Балалар Ураза гаетен бәйрәм итте

30 июль 2014 ел 13:32

Гаилә мәчете мәхәлләсендә зурлап оештырылган беренче Ураза бәйрәме иде бу. Гает намазына килгән мөселманнар, ике намаз уку залына сыймыйча, ишегалдын да тутырды. Иртәнге намаздан соң бәйрәм намазына кадәрге бер сәгатьтән артык вакыт та саваплы һәм файдалы итеп оештырылды: хәзрәтләр вәгазьләр сөйләп торды, Коръән укылды, әрвахларга догалар кылынды. Намаз тәмамланышка, ир-атлар Гает күчтәнәченнән – тәмле пылаудан авыз итә алды. Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбының балалар өчен дә Ураза бәйрәме оештыру турындагы тәкъдиме мәчет коллективы тарафыннан хупланып, җиренә җиткереп башкарылды.

Өйлә намазыннан соң бала-чагаларын җитәкләп мәчет ишегалдына җыелган халыкның исәбе-хисабы юк иде. Иң әүвәл Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, бәйрәмне ачып, халыкка Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, сабыйларга үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. Мәхәлләнең актив әгъзалары – лагерьларга, якшәмбе мәктәпләренә йөрүче сабыйларның чыгышын караганнан соң (җитәкчеләре – имам-хатыйб ярдәмчесе Гөлназ Галиева),төрле конкурс-бәйгеләр, уеннар башланды. Батут урнаштырылган почмактан, кулга кына белән бизәк төшерүче кызлар яныннан балалар өзелеп тормады, татлы “мамык”, кислород коктейленә су буе чират тезелде, бер казан пылау да күз ачып йомганчы юкка чыкты. Ул көнне мәхәллә халкы арасында балаларын җитәкләгән дин әһелләрен, күренекле журналистларны, сәнгатькярләрне күрү дә бик күркәм күренеш иде. Иң мөһиме – чын мөселман бәйрәме йөзләрчә сабыйның күңеленә шатлык иңдерде, исламның матурлыгын күрсәтте. 

Нәүбәһәр Кәбирова

Башка журналлар

Ураза гаете мөбарәк: республика ифтарын үткәрергә ярдәмчеләр кирәк

Быел республикакүләм ифтар мәҗлесе 22 июнь көненә билгеләнгән. “Казан Арена” стадионында узачак IV...

30 май 2016 ел 17:25

Алтын - җирдән, галим илдән чыга

Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән...

26 май 2016 ел 09:35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана