Азнакай мөхтәсибәтендә

01 ноябрь 2013 ел 09:12

“Ашаганнан соң бер тапкыр дога кылган идем, “Улым, син җитешкәнсең икән инде”, – диде әти. Бу узган гасырның 80 нче елларының октябрь ае иде. “Тәһарәт ал, намазга бас, минем укыганымны тыңла. Кириллица белән түгел, гарәп хәрефләре белән укырга өйрән”, – дип, әти белән әни мине туры юлга бастырды”. Азнакай районы имам-мөхтәсибе Әмирҗан хәзрәт Якуповның шулай дип сөйләгәне хәтергә кереп калган. Без аның белән элемтәгә кереп, хәл-әхвәл сорашырга булдык. Хәзер районда нинди эшләр алып барыла икән?

– Күңелле яңалыгыбыз бар: яңа уку елы Актүбә бистәсендә яңартылып төзекләндерелгән бинада башланып китте. Моңа барыбыз да сөенде. Район башлыгыбыз Марсель Зөфәр улы намазга басты. Ул Корбан бәйрәменә килеп безне тәбрикләде. Актүбә эшчеләр бистәсе бар яктан үскәннән үсә. Бүгенге көндә биредә мәдрәсәдә егермеләп бала белем ала. Моңарчы алар мәчеттә укыды. Аларга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган мөгаллимәләр дәрес бирә. Мәдрәсәдә ашханә дә бар. Анда дини бәйрәмнәрне дә уздырабыз. Моннан тыш, районыбыздагы һәр мәчеттә дә укулар алып барыла. Азнакай шәһәрендәге Ак мәчет мәдрәсәсендә реконструкция эшләре алып барабыз. Бинаны зурайтабыз. Безнең мөхтәсибәт шунда урнашкан.

Быел районыбызда Корбан бәйрәме бик тә киң күләмдә билгеләп үтелде. Барлыгы 220 баш корбан чалынды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин (ул тумышы белән Әлмәт районы Нәдер авылыннан) дүрт сыер бирде. Алар корбанга чалынып, социаль яклау бүлегеннән алынган исемлек буенча таратылды. Район хакимиятендә эшләүчеләр аны үзләре кешеләргә кертеп йөрде. Республика күләмендә дә эшләребез гөрләп бара, бөртекле культуралар уңышы буенча быел алдынгылыкны бирмәдек.

Өлкәннәр ункөнлеге барышында да бик зур чаралар үткәрелде. Пенсионерларны ашханәләргә чакырып хөрмәтләделәр, бүләкләр өләштеләр...

Диния нәзарәте Корбан бәйрәме алдыннан үзебезгә дә тәм-томнар тулы пакетлар таратты, яңа гына табадан төшкән “Шура” әлманахын тапшырды. Имамнарга бушлай таратылган әлеге журнал дини эшләрне алып баруда бик зур ярдәмлек вазыйфасын үти. Әйтик, үткән җомгаларда гына хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте турында халыкка янә бер кат аңлатып, очрашулар үткәрдек.

Әңгәмәдәш -Нияз САБИРҖАНОВ

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана