәешнең «алтын урталыкта» булып яшәүләрен югалтмас өчен хезмәт итүдә гаять зур әһәмияткә ия булган. Димәк, журналны берьяк-лап кына каралап тамгалау, һичшиксез, хакыйкатькә хилафлык кылу булыр иде.
Әмма үзенең асыл максатларыннан берсе итеп Ислам динен пропагандалауны, аның сафлыгын саклау-ны билгеләгән «Дин вә мәгыйшәт» яңарыш чорына хас булган диннән бизү, аннан читләшү, Ислам динен кимсетү һәм мәсхәрәләү күре-нешләренә битараф кала алмаган. Шушы нигездә ул җәдитчеләр белән кискен бәхәскә керә. «Мәхәллә имамнарын сүгә-сүгә мәхәллә халкы белән алар арасына дошманлык салып, галимнәр белән халык арасына суыклык төшереп, халыкка әйткән нәсыйхәт вә вәгазьләрнең тәэсирен бетереп, дин турында сөйләгән вакытта гавамны ишетмәслек һәм ишетсә дә голәмә сүзен тотмаслык дәрәҗәгә китерделәр», дип гаепли журнал җәдитчеләрне («Дөнья вә мәгыйшәт», 1907, № 9). Һәм халыкны дингә, ислам юлына чакыра: «Әй мөселман җәмәгате! Сезгә вә безгә иң әүвәл дин кирәк. Дин безне бетмәс-төкәнмәс, очы-кырые юк бер сәгадәткә, изгелеккә, рәхәткә ирештерә торган нәрсәдер, динсезлек исә бетмәс-төкәнмәс, очы-кырые юк җәһәннәм газабына алып барадыр» («Дин вә мәгыйшәт», 1907, № 14).
Журнал битләрендә җәдитче-ләрнең әрсезлеге һәм кайбер бозык-лыклары фаш ителеп язылган мәкаләләрне күпләп укырга мөмкин. Билгеле, алар һич тә урынсыз булмаган, чөнки яңарыш-алгарыш чоры халыкның аңын уяту, аның җәмәгать активлыгын үстерү белән беррәттән, аның тормышына төрле бозыклыклар, әхлаксызлык чалымнары үтеп керүенә дә китергән. Мондый хәл татар дөньясын да читләтеп узмый. Бер мәкаләдә Эстәрлетамак шәһәрен-нән 55 хатын-кыз имзалаган һәм Дума депутаты Шәрәфетдин Мәх-мүдовка юлланган үтенеч-зар хаты ките-релә. Монда алар үз ирләрен һәм улларын эчкечелектә гаепли-ләр, үзләренә һәм балаларына игътибар калмавына зар елыйлар, ахыр чиктә, депутаттан шушы ямьсез гадәтләрне киметүдә, бетерүдә ярдәм сорыйлар («Дин вә мәгыйшәт», 1908, № 11).
Шушы борчулы сорауларга чаң сугып, бу әхлаксызлыкларны бете-рүнең төп юлы итеп динне атап, журнал үз язмаларында ислам тәрбиясен ныгытуга өнди. Дөрес, бу инде «Дин вә мәгыйшәт»нең мәсьәләне берьяклы, тар күзаллавын да дәлилли. Асылда, мондый халәтнең нигезендә ул чорда хәерчелектә, изелүдә яшәгән татар халкының тормышы авырлыгы, киләчәккә ышанычы сүнүе, өметсезлеккә бирелүе яткан. Кадимчеләрнең идеологик дошманнары булган җәдитчеләрнең үзләренең дә теләге халыкны нәкъ менә шул халәттән чыгу юлларын эзләүгә, яктылыкка омтылуга өндәү булган бит. Шушы максаттан, җәдитчеләр игътибарларын яшь-ләргә, мәдрәсә, уку йортлары шәкертләренә юнәлткәннәр, чөнки алар халкыбызны мәгърифәт юлына чыгаруда нәкъ менә яшьләрнең төп роль уйнаячагын яхшы аңлаганнар. Шул ук максатка омтылган, әмма җәмгыять әхлагын сафландыру чарасын бары тик динне ныгытуда күргән «Дин вә мәгыйшәт»нең җәдитчеләр белән төп бәрелешләре дә шушы юнәлештә аеруча кискен чагыла.
Чор рухына бәйле рәвештә бу елларда мәдрәсә һәм мәктәпләрнең уку-укыту программаларын яңарту, ислах итү, аларга дөньяви фәннәрне киңрәк кертү мәсьәләсе киң бәхәс нигезе булып әверелә. «Дин вә мәгыйшәт» тә беренче саныннан бу мәсьәләне үзенең игътибар даирәсенә ала. Бу җәһәттән беренче санда басылган «Ислах мәкатиб вә мәдарис» («Уку йортларын һәм мәктәпләрне үзгәртү» – Р.М.) мәкаләсе гыйбрәтле: «...дини гыйлем өйрәнелә торган мәдрәсәләргә яңа фәннәр вә дөньяви мәгарифне кертү дини гыйлемне мөмкин кадәр киметү вә аны киметү хисабына фәннәрне вә мәгарифне арттыру тиешле булачагы ачыктыр. Бу юл белән барганда, дини гыйлемнең әһәмияте төшеп калып барылыр, һәркем фәннәр вә дөньяви мәга-рифне өйрәнүгә әһәмият биреп, ахырда диннең әһәмияте бетүе бик мөмкин» («Дөнья вә мәгыйшәт», 1906, № 1). Күргәне-безчә, монда дөньяви мәгърифәтнең кирәклеген, аның котылгысызлыгын аңлау да, ахыргы тискәре нәтиҗәләре өчен борчылу да ярылып ята.
«Дин вә мәгыйшәт» татар теле язмышына янаган фаҗигане дә иң алдан күргән, аның алдагы язмышы өчен борчылып-ачынып язган. Бу җәһәттән ул кайбер җәдитчеләрнең ана теленә булган салкын мөнәсәбәтен гаепли: «... Алар аз гына укый-яза белсәләр, татар безграмотный диюдән чирканмыйлар. Икесе-өчесе бер җиргә туплансалар, татарча сөйләшергә гарьләнеп, русча сөйләшәләр. Аларга ана телен саклау шулай имеш» («Дин вә мәгыйшәт», 1908, № 6).
«Дин вә мәгыйшәт» журналында «театр» рубрикасы белән бирелгән мәкаләләр әһәмияте ягыннан дин, уку-укыту, хатын-кыз һәм башка мәсьәләләрне яктыртканнарыннан һич кенә дә калышмаган. Аларда кадимчеләрнең бу мәсьәләгә карашы, тәкъдимнәре ачык чагыла. XX гасыр башы – татар театрының туу, беренче адымнарын ясау чоры һәм җәмгыять тормышындагы бер генә күренешкә дә игътибарсыз, битараф булып калмаган басма монда да үз позициясен ачык һәм аңлаешлы итеп әйткән, театрның үсүе, көннән-көн киңрәк таралуы турында ачынып язган. Җыеп әйткәндә, төрле саннарда басылган бу мәкаләләрнең асылы, аларның авторларының фикере бер – театр динсезлеккә, әхлаксызлыкка алып бару коралы. Иң әһәмиятлесе шунда: кадимчеләр театр тамашасының үзенә асылда каршы килмичә, аларны анда кылына торган бозыклык мисаллары (эчү, тәмәке, әфьюн тарту, хатын-кызларның әдәпсезлеге, дингә карата тупаслык, дин әһелләренең образларын бозып күрсәтү) һәм башка шундый күренешләр борчый һәм ачындыра («Дин вә мәгыйшәт», 1907, № 33; 1911, № 4; 1911, № 12).
Журналның беренче саннарыннан башлап, хатын-кызның тормыштагы, җәмгыятьтәге урыны аның игътибары үзәгендә булган. Бу мәсьәләдә аның фикере ике төрле, хәтта капма-каршы дияргә дә була. Бер яктан, басмадагы мәкаләләрдә татар хатын-кызларының авыр тормышы өчен ачыну чагыла, аның сәбәпләре күрсәтелә. Ә икенче яктан, хатын-кызлар, бигрәк тә яшьләр арасында бозыклык, әхлаксызлык, җенси тотнаксызлык күренешләренең ешаюы, хатын-кыз иреге, аның хокуклары өчен көрәшнең активлашуы мәкаләләр авторларын борчылырга мәҗбүр итә. «Мусавәт хокук вә хөррият ниса» («Хокуклар тигезлеге һәм хатын-кыз иреге» – Р.М.) мәкаләсендә шундый юллар бар: «Хәзерге заманда үзләренә тәрәкъкый пәрвәр дип исем биргән образованныйлар хокуклар тигезлеге һәм хатын-кыз иреге мәсьәләсен уртага куйдылар. Хокук-лар тигезлеге, димәк ир белән хатын арасында аерма булмыйча, иргә никадәр хокуклар бирелсә, хатын-кызга да бәрабәр хокуклар бирелсен... Болай булганда хатыннарыбыз француз хатыннары кебек үзләре ирләрен әсир итәрләр» («Дин вә мәгыйшәт», 1907, № 15).
Шунысы кызык, хатын-кызның җәмгыятьтә тотарга тиешле урыны хакындагы бәхәсләрнең әле бүген дә тынганы юк. Һәм еш кына ул бәхәсләр гасыр башында кадимчеләр һәм җәдитчеләр арасындагы фикер көрәшенә аваздаш.
«Дин вә мәгыйшәт» үзендә чагыл-ган һәм күтәрелгән мәсьәләләрне шул чорның башка агымдагы басмаларындагыча кистереп, раслап, «бердәнбер хакыйкать» итеп түгел, ә фикерләү, уйлану, киңәшү өчен нигез буларак тәкъдим иткән һәм бу аның зур бер отышы булып тора. Ул заман өчен бигрәк тә. Шушы алымы белән ул шул чор укымышлы кешеләрен, зыялыларын татар тормышының төрле яклары турында уйланырга, эзләнергә, бәхәсләшергә этәргән, димәк, татар мохитен хәрәкәтләндерүче бер чара булган. Аның тарихи кыйммәте дә кадимчелек яисә җәдитчелек таянычы булуда түгел, әнә шул үз кыйбласын, үз фикерен, үз алымын тапкан басма булуында.
"Дин вә мәгыйшәт" №1, 2017
Мөхәммәтшин Рөстәм Гарифҗан улы,
тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Дәүләт Советы Аппаратының
ТР законнары һәм Дәүләт Советының норматив-хокукый документлары текстларын тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү бүлегенең баш киңәшчесе