"Казан-Арена"да беренче тапкыр ифтар мәҗлесе узды

10 июль 2014 ел 15:40

Башкалабыз Казанда II Республика күләм ифтар мәҗлесе булып узды. Данлыклы “Казан-Арена” стадионында оештырылган чарада 2 меңнән артык кеше катнашты.

Республикада икенче тапкыр зурлап уздырылучы әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков һәм башка дәүләт җитәкчеләре дә килгән иде.

 


Татарстанның район һәм шәһәрләреннән, шулай ук Казан мәхәлләләреннән  җыелган мөселманнар арасында башкалабызның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар йортыннан килгән ятимнәр, физик мөмкинлеге чикле дин кардәшләребез дә бар иде. Стадион бинасына җыелган халык диккать белән Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка дин әһелләренең үтемле вәгазьләрен тыңлады.

«Мөселманнар өчен фарыз булган уразаның хикмәте нидә соң? Аллаһ: «Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен, һәм ул уннан алып җитмеш тапкырга кадәр артыр. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен», – дип әмер итте. Бу хакта Пәйгамбәребез хәдисендә әйтелгән. Без бары Аллаһы Тәгаләгә ният итеп, ураза тотабыз. Гөнаһларны кичерүне сорап догалар укыйбыз. Раббыбыз кылган уразаларыбызны, догаларыбызны кабуллардан кылса иде», - диде Камил хәзрәт.


Мөфти белдергәнчә, киләсе елга бөтенроссия күләм ифтарны да нәкъ менә Казанда оештырырга исәпләп торалар. Бу инде күпмилләтле Татарстанның абруен тагын да күтәрергә мөмкинлек дигән сүз. Башка төбәкләр арасында үзенең күркәм әхлагы, ата-баба гадәтләренә тугърылыгы, дингә хәерһах мөнәсәбәте ягыннан да республикабыз имиджына янә бер матур штрих, янә бер савап булыр, инша Алла!

Республикакүләм ифтарга Нурлат районыннан да дин әһелләре килгән иде. Нурлат имам мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов исә безнең газетка район мөселманнарының активлыгы турында бәян итте:

- Мондый зур күләмдә ифтарны икенче мәртәбә үткәрәбез. Бу безнең халкыбызның бердәмлеген, ныклыгын һәм динебезнең үсә баруын күрсәтә. Мондый күркәм чараны туктатырга ярамый, киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Үзебезгә алмашны балалар бакчасыннан ук әзерли башларга кирәк дип саныйм. Нурлатта безнең ифтарлар һәрбер авылда оештырыла. Безнең 41 мәчетебез бар. Шушы 41 мәчетнең авылларында ифтар ашлары моннан өч ел элек сүлпәнрәк узса, хәзер инде, Алланың рәхмәте, бер көнне ике-өч йортта үткәрәләр. Мәчетләргә таңннан торып килеп ифтар үткәрү өчен чираттка басалар. Фитыр сәдакәләрен 15ләреннән соң китерә башлыйлар. Мәчетләрдә җыелган акчаларны, авылның ялгыз калган карчыкларына, бабайларына бүлеп-бүлеп бирәләр. Безнең районда Мәүлид айлары да бик матур узды. Бәраәт кичәсен дә күркәм итеп үткәрәбез. Аллага шөкер, дини йолаларны, гореф-гадәтләрне бер дә калдырмыйбыз. Куандырганы шул, яшьләребез дә иманга йөз тота. Кыш айларында мәчетләрдә балаларны укыту оештырылган, җәй айларында исә мөселман лагерьларына теләп йөрүчеләр күп. Быел 33 мәчетебездә шундый лагерьлар эшләде. Август аенда да, исән булсак, 5-23ләрендә район күләмендә урман эчендә урнашкан “Заречье” дигән спорт комплексында балаларны мөселман әхлагы белән ял иттерергә исәп. Монда ислам нигезләрен төшендерергә исәп бар. Вакытыбыз бик аз, әгәр дә без шушы 10-15 ел эчендә үзебезгә алмаш әзерләп калдырмасак, безнең киләчәк бик томанлы булырга мөмкин.

 


Республика ифтарында яшьләрнең шактый күп күренүе дә куанычлы хәл. Мәскәүдә укучы Ширин Әл-Әнси дә куанычын күңеленә генә сыйдырып бетерә алмаганын белдерде.

- Республикакүләм ифтар турында беренче тапкыр ишеттем. Бик шатланып килдем. Үземне мөселман илендәге кебек хис итәм. Татарстан, Казаныбыз, шундый масштаблы чаралар оештырган мөселман лидерларыбыз өчен горурланып куйдым.



Мәгълүм булганча Рамазан - мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә торган ай да. Меңләгән мөселманның бердәм булып догада оеп, кичке шәфәкъ нурлары матурлыгында ачык һавада гыйбадәт кылуы, сафларга тезелеп Раббыбызның  нигъмәтләренә шөкер итүе дулкынландыргыч күренеш булды. Әлхәмделлилә! Без туры юлга бастык. Шөкер, Илбашыбыз белән янәшәдә сафларга тезелеп намаз укыдык, Изге Рамазан айларында заманча башкалабыз күренешләре фонында Сөембикә манарасына төбәлеп, Мәккәи-мөнәвәрә тарафына сәҗдәгә иелдек. Колшәрифләр, Мөхәммәдьярлар, Мәрҗаниләр дә күк катламнарыннан безне сөенеп күзәткәндер сыман тоелды. Мәмләкәтебезгә алдагы елларда да бәрәкәт бир, йә Раббем! Безне мәрхәмәтеңнән ташлама! Күп кунаклар әнә шундый уйларга бирелгәндер ифтар мизгелләрендә...

28 июльдә Ураза гаетен бәйрәм итәчәкбез. Ә 4 октябрь көнне мөселманнар Корбан гаетен билгеләп узачак.

 


Мөршидә КЫЯМОВА

intertat.ru

 

 

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана