“Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәдә "Хәтер дәресе" узды

08 май 2014 ел 15:10

“Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе Бөек Җиңүгә багышлап  "Хәтер дәресе" уздырды. Шәкертләр белән очрашуга мәдрәсәне тәмамлаган ветераннар җыелды. Алар арасында дистә еллар дәвамында халкыбызга Ислам кыйммәтләрен җиткерүче, күп китаплар авторы, танылган дин әһеле Харис хәзрәт Салихҗан бар иде. 

Аның белән бергә очрашуга хәрби хезмәт ветераны Хаҗи Әхмәт һәм Әфган сугышында катнашкан хәзрәт Тимур Ибраһимов та килде. 

Шәкертләргә сугыш батырлары хакындагы фикерләрен Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов җиткерде. 

Очрашу җыелып намаз уку һәм сугышта мәрхүм булган дин кардәшләребез рухына догалар кылу белән тәмамланды. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана