Аллаһның рәхмәте яусын мәчет төзүчеләргә

22 май 2014 ел 13:02

Изге эшләр эшләү динебездә аерым урын алып тора, ә инде мәчет салу – иң олы, изге эшләрнең изгесе. Хәзер, Ходайга шөкер, динебез елдан-ел  куәтләнә, динебезгә яшьләр дә тартылалар.

Апрель аенда Тыңламас авылында җыелыш булды: авыл кешеләре, бер  мәхәллә булып берләшеп, изге йорт салу хакында килештеләр. Җыелышта районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин катнашты, чыгыш ясады һәм изге йорт төзүгә үзенең хәер-фатихасын бирде. Дини йолаларны үтәү өчен  авылыбызда мәчет булдыру безнең күптәнге теләгебез иде. Авылыбызда эш сөючән, тырыш халык яши, мәчетле авыл иманлы да була.
 
25 апрель көнне бу изге эш башланып китте. Мәчет салыначак урында Илфак мулла Нәҗмиев Коръән укыды. Җирлек башлыгы Мәхтүм Хөрмәев, авылдашлар Галимҗан Мансуров, Илфас Хәсәнов, Алмаз Хәсәнов, Илшат Әхмәтнәбиев, Алмаз Гайсин, Флорид Миңнуллин, Хәмзә Мәгъдәнов, Мирхәс Әһлиев, Хәнәф Имамгалиев, Хәсән Талипов, Ринат Галиуллин, Дилфас Фазлыев, Әзһәр Хәлиуллин изге эшкә  үз өлешләрен керттеләр.
 
Хөрмәтле авылдашлар, дин кардәшләребез! Күңелендә изге нияте булган һәркем бу олы эшкә үз өлешен кертә ала. Кылган барлык изге гамәлләрегез дә Ходай тарафыннан әҗер-савап булып, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Әмиин.
 

Илгизә МУЛЛАЯНОВА, Актаныш районы, Тыңламас авылы

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана