Ислам - Россия тарихының аерылгысыз өлеше

25 октябрь 2013 ел 09:28

Шушы көннәрдә Уфада Россия Үзәк Диния нәзарәте оешуга 225 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Бәйрәм чараларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да катнашты.

Россия Президентының Россия мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуы вакытында дәүләт, мөселман дини оешмалары һәм ислам дини тәгълиматы мәктәпләренең үзара мөнәсәбәтләре турындагы актуаль мәсьәләләр каралды. Россия Президенты сүзләренә караганда, бүгенге көн каршылыкларына бирешмәс өчен, беренче чиратта, үзебезнең мөселман руханыйларының һәм Россиядәге ислам дине тәгълиматы мәктәпләренең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк.

"Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – үзебезнең ислам дине тәгълиматы мәктәбен торгызу. Бу Россия дини пространствосының бәйсезлеген булдырачак, чөнки башка илләрдәге мөселман галимнәре дә аны таныячак... Бу мәктәп Россиядәге һәм, гомумән, дөньядагы иң актуаль сорауларга җавап бирергә тиеш; барысы да аңлаешлы һәм мөселманнар өчен ышаныч казанган булырга тиеш. Әнә шуларны башкарсак, бу сезгә начар һәм яхшы гамәлләргә үз бәягезне бирергә булышачак, дип уйлыйм", – диде Владимир Путин.

Президент Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә нигез салынуга 225 ел тулу уңаеннан оештырылган тантанада да катнашты.

"Ислам – Россия мәдәниятенең көчле бер элементы, Россия тарихының аерылгысыз өлеше. Без ислам динен тотучылар арасыннан булган күп кенә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен, мәдәният һәм сәнгать вәкилләрен, танылган хәрбиләрне беләбез", – диде В.Путин үз чыгышында. Президент Бөек Ватан сугышы елларында Уфада узган мөселманнар корылтаенда Габдрахман Рәсүлевнең Ватанны яклауның изге бурыч булуы турында сөйләвен искә төшерде: “Бу безнең уртак тарихыбыз, сугыш кырларында бергә сугышкан, соңрак бергәләшеп илне торгызган, беркайчан да кешеләрне милләт яки дин буенча бүлмәгән ата-бабаларыбыз истәлеген сакларга тиешбез. Алар башкаларга хөрмәт белән караган, бер-берсенә терәк булган һәм безгә барлык каршылыкларны да җиңә алырлык бөек дуслык үрнәге калдырган. Бу дуслыкны юк итәргә беркемгә дә юл куймабыз”, – дип ассызыклады В.Путин.

Россия мөфтиләре дә Президент күтәргән проблемаларны чишү буенча үз фикерләрен белдерде. Аерым алганда, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат Таҗетдин Уфада Россия мөселманнары академиясе төзү тәкъдиме белән чыкты.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте оешуга 225 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнашты. Камил хәзрәт төрле илләрдән, төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре белән аралашты. Дин әһелләре үзара мөселман өммәтенә кагылышлы вакыйгалар, дини эшчәнлек алып бару хакында фикер алышты. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана