Өмәгә дә, гаеткә дә өлгергәннәр

08 август 2014 ел 10:37

Быел Чирмешән районының Чумачка авылында ачылган мәчеттә 40лап кеше катнашында тәүге тапкыр Ураза гаете намазы укылды. Бәйрәм көнендә, районыбызның башка авылларындагы кебек, мондагы дин йорты да халык белән тулы булган.

Шундый кечкенә авыл һәм поселокларда да, шөкер, дини йолаларыбызны шартына туры китереп башкарганнар. Кызыл Чишмәдә, әйтик, гает намазында егермеләп кеше катнашкан.

Бәйрәмгә читтән кайтучылар күп булды. Имамыбыз Нәбиулла абый вафат булганлыктан, намазны аның Түбән Камада яшәүче улы Әкъдәс алып барды. Ә болай авылда бабайларыбыз бер-ике генә, - ди шушы авыл кешесе Миләүшә Гайниева.

Тукай поселогында исә гаеткә кадәр ике көн алдан зират өсләрен җыештырганнар.

-Авылдашларга Аллаһының рәхмәте яусын, өмәгә дә бик күп кеше кайтты. Болай ук булганы юк иде. Сәдака бирүчеләргә дә рәхмәт. Ел буена мәчетне тоту өчен – утка, газга түләргә акча запасыбыз җитәрлек җыелды. Бәйрәм намазына егерме бишләп кеше килгән иде,- ди Тукай мәчете имамы Нургаяз хәзрәт Яруллин.

Бәркәтә мәчете имам-хатыйбы Мәүлет Гайнанов хәбәр итүенчә, изге Рамазан аенда бу авылда егерме йортта ифтар мәҗлесләре уздырганнар. Мондый табын мәчеттә дә көйләнгән. Ә гает намазына 120 чамасы кеше килгән.

- Райондагы имамнар белән аралашып торабыз. Быел изге Рамазан аенда халык башка еллар белән чагыштырганда, барча авылларда да, аерым актив булган, - ди Чирмешән мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов. Бездәге гает намазында да 250 дин кардәшебез катнашты. Гадәттә бу сан 200-210 тирәсендә тирбәлә иде. Мәчет ашханәсендә уртача 120-130 кеше катнашында 22 ифтар табыны көйләдек. Санап карадык, мәчеткә бу көннәрдә 2 мең ярымлап дин кардәшебез булган. Бәйрәм көнендә мәчет ашханәсендә дә “таба исе“ чыгардык. Аш-суга оста апаларыбыз монда килгән һәр кешене кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. Ә тоткан уразаларыбыз кабул булсын.

 

 


Марат Гомәров

Башка журналлар

Ураза гаете мөбарәк: республика ифтарын үткәрергә ярдәмчеләр кирәк

Быел республикакүләм ифтар мәҗлесе 22 июнь көненә билгеләнгән. “Казан Арена” стадионында узачак IV...

30 май 2016 ел 17:25

Алтын - җирдән, галим илдән чыга

Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән...

26 май 2016 ел 09:35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана