Баш казыйның мәрхүмнәрне күмүгә кагылышлы аңлатмасы

20 ноябрь 2013 ел 12:44

Казанда очкыч һәлакәте корбаннарына җеназа намазы укылды. 19 ноябрьдә Казанның Мәрҗәни мәчетендә 17 ноябрьдә очкыч һәлакәтендә һәлак булучылар рухына багышлап җеназа намазы оештырылды. Җеназа намазын Җәлил хәзрәт Фазлыев укыды.

Өйлә намазыннан соң укылган җеназа намазында алтмышлап кеше катнашты. Баштарак бу намазны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның укытачагы һәм чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашу ихтималы бар дип әйтелсә дә, соңыннан аларның икесенең дә мөһим очрашуларда булулары белдерелде. 


Гадәттә мәчет ишегалдында укыла торган җеназа намазы бу юлы мәчет эчендә укылды. Моны җеназа намазына алып килерлек мәет булмауга бәйләп аңлаттылар.

Җеназа намазыннан соң Җәлил хәзрәт мәет булмаган очракта җирләү мәсьәләренә кагылышлы Азатлыкның сорауларын җаваплады.

"Кичә Татарстан диния нәзарәтенең голәма шурасы утырышы булды. Анда очкыч казасында бүлгәләнгән мәетләрне ничек итеп җирләү мәсьәләсе бар яклап тикшерелде. Мондый фаҗигадән соң кемнеңдер гәүдә кисәкләре табылырга мөмкин, ә кемнекедер бөтенләй табылмаска да мөмкин. Шуңа күрә без бүген өйләдән соң казада үлгән барлык кеше өчен гаеб җеназа укыдык. Моннан ары казада үлгән бар кеше өчен дә җеназа намазы укылган булып тора. Мөселманнар өстеннән фарыз-кифаять төшә. Әгәр кемнәрнеңдер гәүдә кисәкләре табылса, бу кисәкләр мәет күмгән шикелле кабер казып күмелергә тиеш. Кәфенләүгә ихтыяҗ булмый. Һәм алар өчен туганнары җеназа намазы укымасалар да була. Чөнки җеназа намазы укылган булып санала.

Әгәр һәлак булучының мәет кисәкләре табылмый икән, ул очракта аның туганнары зиратта бер урынга билге куеп анда мәетнең исем-фамилиясен, туган һәм үлгән елларын язып, безнең шундый туганыбыз бар иде дип искә алыр өчен бер таш куйдыра алалар. Бу шәригатькә туры килә. Әлбәттә теләкләре булса. Кабер казырга кирәкми. Ә инде бераз вакыт узгач һәлак булучының мәетеннән бер кисәк табыла икән, шул урынга кабер казып ул мәетнең ул кисәген җирли алалар", дип белдерде Татарстанның баш казые.

17 ноябрьдә "Татарстан" һава юлларының Мәскәүдән кайтучы Боинг 737-500 очкычы Казан һава аланына төшеп утырганда казага юлыкты. Очкычтагы 50 кешенең барысы да һәлак булды.

"Азатлык"

 

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана