Сөембикә энеләре һәм сеңелләре сынатмады

22 апрель 2014 ел 14:18

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дип аталучы дини-милли бәйге быел 17нче тапкыр үткәрелде. Анда 4 яшьтән алып 18 яшькәчә биш йөзгә якын бала һәм яшүсмер катнашты. Әлеге бәйгедә катнашу өчен балалар Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Самара, Ульяновск, Мордовия һәм Удмуртия Республикаларыннан да килгәннәр иде. Балалар Коръәнне яттан уку һәм ислам нигезләре гыйлеме буенча ярышты. Балалар шулай ук ислам тарихы һәм Татарстанның күренекле шәхесләре турындагы сорауларга да җаваплар бирде. Ярышларны быел да хатын-кызларның “Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллина оештырды.

Бәйгене ачу тантанасында Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Нияз хәзрәт Сабиров, Казан мэриясенең Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Илгиз Сарманов, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Россия ислам институтының Коръәнхафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров, татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин һәм башка күренекле кунаклар катнашты.

Төрле яшь категорияләрендә көч сынашканнан соң быелгы бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде. Казаннан Габдрахман Гомәров, Түбән Камадан Габдрахман Әүхәдиев, Казаннан Айнур Хәйруллин, Можгадан Кәримә Газизуллина, Яңа Чишмәдән Румия Кәримова, Казаннан Наилә Сабирова быелгы бәйгенең җиңүчеләре дип игълан ителде. Икенче, өченче урыннарны билгеләгәннән соң, Кол Гали исемендәге, Кол Шәриф, Шиһабетдин Мәрҗани, Һади һәм Садри Максудилар, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, Мөхлисә Бубый, Габдулла Тукай, Акмулла, Ризаэддин Фәхретдин, Хөсәен Фәезханов, Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар, Хөснулла ахун Баһаветдин, Батырша, Әхмәт Тимер, Закир ишан Камалов Чистави, Хөсәен Әмирхан, Галиәсгар Камал, Мөхәммәтҗан Хөсәенов, Исмәгыйль Гаспралы, Зәйнулла ишан Рәсүлев, Әхмәтзәки Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов исемендәге бүләкләр дә үз ияләрен тапты.

Конкурста җиңүчеләрне татар галимнәре, тарихчылар, академиклар, язучылар, җырчылар һәм депутатлар котлады. Алар арасында Харис хәзрәт Салихҗан, Илһам ага Шакиров, Нурмөхәммәт Хисамов, Әнвәр Хәйри, Хатип Миңнегулов, Тәэминә Биктимерова, Зөһрә Сәхәбиева, Фаяз Хуҗин, Роберт Миңнуллин, Римзил Вәлиев, Искәндәр Гыйләҗев, Айдар Хәйретдинов, Айдар Хабутдинов, Фәйзелхак Ислаев, Фоат Рәфыйков һәм башкалар бар иде.

Башка журналлар

Ураза гаете мөбарәк: республика ифтарын үткәрергә ярдәмчеләр кирәк

Быел республикакүләм ифтар мәҗлесе 22 июнь көненә билгеләнгән. “Казан Арена” стадионында узачак IV...

30 май 2016 ел 17:25

Алтын - җирдән, галим илдән чыга

Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән...

26 май 2016 ел 09:35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана