Чаллыда "Сөембикә" мәчете төзелә

27 февраль 2014 ел 15:17

Чаллы шәһәренең  27нче бистәсендә икенче агач мәчет төзелеп килә.    Мәчет төзергә җир 2007 елны бүлеп бирелгән иде. 2009 елны документларны тәртипкә кертеп, намаз уку өчен вагон куелды һәм шулай итеп  эш  башланып китте. Бүгенге көндә проектта каралган  барлык төзелеш  эшләренең 70 %ы  башкарылган, дип хәбәр итәләр Чаллыдан. Түшәме гипсокартон белән тышлаган,  бүлмәләр бүленгән, балкон өлешенә идән җәелгән, җылылык челтәре үткәрелгән һәм башкалар. “Җылы көннәр башлану белән түшәм эшен  бетереп, көзгә намаз залына керергә  дип уйлыйбыз. Чөнки җәмәгать намазларына килүчеләр күбәя, ә вагоныбыз кысан. Балкон өлешендә исә дәресләр үткәрү мөмкинчелеге булачак. Бина барлыгы 210 намаз укучыга  исәпләнелгән (123е – ирләр залында)” ,- диде  “Сөембикә” дип аталган мәчет имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтов.

   Әлбәттә, эшләрнең барышы финансларга бәйләнгән. Әлегә төп эшләр бер кардәшебез ярдәме белән башкарылды. Ул инде төзелешкә 7,5 млн. сумнан артыгырак өлеш керткән.  Халык та әкренләп  сәдакасын китерә, ди хәзрәт. Аның сүзләренә караганда, “Татсвет” фирмасы башлыгы Булат Нуретдинов электр үткәрү буенча ярдәм күрсәткән. Электр эшләнмәләре заводы бар – тимер эшләре белән алар ярдәм иткән. “Утка-суга түләргә кирәк.  Моннан тыш әле хезмәткәрләр дә бар,  аларга  хезмәт хакы түләнә. Бөтенесеннән дә Аллаһы разый булсын. Инде алдагы көннәрдә дә Аллаһы Раббыбыз җәмәгатебезгә, мәхәллә халкыбызга исәнлекләр насыйп итеп, бергә-бергә  ярдәмләшеп эшләргә язсын”, - диде Рәис хәзрәт. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана