Юмартлык

25 сентябрь 2013 ел 14:31

Үз диненең үгет-нәсыйхәт­лә­рен тотучы мөселман киң күңелле һәм юмарт була. Ул һәр­вакыт юмартлык белән эш итә. Чөнки ул үз малыннан Аллаһ юлы­на өлеш чыгарганда, аның ике дөньяда да зур файда китерәчәген белә. Аллаһы Тәгалә әйт­ә: "Байлыкларын Аллаһ юлында сарыф итүчеләр – һәрберсе йө­зәр бөртекле җиде башак бирә торган бөртек утыртучыга тиң. Ә Аллаһы Тәгалә теләгән кешесенә аннан да арттырып бирә. Аллаһы Тәгалә – һәрнәрсәне Колачлаучы, Белүчедер!"

Юмартлык (гарәпчә сәхавәт) мөселманның иң яхшы сыйфатларыннан берсе булып санала. Нәкъ менә шуңа күрә бер сәхабәнең: "Исламда иң яхшы сыйфат кайсы?" – дигән соравына Пәйгамбәребез (с. г. в.): "Кешеләрне сыйла һәм танышларыңа да, таныш түгелләргә дә сәлам бир", – дип җавап биргән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам сәхабәләрен гел юмартлыкка өйрәткән; алар муллыкта яшәп, Аллаһы Тәгаләне истән чыгармасын өчен, күңелләрендәге байлык җыю хисен бетерергә тырышкан.

"Дин вә мәгыйшәт"

 

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана