Мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

21 февраль 2014 ел 11:20

Фәкыйһ Әбу Ләес Әс-Сәмәрканди (Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын) үзенең “Тәнбиһел-Гафилин” китабында мәчеткә карата унбиш төрле хөрмәткә лаек гамәл бар дип искәртә. Менә шулар хакында белеп торсак, шуларны истә тотсак динебезгә карата бер хөрмәт тә, үзебезнең әхлакны тәрбияләү дә булыр. Нинди гамәлләр турында сүз бара соң? Менә алар: 

1) мәчеткә кергәч, анда утырып торган, дәрес алмаган яки зикер әйтү белән шөгыльләнмәгән кешеләргә сәлам бирергә кирәк. Әгәр мәчеттә беркем дә булмаса яки анда булган кешеләр намаз укыса, “Әс-сәламү галәйнә мир-Раббинә үә галә гыйбадиЛләхис-Салихин” (Тәрҗемәсе: “Раббыбыз исеменнән һәммәбезгә һәм Аллаһның бар тәкъва колларына иминлек булсын”) дип әйтелә;

2) кереп утырганчы ике рәкәгать “Тәхиятел-Мәсҗид” намазы (мәчетне сәламләү намазы) укырга кирәк;

3) мәчеттә сату-алу белән шөгыльләнмәскә, тиҗарәт (сәүдә) эшләре алып бармаска;

4) әгәр үзең белән корал булса, аны чыгармаска;

5) югалткан әйберне эзләмәскә;

6) Аллаһка зикер әйтүдән тыш, тавышыңны күтәреп сөйләшмәскә;

7) мәчеттә дөнья хәлләрен сөйләмәскә;

8) утырган кешеләр өстеннән атлап чыкмаска;

9) урын өчен бәхәсләшмәскә; 10) намаз укыганда үзең белән бер рәттә торганнарны кысрыкламаска;

11) намаз укучылар алдыннан үтеп йөрмәскә;

12) төкерегеңне чәчмәскә;

13) бармак шартлатып яисә шакылдап утырмаска;

14) кечкенә балалар һәм акылга зәгыйфь кешеләр намаз уку урыннарына йомышларын үтәп куйса, аны чистартырга;

15) Аллаһы Тәгаләгә күбрәк зикер әйтергә. “Әл-Гарәиб” китабында да шундый ук мәгълүматлар китерелә.

 Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН 

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана