Тәравих намазы

03 август 2011 ел 10:15

1 августта барлык мөселманнар өчен дә көтеп алынган Рамазан шәриф ае башланып китте. Әлеге айда барлык мөселманнар да җәмәгать белән бергә Тәравих намазын укыйлар. Әлеге намазның барлык нечкәлекләре турында Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов таныштыра.

- Әссәламү галәйкүм, Илдус хәзрәт, “тәравих” намазының исеме нәрсә белдергәнен аңлатып китсәгез иде...

- Вә галәйкүм әссәлам вә рахматуллаһи вә бәрәкәтүһ. “Тәравих” сүзе гарәп телендәге “раха” сүзеннән барлыкка килгән, ягъни “ял итү”, “көч җыю” мәгънәсенә туры килә. Дүрт рәкәгать намаз тәмам булгач, утырып ял итү кирәк, шуңа да әлеге исемне алган.

- Әлеге намазны кемнәр укырга тиеш?

- Тәравих ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә, ураза тотучылар, шул ук вакытта авыру яки сәфәр аркасында тота алмаучылар өчен дә сөннәттер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйткән: “Әлеге айның савабына ышанып, Аллаһы Тәгаләнең рәхим шәфкатенә өметләнеп, Рамазан аенда ураза тотучы кешенең барлык элеккеге гөнаһлары гафу ителер. Аллаһы Тәгалә сезгә Рамазан аенда уразаны фарыз кылды, мин сезнең өчен тәравих намазын сөннәт кылдым. Рамазан аенда ураза тоткан һәм тәравих намазын укыган кеше яңа туган сабый кебек гөнаһсыз булыр”.

- Тәравих намазы кайсы вакытта укыла?

- Әлеге намаз Рамазан аенда ястү намазыннан соң укыла. Беренчесе Рамазан аеның беренче төнендә һәм соңгысы - уразаның соңгы төнендә.

- Әлеге намазны кайда уку дөресрәк булыр?

- Тәравих намазын җәмәгать белән бергә мәчеттә уку дөрес, аның өчен зур савап вәгъдә ителә. Андый мөмкинлек булмаса, өйдә гаиләң яисә күршеләрең белән, һич булмаса, ялгызың гына да уку ярый.

- Тәравихның тәртибе нинди?

- Тәравих намазы ястүдән соң укыла. Ул дүртәр рәкәгать итеп биш тапкыр укыла, җәмгысы 20 рәкәгать була. Кайбер мәчетләрдә нибары 8 рәкәгать кенә башкарыла. Быел Татарстанда казыйлар шурасы голәмәләр шурасы белән бергә 20 рәкәгать укырга тәкъдим ясадылар. Намазлар арасында Аллаһыга мактау, зикер әйтелә. Тәравих намазын укып бетергәннән соң, җәмәгать белән бергәләшеп витр-вәҗиб намазы башкарыла.

- Тәравих намазына соңа калганда, үз-үзеңне ничек  тотарга?

- Тәравих намазына соңа калган очракта, башта төнге фарыз намазны, аннан соң сөннәтне укырга. Бары шуннан соң гына тәравих намазын җәмәгать белән бергә (туктаган урыннан кушылып китеп) укырга  кирәк. Җәмәгать намазы тәмамланганнан һәм имамның йомгаклау сүзләреннән соң,  укылмый калган рәкәгатьләрне тәмамларга. Аннан соң витрны мөстәкыйль рәвештә башкарырга. Әгәр инде җәмәгать белән укырга өлгерсәгез, витрны шулай ук җәмәгать белән уку саваплы булыр.

- Бу елда соңгы тәравих намазы кайчан була?

- Быелгы Рамазан аеның соңгы тәравих намазы 28 августта булачак.

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана