Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде. Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты һәм ул бертавыштан хупланды.

"Быел татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына февраль аенда 160 ел тула. Галимҗан Баруди кебек танылган дин әһелләрен белергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп. Шуның өчен дә бу елны "Галимҗан Баруди елы" дип үткәрергә тәкъдим итәм һәм рухи мирасыбызны өйрәнергә чакырам", - диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Галимҗан Баруди күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог. 1882 елда Г. Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә “Мөхәммәдия” исеме бирә. 1906 елда Казанда аның мөхәррирлегендә «Әд-дин вәл-әдәб» (“Дин вә әхлак”) журналы чыга башлый. Баруди Россия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. “Иттифак әл-мөслимин” мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана. Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие вазыйфаларын да башкара.

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана